BAPS Шри Сваминараян Мандир Торонто

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/BAPS Шри Сваминараян Мандир Торонто latin yazuında])
Гыйбадәтханә
BAPS Шри Сваминараян Мандир Торонто
Джал Бинаяк Гыйбадәтханәсе күренеше
Джал Бинаяк Гыйбадәтханәсе күренеше
Джал Бинаяк Гыйбадәтханәсе күренеше
Ил Канада
Төбәк / район Торонто
Дин Сваминараянга табыну
Төзелеш еллары ???—2007 ел
Сайт [BAPS Shri Swaminarayan Mandir Toronto Рәсми сайт]

Канадада, Онтариода, Торонтода, Этобикоукта BAPS Шри Сваминараян Мандир Бочасанваси Акшар Пурушоттам Сваминараян Санстха тарафыннан төзелгән традицион Һинд дине гыйбадәт кылу урыны. Мөдире Махант Свами Махараҗ булган BAPS Сваминараян Санстха Һинд диненең Сваминараян тармагында глобаль рухи оешма. Мандир 18 ай эчендә төзелгән булган һәм 24000 данә кулдан киселгән Италия каррара мәрмәреннән, Төркия известьташыннан һәм Һиндстан алсу ташыннан тора.[1] Мандир үз төрендә Канадада иң зур булып тора һәм борынгы Һинд дине язмаларында күрсәтелгәнчә төзелгән булган.[2] Ул 18 акрдан күбрәк җир били һәм мандирдан тыш анда һавели һәм Мирас Музее бар.[3] Мандир көн саен зиярәт кылучылар өчен ачык. 2017 елның июлендә, гыйбадәтханә 10-ынчы унъеллыгын бәйрәм иткән.

Мандир һәм көн саен ритуаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә 'Шикарбаддһа' мандиры төрендә, изге архитектура стандартларын язган Һинд дине текстлары буенча, Шилпа Шастраларда язылган принциплар буенча төзелгән.[4] Мандир эчендә, төрле изге урыннарда муртилар (Илаһларның изге сурәтләре) куелган. Үзәк изге урында Сваминараян муртисы куелган, аның сулында Гунатитананд Свами, аларга бергәләп Акшар-Пурушоттам Махараджга буларак табыналар. Охшаш рәвештә төрле изге урыннарда башка Һинд дине Илаһларның муртилары куелган, мәсьәлән, Радһа Кришнаның, Шива Парватиның, Сита Рамның, Хануманның, Ганапатиның/Ганешаның һәм BAPS гуруларның сызыгы, алар Сваминараянның дәвамчылары.[5]

Муртига Илаһ керә башлагач, ул Илаһның тәндә чагылышы була башлый.[6] Тзңгәл килгән рәвештә, Сваминараян садхулары (Һинд дине монахлары) көн саен Илаһларга тугъры табыну тәкъдим итәләр. Таң атканчы, алар Илаһларны иртәнге гимннарны (прабхатьяны) җырлап уяталар. Илаһларны шуннан соң коендыралар, көн һәм фасыл вакытына карап ризык һәм киемнәр тәкъдим ителә.[7] Илаһларга тәкъдим ителгән ризык изге булып санала. Бу изге тәкъдимнәр тугърыларга прасад буларак тәкъдим ителә.[7] Көн дәвамында муртилар алдында яндырылган филтә әйләндерелгәндә, тугърылар Сваминараянга дан җырлау ритуалы аарти башкарыла, ул көненә биш мәртәбә башкарыла һәм тәңгәл килгән рәвештә мангала аарти, шанагар аарти, раджабһога аарти, сандхья аарти һәм шаяна аарти дип атала. Көн уртасында ланч тәкъдим ителә. Кич белән кичке аш тәкъдим ителә. Соңыннан садхулар муртиларны кичке киемнәрен киеп бизәп ял итәргә салалар.[7]

