Эльвира Нәбиуллина
Эльвира Нәбиуллина | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина |
Туган | 29 октябрь 1963 (59 яшь) Уфа, Башкорт АССР, СССБ |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты[d], Ель үнивирситите һәм Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | Икътисадчы, сәясәтче |
Эш бирүче | Русия сәнәгатькәрләр һәм эшмәкәрләр берлеге[d] |
Сәяси фирка | Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Ярослав Кузьминов[d] |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина (1963 елның 29 октябрендә, Уфа) (tat. lat. Elwira Näbiullina) — Россия икътисадчысы, дәүләт эшлеклесе, Россия президенты ярдәмчесе. В. Путин тарафыннан РФ Үзәк Банкы җитәкчелегенә тәкъдим ителгән. 2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эльвира Нәбиуллина Уфа шәһәрендә (Башкорт АССР) 1963 елның 29 октябрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне гел “бишле”гә генә тәмамлаган булса да, аңа алтын медаль тапшырмаганнар. 1986 елда Мәскәү Дәүләт Университетының Икътисад факультетын тәмамлаганы.
Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1995—1996 елларда — Россия Икътисадый реформа департаментының җитәкче урынбасары.
1996—1997 елларда — Россия Икътисад министрлыгы әгъзасы.
1997—1998 елларда — Россия Икътисад министрлыгы җитәкчесенең урынбасары.
1998—1999 елларда — «Промторгбанк» банкы рәисенең урынбасары.
1999—2000 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фондының вице-президенты.
2000—2003 елларда — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры Герман Грефның урынбасары.
2003—2005 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фондының президенты.
2007 — 2008 елларда — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры.
2008 — 2012 елларда — Россия Икътисадый Үсеш министры
2012 елның 22 маеннан — Россия президенты ярдәмчесе.
2013 елның 13 мартында президент Путин Россия Үзәк банкы җитәкчелегенә Эльвира Нәбиуллинаны нәмзәт итеп тәкъдим итте.
2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Эльвира Нәбиуллина Россия Үзәк банкы рәисе итеп расланды. Татар-Информ 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Последние упоминания о Эльвире Набиуллиной в СМИ — Инфоротор 2013 елның 11 декабрь көнендә архивланган.
- Набиуллина Э. С. в именном указателе сайта Kremlin.ru
- 29 октябрь көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- 1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- 2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- 3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Россия икътисадчылары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар