Przegląd Tatarski (журнал)
Татар күзәтүе | |
пол. Przegląd Tatarski | |
Tөр |
социаль-мәдәни журнал |
---|---|
Формат |
21 x 29,7, 32 битле |
| |
Гамәлгә куючы |
Muzułmański Związek Religijny w RP |
Баш мөхәррир | |
Нигезләнде |
2009 |
Тел | |
Төп офис |
Вроцлав, Польша. |
ISSN | |
| |
Веб-сайт: przeglad-tatarski |
Przegląd Tatarski (Татар күзәтүе) ― Поьшаның этник татар азчылыгы журналы, Польша татарларына һәм дөнья татарларына багышланган социаль-мәдәни журнал, кварталга бер тапкыр Вроцлав шәһәрендә чыга. Нәшир – Польша мөселман дини берлеге (Muzułmański Związek Religijny w RP), Najwyższe Kolegium Muzułmańskie. Таратучы ― ARGI – Вроцлав нәшрият агентлыгы www.argi.pl.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Журналны оештыру инициаторы – Польша Республикасы мөфтие Томаш Мицкевич (Tomasz Miśkiewicz). Баш мөхәррир ― Муса Чахоровский. Журнал 2009 елдан бирле даими рәвештә Эчке эшләр һәм администрация министры (элек Администрация һәм цифрлаштыру министры) гранты ярдәмендә басыла.
Басма агымдагы вакыйгалар турында репортажлар, мемуар һәм тарихи-фәнни материаллар тәкъдим итә. Журнал битләрендә университет үзәкләрендә хезмәт итүче тикшеренүчеләрнең һәм татар җәмәгатьчелеге әгъзаларының хезмәтләре басыла.
Даими бүлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- татар җәмгыятенең көндәлек тормышы;
- агымдагы вакыйгалар, очрашулар, фәнни конференцияләр, татар тематикасына багышланган проектлар турында яки татар җәмгыяте эшчәнлегендә катнашучыларның хисаплары;
- ыру-кабиләләр турында истәлекләр, күзаллаулар, элеккеге тормыш һәм әхлак тасвирламалары;
- Көнчыгыш Европа илләрендәге татар җәмгыятьләренең тормышы тасвирламасы; атказанган татар активистларының казанышларын популярлаштыру;
- Польша татарларының фәнни, мәдәни һәм профессиональ казанышлары;
- университет үзәкләрендә: Ягеллон университеты, Вармин-Мазур университеты, Торундагы Николай Коперник университеты, Белосток университетында эшләгән тикшеренүчеләрнең фәнни мәкаләләре;
- татар азчылыгына багышланган яңа басмаларга күзәтү.
2022 елның 3нче санында бирелгән язмалар [1]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар Нәүрүзе
- поляк телендәге төрки-татар алынмалары
- борынгы документ ― 1467—1479 елларда Казан ханы Ибраһим ханның ярлыгы
- Ибраһим ханның гаиләсе турында да кызыклы мәгълүматлар
- Әхәт Мушинскийның «Аксым» әсәре
- Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм Сибгат Хәким турында язма
- татар бизәнү әйберләре (хәситә) турында
- һ. б.[2]