Elden Ring

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Elden Ring latin yazuında])
Elden Ring

Elden Ring постеры (2021)
Уйлап табучы:

Япония байрагы FromSoftware

Чыгаручы:

Bandai Namco Entertainment

Сценарист:

Хидэтака Миядзаки
Джордж Мартин

Композитор:

Цукаса Саито
Шои Миядзава
Таи Томисава
Юка Китамура
Ёсими Кудо

Чыгу көне:

2022 елның 25 феврале

Анонс көне:

2019 елның 9 июне

Платформа:

Windows
PlayStation 4
PlayStation 5
Xbox One
Xbox Series X/S

Идарә итү:

геймпад, төймәсар, тычкан

WirForce 2022 фестивалендә (Тайваньда) ярым алиһә Малениянең канатлы шлемы

Elden Ring — ачык дөньялы action/RPG жанрындагы санак уены. Япония From Software компаниясе тарафыннан эшләнгән. Bandai Namco Entertainment компаниясе тарафыннан Windows, PlayStation 4, PlayStation 5, Xbox One һәм Xbox Series X/S өчен бастырган. Уенны эшләү җитәкчесе — Хидэтака Миядзаки. Америка язучысы Джордж Мартин сценарий консультанты һәм автордашы була[1].

Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен Арадагы Җирләр бара, анда борынгы заманнардан патшабикә Марика Мәңгелек идарә итә. Арадагы Җирләрдә аның хакименең ихтыяры чынбарлыкны билгели. Мәсәлән, Марика кайчандыр «алдан билгеләнгән үлемне» юкка чыгарган. Арадагы Җирләрдә яшәүчеләрнең күбесе табигый үлем белән үлә алмый. Souls сериясендәге кебек, дөньяның күпчелек халкы акыл калдыкларын югалткан тере үлеләрне хәтерләтә. Мариканың хакимлек чыганагы булып Элден Боҗрасы тора берничә Бөек Руннан торган һәм галәм законнары диктантлаучы тылсымлы объект. Аны җиргә Бөек Ихтыяры җибәргән. Бөек Ихтыяр — космик Тышкы Ходайларның берсе. Ул Арадагы Җирләрдән читтә яши[2].

Марика кайчандыр Арадагы Җирләрдә булган иске кешеләр, аждаһалар һәм велмәверләр патшалыкларын җимергән. Ул үзенең «Алтын тәртибен» — бер үк вакытта чиркәү, дәүләт режимын һәм галәм законнары системасын урнаштырган. Алтын тәртип символы булып Эрд Агачы — Арадагы Җирләрдә үзәгендә зур агач торган. Алга таба Марика башка илләр белән сугышлар алып бара. Ул башка илләрне Алтын тәртипкә буйсындыру өчен сугышкан; моның өчен аңа консорт ире кирәк булган — бу консорт Элден Хакиме титулын йөрткән һәм Марика армиясен җитәкләгән. Беренче ире Годфри Марикадан ярым ходайлар Годвин, Моргот һәм Мога балалары туа; соңрак Марика Годфрины куып чыгара һәм башка лорд, Радагонга кияүгә чыга. Радагон Марика өчен хатыны Ренналаны ташлап киткән, ләкин Радагон һәм Ренналаның балалары — Рикард, Радан һәм Ранни — шулай ук ярым ходай булалар. Радагон белән Мариканың тагын ике баласы була — Микелла һәм Маления, шулай ук ярым ходайлар[2].

Кайчандыр үлем Рунасы — Элден Боҗрасының өлеше — Марика тарафыннан аерылган һәм аның кардәше Маликет, ярым кеше-ярым җәнлеккә сакларга тапшырылган. Ранни бу рунаны урлаган, һәм «Кара Пычаклар Төнендә» аның тарафдарлары Мариканың беренче улы Годвин Алтынны үтерәләр. Алга таба Марика Боҗраны аерым руналарга бүлгән; Радагон аны берләштерергә тырышкан, ләкин булдыра алмаган. Марика һәм Радагон юкка чыкканнан соң Арадагы Җирләрдә шомлы вакыт башланган; төрле ярым ходайлар Боҗра кисәкләрен (Бөек Руналарны) алырга тырышканнар; алар чынбарлыкны яңадан язарга тырышканнар, Тышкы Ходайларга тугрылык анты биргәннәр яки бер берсе белән сугышканнар. Алтын тәртип таркалган, һәм беркем дә Элденның Хакиме була алмаган. Арадагы Җирләрдә башка Тышкы Ходайлар да эшли, мәсәлән, Бөек Ихтыярга дошман булган Ярсулы Ялкын[3].

Уенның төп герое — Сүнгән, туган ягы белән Арадагы Җирләрдән түгел. Сүнгәннәр «Мәрхәмәт»не (Бөек Ихтыяр һәм Элден Боҗрасы белән бәйле махсус Алтын яктылык) күрә ала; һәр Сүнгәнең ахыргы максаты — Элденның яңа хакиме булу, Боҗраны торгызу һәм Арадагы Җирләр тәхетен алу, әмма әлегә бу беркемгә дә барып чыкмаган. Сүнгәннәрнең үз Түгәрәк өстәл ныгытмасы бар; eен вакыйгалары вакытында ныгытма, Арадагы Җирләр кебек үк, таркаулыкта була. Гадәттә, Сүнгәннәрне Ике Бармак — Бөек ихтыяр илчесе — һәм аңа хезмәт итүче «Бармаклар кызлары» юлны күрсәтә, әмма төп герой мондый кызны алмаган. Уен башында таныш булмаган Мелина геройга килешү (Мелина «Бармаклар кызлары» урынына булачак, ә герой Мелинага Эрд Агачына кадәр сәяхәт итәргә ярдәм итәчәк) тәкъдим иткән[3].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 『ELDEN RING(エルデンリング)』注目のフロム・ソフトウェア完全新作、宮崎英高氏インタビュー翻訳版を全文公開!【E3 2019】. ファミ通.com.
  2. 2,0 2,1 Hornshaw, Phil (2022-06-23). Elden Ring: Here's The Lore And History Of The Lands Between. 2022-07-04 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Hornshaw, Phil (2022-06-23). Elden Ring: Here's The Lore And History Of The Lands Between. 2022-07-04 тикшерелгән.