Портал:Сайланган эчтәлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сайланган эчтәлек latin yazuında])
(Portal:Saylanğan eçtälek битеннән юнәлтелде)
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Портал:Порталлар Портал:Сайланган эчтәлек Портал, нәрсә ул? Проект:Порталлар

Википедия авторлары максаты күп мәкалә язу түгел, ә сыйфатлы мәкаләләр язу. Шуңа күрә мәкаләләр махсус бүләкләр алалар.

Green star boxed.svg

Татар Википедиясенең иң яхшы һәм сыйфатлы мәкаләләре. Алар югары сыйфат стандартларына ия һәм һәр мәкаләгә үрнәк булып тора.

Blue star boxed.svg

Бу Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләре, ләкин ниндидер сәбәпләр буенча, алар сайланган дәрәҗәсендә түгел.

Татар атлары.jpg

Татар аты (рус. Татарская лошадь) — Татарстанда 2018 елда чыгарылган җирле атлар токымы.

Татар атлары безнең эраның беренче меңьеллыгында ук билгеле булган. Алар турында борынгы кытайлар тарихи чыганакларда «күк атлары» дигән язмалар калдырган, чөнки бу атлар ул вакыттагы башка атлардан гадәти булмаган төсләре белән аерылып торган. Алар, нигездә, алтын ком гәүдәле, ак җаллы һәм ак койрыклы булганнар. Мондый төсле атлар офыктан каршыңа йөгергәндә кояш чыгуны хәтерләткәннәр, шуңа да аларга карата «күк атлары» исеме таралган. Тарихи чыганакларда шулай ук 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100—120 км араны үтәргә сәләтле татар атлары чыдамлыгы билгеләп үтелә. Бу турыда борынгы татар ханы Багадурның күрше халыклар найманнар, тунгуслар һәм кытайлар белән дусларча яшәр өчен, аларга үзенең иң яхшы атларын бүләк итәргә яратуы, көнгә 1 мең ли (100—120 км) узарга сәләтле булуы турында язмалар сакланып калган.

↪ Дәвамы

Blue star unboxed.svg
Актуаль яхшы мәкалә
«Дөнья» галәм станциясе бортында булган Тере Әхлак китапларының берсе («Община»).

Ре́рих хәрәкәте (рус телендә: Рерихи́зм, Рерихиа́нство, Ре́риховское движе́ние) — нигезе булып Николай һәм Елена Рерихларның Агни Йога (тере әхлак) дини-фәлсәфи тәгълимат булган яңа дини хәрәкәт. Хәрәкәт төгәл итеп оештырылган корылмага ия түгел һәм үзенә мәдәният белеме һәм гуманистик-дөнья карашыннан дини-мистик һәм мистик-оккультка кадәр берничә төрле юнәлешне кертә. Тере әхлакның кайбер тарафдарлары хәрәкәтнең дини буларак төркемләштерелүен инкарь итә.

XIX ел ахырында һәм XX гасыр башында әһәмиятле дини-фәлсәфи һәм мәдәни күренеш булып теософия булып киткән — синкретик дини-мистик тәгълимат һәм оккульт хәрәкәт, аның инициаторы булып Елена Блаватская һәм аның тарафдарлары булган. Дөньяга карашларына зур йогынтыны традицион Көнчыгыш дини-фәлсәфи концепцияләр, беренче чиратта Рамакришна һәм Вивекананда тасвирламасында һәм шулай ук Көнчыгышта зур әһәмият бирелә торган Бхагавад Гита һәм Ламрим Ченмо кебек текстлар ясаган Николай һәм Елена Рерихлар, алар бу яңа тәгълиматның фикерләре белән мавыккан булган. Аларны аның дини һәм фәлсәфи ягы гына түгел, ә шулай ук теософ фикеренең шигъри һәм әхлакый нәтиҗәләре җәлеп иткән. Соңыннан алар тарафыннан теософиянең үз доктриналь юрамасы — Агни Йога (Тере әхлак) барлыкка китерелгән булган.

↪ Дәвамы


Көннең сайланган мультимедиасы
(мультимедиа язмасын өстәү)


Көннең cайланган рәсемe
05june-dow7-wide.gif
(рәсем язмасын өстәү)
Сайланган cоңгы портал: Noun Project hydra icon 1005021.svg Мифология
Сайланган cоңгы исемлек: Pleiades large.jpg Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге
AdamSmith.jpg

Adam Smit (inglizçä Adam Smith, 1723 -1790, Edinburg, Şotlandiä) - Şotlandiä iqtisadçısı, etik-fälsäfäçe, zamança iqtisadi teoriägä nigez saluçılarnıñ berse.

Kerkoldi şähärendä tamğaçı ğailäsendä tuğan. Glazgo Universitetın tämamlağan, Oksford kölliätendä uqığan. Edinburg, Glazgo Universitetında uqıtqan.

Smit iqtisadi qanunnar obyektivlığın yaqlağan. Smit eşkärtkän sistema irekle bazar eşen taswirlağan, eçke iqtisadi mexanizmnar (tışqı säyäsi idärä bulmağanda) nigezendä bazar mönäsäbätläre taswirlana. Bu qaraş älegä iqtisadi belem nigeze bulıp sanala.

Smit "iqtisadi adäm" häm "tabiği tärtip" mäsläklären täğbir itkän. Bu qaraşı buyınça adäm - böten cämğiätneñ nigeze bulıp sanala, ä keşeneñ totışı şäxsi tabış häm fayda belän bäyle ikän dip taswirlana.