Альбина Әпсәләмова
Альбина Әпсәләмова | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Альбина Булат кызы Әпсәләмова |
Туу датасы: | 24 август 1981 (39 яшь) |
Туу урыны: | Казан |
Ватандашлык: | ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы, шагыйрә, журналист |
Иҗат итү теле: | рус |
Бүләкләр: | «Алтын каләм» бәйгесе лауреаты |
Альбина Булат кызы Әпсәләмова (Васильева) — рус телендә иҗат итүче язучы, шагыйрә. Габдрахман Әпсәләмовның оныгы. «Идел» журналының русча басмасының мөхәррире, 2020 елдан «Казань» журналының баш мөхәррире[1].
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Альбина Булат кызы Әпсәләмова 1981 елның 24 августында Казан шәһәрендә татар әдәбиятының күренекле язучысы Г.Әпсәләмовның улы гаиләсендә туа. 1998 елда ул Казан шәһәренең 18 нче урта мәктәбен бетерә. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Аннары соң аспирантурага керә. 2006 елда кандидатлык диссертациясен яклый.
Ижади баскычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче шигырьләре матбугатта 1995 елдан күренә башлый («Пионерская правда» газетасы, «Подснежник» шигыре). Алга таба ул «Идел», «Казань», «АНКО» журналларының, «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана», «Женщина» һ.б. газеталарның даими авторларыннан берсе булып таныла. 1982 елда шагыйрәнең «Осколки снов» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла, «Я люблю писать курсивом» исемле икенче җыентыгы 2001 елда дөнья күрә. А.Әпсәләмова үзен проза жанрында да сынап карый. А.Вознесенский, З.Богуславская, В.Зимянин, Т.Бек, В.Аксенов кебек язучылар әдәбият мәйданына үзенчәлекле яшь автор килүен әйтеп, матбугатта уңай фикерләрен язып чыгалар. А.Әпсәләмова күп кенә шәһәр һәм Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулый. 2002-2004 елларда А.Әпсәләмова «Восточный экспресс» газетасында мөхбир булып эшли. 2004 елның маеннан «Парадигма» Иҗат йортының креатив директор урынбасары вазифаларын башкара. Аннары ул «Алга!» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, шулай ук «Agriculture» фәнни-популяр журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
Танылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2001 елда «Я люблю писать курсивом» дигән китабы өчен А.Әпсәләмова Россия «Триумф» бәйсез премиясенә лаек була.
- 2002-2004 елларда ул - «С веком наравне» халыкара Пушкин фестивале финалисты.
- 2001 елдан - Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
- 2002 елдан - Россия язучылар берлеге әгъзасы.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әпсәләмова Альбина Булат кызы
- Марат Сафаров. Дом и утешение