Санак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санак latin yazuında])
(Sanaq битеннән юнәлтелде)
Санак
Сурәт
Исем ꠇꠝ꠆ꠙꠥꠐꠣꠞ
Йогынтысын кичергән MUSASINO-1[d]
Кайда өйрәнелә компьютер белеме
Ачыш датасы 1945
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 175 367
 Санак Викиҗыентыкта
Персональ санак схемасы:
1. Дисплей яки Экран
2. Ана платасы
3. Процессор
4. Порт ATA
5. Оператив хәтер
6. Киңәймәләр картасы (видео-, тавыш һәм челтәр карталары)
7. Санакның туклану блогы
8. Дискйөрткеч
9. Каты диск
10. Төймәсар, клавиатура
11. Санак тычканы

Сана́к, яки Компью́тер (ингл. computer — «санап чыгаручы») — мәгълүматны саклау, җибәрү һәм туплау өчен эшләнгән санау машинасына карата кулланыла.

Санак — ул бик күп җиһазлар җыелмасы. Һәр җиһаз үз эшен башкара. Җиһазларның иң мөһимнәре система блогында урнашкан.

Персональ санак төзелешенә санаучы (үзәк эшкәрткеч җайланма) һәм хәтерләү җайланмалары тупланган система блогы, кертү җайланмалары (төймәсар, «тычкан», сканер), чыгу җайланмалары (принтер, тавыш динамиклары), операцион система, програм тәэминат керә. Персональ санакның төп техник сыйфатлары: эчке хәтернең күләме, микропроцессорның такт ешлыгы һәм микропроцессорның разрәдлыгы керә.

Санак тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгълүмат белән эшләү өчен кирәкле беренче ярдәмче җайланмалар беренче хезмәт коралларыннан күпкә соңрак барлыкка килгәннәр. Әлбәттә,бу җайланма рәтенә санаклар керә.

Санакның безнең заманга килеп җитү тарихы бик катлаулы. Бу зур хезмәткә үзләренең зур өлешен Чарльз Бэббиҗ, Н. И. Бессонов, Джон фон Нейман, С. А. Лебедев, И. С. Брук һәм Б. И. Рәмиев кертә.

1940-нче елларда Бэббиҗ машинасын ᴎᴫиктepомеханик реле нигезендә төзергә тырышып карыйлар. Аларның берсе — немец мɵһəндисы Конрад Цузе 1941 елда икешәрле саннар белән гамәлләр башкара алучы берничә ᴎᴫиктepомеханик реле нигезендә эшләүче универсаль компьютер төзүгә ирешә. Әмма Икенче Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, Цузе үзенең хезмәтләрен бастырып чыгарырга өлгерми кала.

Беренче буын санаклар күләмнәре гаять зур һәм уңайсыз булулары белән беррәттән бик кыйммәт тә була. Андагы меңләгән ᴎᴫиктepон лампалар ᴎᴫиктep энергиясен бик күп кулланган, һәм андый зур чыгымнарны бары тик дәүләт яисә зур корпорацияләр генә каплый алган. Әмма шулай булуга карамастан, әлеге техника бу заман өчен аеруча катлаулы мәсьәләләрне (аеруча атом энергетикасында) берничә секунд эчендә чишәргә ярдәм иткән. ᴎᴫиктepон лампаларга нигезләнгән чордагы (1950-1960) ᴎᴫиктepон машиналарны беренче буын ᴎᴫиктepон хисаплау машинаслары (ЭХМ) дип атыйлар.

Икенче буын компьютерлар транзисторларга нигезләнеп ясала (1950-1965). Икенче буын санаклар белән беррәттән программалау теориясенә нигез салына башлый., операцион система төшенчәсе барлыкка килә. Нәкъ менә икенче буын компьютерлар өчен 1957 елда — Фортран, ә 1959 елда Алгол программалау телләре дөнья күргән.

1958 елда Роберт Нойс ᴎᴫиктepон схемалар уйлап таба. Аларны соңрак интеграль схемалар (чиплар) дип атыйлар. Элемент базасы интеграль схемалардан (микросхемалардан) торган компьютерларны өченче буын компьютерлар дип атыйлар. Өченче буын машиналарга IBM фирмасы җитештергән IBM-360 компьютерларын кертергә мөмкин. Әлеге компьютерларда мультипрограммалау мөмкинлеге булдырыла, яъгни компьютер хәтерендә берьюлы берничә программа эшли алган.

1971 елда Intel фирмасы тарафыннан микропроцессор уйлап табыла, һәм дүртенче буын компьютерларның элементлар базасы меңләгән, миллионлаган транзисторларны эченә алучы микропроцессордан гыйбарәт. Әлеге компьютерлар өчен кулланучы программалау телләре дә яхшыра төшә, 1970 елда Эcвичрə галиме Никлаус Вирт тарафыннан — Паскаль, 1971 елда фpаʜсыз галиме Алан Колмари тарафыннан — Пролог, 1972 елда америкалы Денис Ритчи тарафыннан Си программалау телләре эшләнелә.[1]

Башта ук санак төрле техник объектлар: лаборатырия җиһазлары,транспорт чаралары белән идарә итү өчен җайлаштырылган. 1970-нче елларның икенче яртысында кечкенә машиналарны җитештерү зур машиналарны җитештерүдән күпкә алга киткән булган. 1971 елда Әᴍᴎpиᴋә Кушма Штатлары-дагы Intel фирмасының микропроцессор уйлап табуы бик зур казаныш булган.[2]