Һавели[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мандирның мәдәни үзәген традицион Һинд архитектура стиле өчен Һавели дип атыйлар.[8] Һавели катлаулы итеп ясалган агач фасад белән билгеләнә. Һавели эчендә тик агачы һәм роза агачы белән әйләндерелгән сарай яны бар. Баганаларда риваять кыйссаларыннан килеп чыккан, Кояш һәм Ай, һәм тавислар һәм филләр сурәтләре ясалган.[9] Мәдәни үзәк төрле функцияләр өчен хезмәт итә. Ассамблея залында атна саен конгрегацияләр өчен пространство тәэмин итә. Сыйныф бүлмәләре яшьләрнең мәдәни, дини һәм белем бирү активлыгы өчен кулланыла, аларга музыка дәресләре, Һинд дине язмалары һәм карьера үстерү семинарлары керә. Тулы үлчәмдәге физик күнегүләр залы яшьләрнең спорт активлыгы өчен һәм Якшәмбе кич җыелышларыннан соң ашау өчен кулланыла. Ашамлыклар кибете зиярәт кылучыларга һәм әгъзаларга вегетариан кабымлыклар ассортименты тәкъдим итә. Садхулар өчен мандирда көн саен ритуалларны башкарыр өчен яшәү урыннары бар.[3]

Мирас Музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мирас Музеенда Аңлау Һинд дине Дхарма Күргәзмәсе бар, ул максаты итеп зиярәт кылучыларга ачкыч принциплары белән тәэмин итә.[10] Ул зиярәт кылучыларны Һинд дине килеп чыгышын аңлату белән һәм хәзерге көндә Һинд диненең ролен аңлату белән мәдәният һәм ышану аша алып бара. Ул шулай ук Индо-Канадалыларның сәнгатьтә, архитектурада, фәндә, демократиядә, белем бирүдә, мәдәнияттә, плюрализмда һәм рухи дәрәҗәләрдә керткән рольне күрсәтә.[10]

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елның 23 июлендә, Прамукх Свами Махараҗның булган вакытта, тугърылар шиланьяларны башкарганнар, яки Торонто шихарабаддх мандирның киләсе урынында церемонияне.[11] Төзелеш һавели белән башланган һәм шихарбаддх мандирны ачу белән кульминацияләнгән. Һавели рәсми рәвештә 2004 елның 18 июлендә ачылган.[3] Шул вакытта, конгрегация дөнья тынычлыгы һәм гаилә бердәмлеге өчен Вишвашанти Махаягана уздырган. Чарада җәмәгать җитәкчеләре һәм төрле дингә нигезләнгән оешма вәкилләре булган.[12]

Һавели төзелгәнче, конгрегация Этобикоук, Торонтода Һари Мандирда атна саен җыелышлар уздырган.
Төзелешнең соңгы фазасы 2007 елда тәмамланган булган. Мандир рәсми рәвештә Прамукһ Свами Махарадҗ булуында 2007 елның июлендә башкарылган булган. Соңыннан ачышта Канаданың премьер-министры Стивен Харпер, Онтарионың премьер-министры Дальтон МакГуинти һәм Торонтоның мэры Дэйвид Миллер булганнар.[13]

Мандирның ачышы өч көн фестиваленең кульминация чарасы булган. Фестивальдә Торонто аша уза торган Ходайлар һәм Алиһәләр парады булган, биредә Һинд дине халык биюләре һәм музыкасы һәм тугърыларны дөнья тынычлыгы өчен бергәләп җыйган церемония булган.

Комплексның төзелеше күбесенчә волонтёрларның тырышулары һәм иганә итеп биргәннәренә барган. Бу әгъзалар керткән хезмәт тугърылык формасы буларак карала. BAPS тугърылары ышануы буенча сева, яки "мин-минлексез хезмәт," физик рәвештә, акчалата яки дога аша тәкъдим ителергә мөмкин. Сева тугърылар тарафыннан Ходайны истә тотып җәмәгатькә хезмәт итү буларак карала.[14]

Тулаем төзү бәясе 40 миллион $ булган гыйбадәтханә архитектура могъҗизасы булып тора. Аның стеналары, баганалары һәм түшәме катлаулы итеп киселгән үрнәкләрдән тора һәм потлар Һиндстаннан борынгы Һинд дине традициясе буенча ясалган. Кояшлы көндә ул ялтыраучы кристалл сарае кебек итеп күренә. Төзелеш вакытында аның өлешләренең барлык 24000 өлеше башта Һиндстанга җибәрелгән булганнар, анда алар маһир һөнәр ияләре тарафыннан кисеп ясалган һәм шомартылган булганнар, шуннан соң алар номер куелып Торонтога җибәрелгән булганнар, шунда 400-дән артык волонтёрлар гыйбадәтханәне тормышка җыю өчен ярдәм иткәннәр.[15]

