Франкфурт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франкфурт latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Франкфурт
280px
Wappen Frankfurt am Main.svg
Халык саны 746 878 (31 декабрь 2017) Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Петер Фельдман Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00, UTC+02:00
Кардәш шәһәрләр Birminghem, Будапиш, Дёй-ла-Барр[d], Дөбәй, Искешәһәр, Гранада, Kanton, Каһирә, Кракув, Лейпциг, Лион, Milan, Праһа, Тел-Әвив, Торонто, Йокоһама, Филаделфия[1], Чинай, Җиддә[d] һәм Эскишехир[d]
Җәгърафия
Ил Алмания
Мәйдан 248.31 дүрткел киламитер
ДДӨБ 112 ±1 метр Edit this on Wikidata
Сулык Майн
Координатлар 50.1136°N 8.6797°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 60308–60599, 65929–65936 Edit this on Wikidata
Телефон коды 6109, 6101, 069 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Петер Фельдман Edit this on Wikidata


Франкфурт яки Майндагы ФранкфуртАлманиянең Һессен Федераль җиренең төп шәһәре, Алманиядә кеше саны буенча бишенче урында тора. Майн елгасы буена урнашкан. Шәһәр борынгы архитектурасы белән гаять үзенчәлекле. Франкфурт шулай ук Алманиянең финанс башкаласы булып санала, шәһәрдә ил иң зур фонд биржасы урнашкан.

Германиядә Франкфурт шәһәрләре икәү. Берсе көньякта, Одер елгасы буенда, икенчесе Майна буенда.

Франкфурт аэропорты – Европадагы өч иң зур аэропортларның берсе. Минут саен диярлек самолетлар төшеп утыра һәм очып китеп тора. Аларның очы-кырые күренми.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франкфурт (Franconofurd) беренче тапкыр 794 елда искә алына. 885 елдан башлап Герман императорларын сайлау Франкфуртта оештырыла. 1562 елны коронация тантанасы Ахеннан Франкфуртка күчерелә.

1150 елны беренче тапкыр Франкфуртның атаклы ярминкәсе искә алына. 1240 елны император Фридрих II катнашучыларга (сәүдәгәрләр, сатып алучылар һ.б.) аерым өстенлекләр һәм яклау хокуклары бирә. Франкфуртның атаклы Халыкара китап ярминкәсе беренче тапкыр 1478 елда үткәрелә.

1939 елның 26 августында Майндагы Франкфуртта армияләрнең «C» төркеме оештырыла.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең эшмәкәрлек үзәге манзарасы
Шәһәрнең эшмәкәрлек үзәге манзарасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]