International Music Score Library Project

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/International Music Score Library Project latin yazuında])
International Music Score Library Project

Cкриншоты Фото
Рәсми исем International Music Score Library Project
Ил  Америка Кушма Штатлары
Төр MediaWiki сайты[d], оешма[d] һәм онлайн музыкаль мәгълүмәт тупланмасы[d]
Йөрткеч програм тәэминат MediaWiki[d]
Теркәлү 16 февраль 2006
Багышланган Оттавиано Петруччи[d]
URL imslp.org

International Music Score Library Project, шулай ук IMSLP, Petrucci музыка китапханәсе (тат. Халыкара музыкаль язмалар китапханәсе проекты) — халыкара музыка язмалары виртуаль китапханәсен булдыру максалы белән төзелгән проект. 2006 елның 16 февралендә эшли башлый, бүгенге көндә 495,000 дән артык данә музыка язмалары һәм 18000 дән артык композиторның 152,000гә якын әсәре һәм 59,000 дан артык аудиоязма тәшкил итә.[1] Вики принципка нигезләнгән, MediaWiki кушымталарын куллана, 2018 елның 10 июленнән iOS кушымтасы белән һәм 2019 елның 28 мартыннан Android кушымтасы белән тәэмин ителә.[2][3] 2010 елның 6 июненнән IMSLP лицензияле аудиоязмаларны үз эченә кертә башлый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сайт 2006 елның 16 февралендә гамәлгә куела. Китапханә авторлык хокукыннан азат булган сканерланган иске музыкаль язмалардан гыйбарәт. Шулай да ул заманча композиторларның шәхси иҗатын Creative Commons лицензиясе астында бүлешү мәйданы буларак та хезмәт итә. IMSLP-ның төп проектларының берсе Иоганн Себастьян Бах иҗатына багышланган Bach-Gesellschaft Ausgabe (Бах җәмгыяте) тупланмаларын төркемләү һәм бүлешү - 2008 елның 3 ноябрендә тормышка ашырыла. И.С. Бах әсәрләреннән тыш, китапханә Людвиг ван Бетховен, Йоханнес Брамс, Фредерик Шопен, Йозеф Гайдн, Арканжело Корелли, Клод Дебюси, Винсент д'Энди, Пол Дюка, Габриэль Форе, Георг Фридрих Гендель, Джованни Палестрина, Морис Равель, Эрик Сати, Франц Шуберт, Роберт Шуман, Александр Скрябин һәм Ян Сибелиус барлык әсәр тупланмасын үз эченә ала.Вольфганг Амадей Моцарт, Франц Лист һәм кайбер башка композиторларның әсәрләре әле тулысынча йөкләнеп бетерелмәгән.  

Китапханә төрле тарихи кыйммәтле язмаларга ия булудан, IMSLP музыка белеме энциклопедиясе вазифасын да башкара. Күп язмаларда тарихи төгәл даталар һәм авторлар, башкаручалар исемнәре билгеләнгән, шуңа күрә Petrucci китапханәсе авторитетлы мәгълүмәт чыганагы булып тора.

IMSLP Массачусэтс технология университеты тарафыннан тикшерү коралы буларак тәкъдим ителә.[4][5] Китапханә сайты мөһим чыганак буларак Сибли музыка китапханәсе [6] һәм Стенфорд,[7] Калифорния, [8] Браун, [9] Пенсильвания Университетлары, [10] [11] тарафыннан да тәкъдим ителә. [12]Күп башка илләр университетлары, шул исәптән Оксфорд, [13] Кембридж университетлары[14], китапханәләре тарафыннан да куллануга киңәш ителә.[15][16][17] 2019 елда, IMSLP һәм TwoSetViolin ширкатьләре берлектә товарлар сызыгын чыгара.