Түшәмне ясауда кулланылган алгы керүне ясау өчен барлык 434 өлеш кулланылган булган. Гыйбадәтханә борынгы Һинд Ведик техникаларын кулланып ясалган, корыч каркас кулланылмаган, аның барлык стеналары авырлыкны тота торганнар.[15]

Гыйбадәтханәне төзү чагыштырмача иртә тәмамланган булып буш кыр гыйбадәтханәгә әверелдерелгән булган. Беренче ташлар аның инаугурациясеннән өч елдан алдан сатып алынган булган, әмма чын төзелеш 18 ай гына дәвам итеп тулаем иганә акчасына булган.[15]

Чаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның июлендә, Махант Свами Махарадж, Канада Премьер-Министры Джастин Трудө һәм Торонто мэры Джон Тори булганда мандирның 10-ынчы еллыгы бәйрәм ителгән.[16]

Җәмәгатьчелек һәм финанслау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел саен гала[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

The Торонтоның BAPS Сваминараян Мандиры элек ел саен төрле иганә, тәэмин итү һәм ярдәмне җәлеп итү өчен гала уздырган. Бенефициарлар булып Канада Милли Сукырлар Институты, Йөрәк һәм Инсульт Фонды торган, алар Гаитида һәм Япониядә булган табигый бәлаләрдән соң торгызырга ярдәм иткәннәр.[17]

Йөрешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Америка аша BAPS үзәкләре белән, Торонтода BAPS мандиры төрле иганәне тәэмин итеп ел саен йөрешләрне оештыра. Катнашучылар BAPS Charities һәм локаль бенефициарлар өчен фондлар җыю өчен эшлиләр. 2010 елда, BAPS Charities Canada Торонтода Авыру Балаларны Өйрәнү һәм Өйрәнү Манарасы өчен $100,000 залог игълан иткән.[18]

Халыкара Хатын-Кыз Көнен бәйрәм итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мандирда Халыкара Хатын-Кызлар Көнен тәэмин итү өчен ел саен конференция уза. Җәмәгатьнең әгъзалары конференция өчен җыелалар, хатын-кызларның киләчәк буыннарның позитив үсеш өчен фикерләр алышалар. 2013 елның 30 мартында, 6-ынчы ел саен конференция уздырылган булган. Тема булып "Вакытсыз Традицияләр: Үткәнне Бәйрәм итү һәм Киләчәкне Культивацияләү". Конференция киләчәк буыннарны тәэмин итү өчен Һинд диненең данын аңлау һәм шуның турында аралашуны игътибар үзәгендә тоткан.[19]

2011 елда, конференциянең темасы, "Үткәнгә Дан Бирү, Киләчәкне Карау." Программа Һиндстан тарихында хатын-кызларның тарихын һәм Һиндстан диаспорасы хатын-кызларының чакырулары һәм хәзерге мөмкинчелекләре турында мәгълүмат биргән. Конференциядә Халыкара Хатын-Кызлар Көненең 100-енче еллыгы билгеләнгән булган.[20]

2010 елда, "Гаиләләрне Тәэмин Итү, Җәмәгатьләрне Формалаштыру" конференциясенең максаты Канаданы формалаштыруда хатын-кызларның фундаменталь роле турында сөйләү булган. Кеше Ресурслары һәм Сәләтләрне Үстерү Министры Дайана Финли хатын-кызларны һәм аларның гаиләләрен тәэмин итү буенча Канада Хөкүмәте инициативалары турында сөйләгән.[21]

Сәламәтлек ярминкәләре һәм лекцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

BAPS Charities ел буена ел саен сәламәтлек ярминкәсен һәм шуңа караган лекцияләрне оештыра. BAPS Charities (элек ул BAPS Care International буларак мәгълүм булган) ул BAPS тарафыннан игътибар үзәгендә җәмгыятькә хезмәтне тоткан гуманитар хезмәт оешмасы.[22] Бу чаралар җәмәгатькә ачык һәм җәмәгатьләрнең муллылыгын тәэмин итү өчен иртә детектлау һәм алдан күрү техникаларын тәэмин итә. Төрле җәмәгать оешмалары, мәсьәлән, Онтарио Дантистлар Ассоциациясе, Авыру Балалар Фонды, Уильям Ослер Саулык Системасы, Йөрәк һәм Инсульт Фонды, Көньяк Азия Диабеты Ассоциациясе һәм Альцгеймер Ассоциациясе чарага керткән.[23]

