Astra 1F

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Astra 1F latin yazuında])
Astra 1F
Юл башы стартовый комплекс № 23[d][1]
Йөртүче ракета Протон-К[d][1]
Галәми кораб очыру датасы 8 апрель 1996[1]
Орбита төре геостационарная орбита[d]
Разгонный блок Блок ДМ-2М[d][1]

Astra 1F - ул геостационар орбитада хуҗасы һәм шуның белән эшләүчесе SES-Европа Иярченнәр Җәмгыяте булган (ул Люксембургта, Бетцдорфта урнашкан) Астра коммуникация иярченнәренең берсе. Ул 1996 елның апрелендә Казакъстанның Байкоңгыр космодромыннан башта Astra 19.2°E орбиталь ярыгына Европа буенча цифрлы телевидение һәм радионы турыдан өйгә (direct-to-home) тәэмин итәр өчен җибәрелгән булган.
Иярчен иң элек ике киң ешлыклар тасмалы нурны тәэмин иткән, горизонталь һәм вертикаль поляризациялене, фиксацияләнгән хезмәт иярчен (10,70-10,95 ГГц) һәм киң тасма хезмәт иярчен (11,70-12,10 ГГц) ешлык тасмалары өчен. Фиксацияләнгән хезмәт иярчене Европаның бөтен мәйданын диярлек колачлый - төньяк, үзәк һәм көнчыгыш Европаны - Испанияне һәм төньяк Италияне кертеп - шул ук вакытта киң тасма иярчен хезмәт горизонталь нуры Испаниягә тапшыра һәм көнчыгышрак юнәлешкә барып җитә һәм киң тасмалы иярчен хезмәте вертикаль нуры Испанияне һәм көньяк Италиянең күпчелегенә тапшыра, әмма көнчыгышрак таба сузылмый һәм тапшырып футпринтлар тәэмин итә. Футпринтлар эчендә телевизион сигналлар гадәттә 60–80 см антенна белән алына.
Иң элек иярченнең урнашуы ♁19,2° Ost-та булган, соңрак ♁55° Ost-та буш орбитага куелган булган. Тапшыру Ку-диапазонында булган. Иярчен 13 аналог алман, 23 ирекле цифрлы алман һәм элегрәк 43 шифрланган цифрлы алман тапшыруын тапшырган, Premiere-дан (хәзерге вакытта Sky Deutschland) һәм Arena-дан. Sky Deutschland соңыннан башка иярченнән тапшырган булган.
Старт массасы - 3,010 кг булган. Эшләп чыгаручысы - Hughes Space and Communications (хәзерге вакытта: Boeing Satellite Systems) булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]