Логотип[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

IMSLP логотибы (2007–2015)
Petrucci музыка китапханәсенең логотибында 2007–2015 елларда кулланылган күрсәтелгән зәңгәр хәреф беренче басылган музыка китабы, ягъни 1501 елда Оттавиано Петруччи тарафыннан бастырылган Harmonice Musices Odhecaton'нан гыйбарәт.[18]

2007–2015 елларда IMSLP / Petrucci музыка китапханәсе музыкаль язмага нигезләнгән логотип куллана. Музыкаль язма сурәте беренче басылган музыка китабының - Harmonice Musices Odhecaton - албитеннән алына. Ул Италиянең Венеция шәһәрендә 1501 елда Оттавиано Петруччи тарафыннан исемдәш китапханәдә бастырыла. [18]  

2016 елда, IMSLP логотибын чиста IMSLP һәм Petrucci музыка китапханәсе дигән сүз билгесенә үзгәртә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елда IMSLP музыкасы өчен MERLOT Classics премиясенә лаек була. [19] PC журналы тарафыннан ул 2009 елның "ачыкланмаган" номинациясендә 100 иң яхшы веб-сайтының берсе дип танала. [20] 2018 елда Эдуард Гу, камер музыкасын яңа дәрәҗәгә чыгару уңаеннан Камера музыка башкаручылары фонды тарафыннан Хелен Райс премиясе белән бүләкләнә. [21]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. IMSLP:News - IMSLP: Free Sheet Music PDF Download.
  2. IMSLP on the App Store.
  3. IMSLP Browser - Apps on Google Play.
  4. Moore, Christie (2007-01-05). Wiki of public domain classical scores. MIT Library News. әлеге чыганактан 2007-11-11 архивланды. 2007-11-06 тикшерелгән.
  5. Research Guides: Music. MIT Libraries. 2008-09-04 тикшерелгән.
  6. Request Public Domain Scores. Sibley Music Library. әлеге чыганактан 2020-07-03 архивланды. 2009-02-01 тикшерелгән.
  7. Outside links of interest. Stanford University, Libraries and Academic Information Resources. 2008-09-04 тикшерелгән.
  8. UCLA Library / Music Library / Music Scores and Sheet Music Online. University of California Music Library. әлеге чыганактан 2008-07-25 архивланды. 2009-01-28 тикшерелгән.
  9. Quist, Ned. Selected internet resources for music. Brown University Library. әлеге чыганактан 2008-10-26 архивланды. 2008-09-04 тикшерелгән.
  10. The Online Books Page: Archives and Indexes. Penn Libraries. 2009-01-28 тикшерелгән.
  11. Quist, Ned. Selected internet resources for music. Brown University Library. әлеге чыганактан 2008-10-26 архивланды. 2008-09-04 тикшерелгән.
  12. The Online Books Page: Archives and Indexes. Penn Libraries. 2009-01-28 тикшерелгән.
  13. Useful Links – Music Faculty Library. Music Faculty Library. әлеге чыганактан 2012-12-23 архивланды. 2009-02-12 тикшерелгән.
  14. Faculty of Music: Pendlebury Library – Online Resources. Pendlebury Library of Music. әлеге чыганактан 2001-03-03 архивланды. 2009-02-12 тикшерелгән.
  15. Bristol University / Information Services / Internet links. Bristol University Library. әлеге чыганактан 2011-06-07 архивланды. 2009-02-12 тикшерелгән.
  16. Edinburgh University Library: Resources By Subject: Music Databases, E-Journals, Search Tools & Websites. Edinburgh University Library. 2009-02-12 тикшерелгән.
  17. VCA / LENTON PARR LIBRARY / Music / Websites. Lenton Parr Library. әлеге чыганактан May 10, 2010 архивланды. 2009-02-12 тикшерелгән.
  18. 18,0 18,1 IMSLP:About – IMSLP/Petrucci Music Library: Free Public Domain Sheet Music.
  19. MERLOT Awards: Exemplary Learning Materials. MERLOT (2009). әлеге чыганактан 2010-07-15 архивланды. 2009-08-25 тикшерелгән.
  20. The Top 100 Web Sites of 2009 – Undiscovered: Info – Reviews by PC Magazine. PC Magazine. әлеге чыганактан 2018-06-25 архивланды. 2009-08-25 тикшерелгән.
  21. Associated Chamber Music Players (ACMP) Honored Edward Guo, Founder of the International Music Score Library Project (IMSLP). 28 May 2019 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]