Торонтога Ачык Ишекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елдан 2009 елга кадәр, мандир ел саен уздырылган чарада Doors Open Toronto-да катнашкан.[24] Бу ике көн чара җәмәгатькә зиярәт кылырга һәм Торонтода архитектур яктан, тарихи яктан, мәдәни яктан һәм иҗтимагый яктан әһәмиятле биналар турында мөмкинчелек бирә. Ел саен күрсәтүдә 100-дән артык шундый бина бар. Мандир катнашкан вакытта, волонтёрлар мандир һәм музей аша гид белән турлар тәэмин иткәннәр.[25]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Dobrota, Alex. Canadian Hindu temple weaves itself into Toronto's tapestry, The Globe and Mail (3 April 2009). 5 май 2013 тикшерелде.
  2. Monument to Diversity, The Toronto Star (24 July 2007). 15 май 2013 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 3,2 Something One has to Experience, National Post. 10 май 2013 тикшерелде. 2013 елның 4 июль көнендә архивланган.
  4. Mukundcharan Das, Sadhu (2005). Hindu Rites and Rituals. Ahemadabad, India: Swaminarayan Aksharpith. pp. 7. ISBN 81-7526-356-3. 
  5. Hanna, Kim (2001). Being Swaminarayan: The Ontology and Significance of Belief in the Construction of a Gujarati Diaspora. Columbia University Press. pp. 347–349. 
  6. Kumar Singh, Nagendra. Encyclopaedia of Hinduism. ISBN 8174881689. 
  7. 7,0 7,1 7,2 Brady Williams, Raymond (8 Jan 2001). An Introduction to Swaminarayan Hinduism. Cambridge Press. ISBN 978-0521654227. 
  8. Das, Usha. BAPS Toronto, News - East West (8 Feb 2013). 10 май 2013 тикшерелде. 2013 елның 13 май көнендә архивланган.
  9. Bhandari, Arpita. Marble and Teak Temple Hides Elephants and Peacocks, The Globe and Mail (17 March 2009). 8 май 2013 тикшерелде.
  10. 10,0 10,1 (April 2009) «Heritage Museum». Ontario Heritage Connection.
  11. BAPS. BAPS Toronto Shilanyas. 2 May 2013 тикшерелгән.
  12. BAPS (17 July 2004). Vishwashanti Mahayagna. 8 May 2013 тикшерелгән.
  13. Porter, Catherine. Thousands drawn to temple's dazzle, The Toronto Star (23 July 2007). 15 май 2013 тикшерелде.
  14. Hanna, Kim (2001). Being Swaminarayan: The Ontology and Significance of Belief in the Construction of a Gujarati Diaspora. Columbia University Press. pp. 85. 
  15. 15,0 15,1 15,2 Thousands drawn to temple's dazzle, July 23, 2007, Accessed on 20 Aug 2017, Toronto Star
  16. In Photos: Justin Trudeau celebrates 10th anniversary of Toronto Hindu temple (ингл.), Global News.
  17. BAPS Charities (12 May 2011). әлеге чыганактан 4 July 2013 архивланды. 6 May 2013 тикшерелгән.
  18. BAPS Charities Pledges $100,000 for Sick Kids Foundation, The Weekly Times of India (24 September 2010).
  19. BAPS On Women, The Weekly Voice (April 2013). 24 май 2013 тикшерелде. 2013 елның 18 октябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-10-18, retrieved 2019-11-11 
  20. Conference Celebrates 100 Years of International Women's Day, Weekly Voice (2 May 2011).
  21. Canada Highlights The Fundamental Role Women Play In Shaping The Country, The Gov Monitor (12 March 2010).
  22. Clarke, Matthew (2011). Development and Religion: Theology and Practice. Northampton, MA: Edward Elgar Publishing. pp. 40–41. ISBN 978 1 84844 584 0. 
  23. BAPS Charities Health Fair In Toronto, The Weekly Voice (October 2012).
  24. Archive Doors Open Toronto (2009). әлеге чыганактан 28 May 2013 архивланды. 2 May 2013 тикшерелгән.
  25. Doors Open Wins Again (2008). 1 May 2013 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оешмалар мәгълүматы
Мандирлар һәм һәйкәлләр