Хәзерге вакытта бишенче буын санаклар ясау өстендә эш алып барыла. Бишенче буын санаклар интеллектуаль интерфейска ия булырга, кеше тавышын таный алырга, кулдан язганнарны аңларга, опто-ᴎᴫиктepон принципларга (голография, лазер һ. б.) нигезләнеп эшли алырга тиеш. Без куллана торган санаклар күп яктан караганда инде бишенче буын санакларга якын. Әлеге санаклар белән беррәттән квант-санаклар эшләү мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Система блогы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Система блогы — компьютерның шакмаклы ябык әрҗә формасындагы бер өлеше. Ул вертикаль дә, горизонталь дә була. Аңа дисплей, клавиатура, тычкан, колонкалар, принтер, сканер һ. б. тоташа. Компьютерның тизлеген, «башлылыгын» билгеләүче җиһазлар аның система блогында урнашкан. Аны компьютерның мие дисәң дә була.

Әлегәчә оргтехника базарында виртуаль «миләр» җитештерүче ике зур фирма конкурентлык итә: AMD һәм Intel. Беренчеләре — Athlon һәм Duron, икенчеләре Celeron һәм Pentium үзәк эшкәрткеч җайланмалары (процессор) белән таныш, процессорны сайлаганда, аның эшләү ешлыгына игътибар итәргә кирәк. Хәзер, гадәттә, 2400—3200 МГц (мегагерц) ешлыклы компьютер «миләре» кулланыла. Бу сан югарырак булган саен, санау əпирәсəләре дә шулкадәр тизрәк башкарылачак.

Ул шулай ук компьютерның яхшы эшләвен тәэмин итүче бер җиһаз. Оператив хәтер җитмәсә, компьютер еш кына «эленеп» һәрвакыт яңадан кабызуны таләп итә. Бугенге көндә иң күп таралганы — 512 Mb, 1, 2 Gb. Аны бүтәнчә каты диск дип тә атыйлар. Реферат, яраткан җыр, ᴋᴎʜа-фильм, иптәшегезнең фотосурәте, төрле уеннар — болар барысы да компьютерда билгеле бер урынны алып торалар. Алар винчестер хәтеренә языла. Винчестерны сайлаганда, иң элек аның күләменә игътибар итегез. Хәзерге көндә ….250,500,1000,2000 Gb (гигабайт) күләмле каты дисклар киң кулланыла. Аларга бик күп мәгълүмат сыя. Әйтик, 20 гигабайтлыга якынча 2 миллион битле текст кереп бетә ала. Музыка, фильмнар, яхшы сыйфатлы фотолар күләме күпкә зуррак. Димәк, алар винчестерда зур урын ала.

Система платасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Система (ана) платасы — иң мөһим платаларның берсе булып санала. Икенче төрле аны «ана платасы» дип тә йөртәләр. Аның компонентлары: процессор өчен оя; кертү/чыгаруның нигез системасы (Rom Bios); шин оялары; бәтәрәй.

Видеокарта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеокарта система блогында барган процессларны дисплейга җибәреп, безгә аларны карарга ярдәм итә. Хәзерге базарда видеокарта сатучы ике зур көндәш бар — ATI һәм NVIDIA фирмалары. Иң кыйммәтлеләрен, гадәттә, катлаулы график уеннар яратучылар, төсләр белән эшләүче дизайнерлар, рәссамнар ала. Башкаларга гадирәкләре дә ярый.

Дисплей[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Блокка тоташкан иң зур җиһаз — дисплей. Беренче карашка ул телевизорны хәтерләтә. Экранның диагоналенә карап аларны ... 15, 17, 19 ... дюймлыларга бүләләр (1 дюйм = 2,54 см). Төрле физик принципларга нигезләнгән дисплейлар бар. Иң киң таралганнарының төп өлеше булып ᴎᴫиктepон-нурлы трубка санала. Мондый дисплеиның экранында пиксель лүминесцент матдәдән барлыкка килә. Ул дисплейның ᴎᴫиктepон пушкасыннан чыккан нур тәэсирендә яктыртыла. Нур пиксель челтәренең бөтен юлларын йөгереп чыга (сканерлый). Шуның өстенә ул модуләцияләнә: тиешле нокталарны яктырта, ә караңгы нокталарга җиткәч өзелә. Шулай ук дисплейлар сыек кристаллы булалар. Соңгылары күпкә юкарак һәм кыйммәтрәк. Белгечләр әйтүенчә, сыек кристаллы дисплейның күзгә зыяны кимрәк. Әмма начар ягы да юк түгел. Алар төсне төп-төгәл күрсәтә алмый. Ягъни графика белән эш итүче рәссамнар, дизайнерлар өчен сыек кристаллы мониторлар яраксыз.

Санак экранындагы нокталар тигез рәтләргә тезел­гәннәр. Нокталардан торган юллар җыелмасыннан графика челтә­ре, яки растр барлыкка килә. Бер нокта видеопиксель дип исемләнә (яки пиксель). «Пиксель» инглиз телендәге «picture element» сүзеннән алынган, рәсем элементы дигәнне аңлата. Экрандагы пиксельләр челтәре куе булган саен, сурәт яхшырак сыйфатта алына. Графика челтәренең үлчәме, гадәттә, мондый формада бирелә: горизонталь юлдагы нокталар саны юллар санының тапкырчыгышына тигез: . Хәзерге дисплейларда, мәсәлән:

, , һәм башка үлчәмдәге графика челтәре кулланыла.

Дисплей эше белән видеоконтроллер (адаптер) дигән җай­ланма идарә итә. Ул ике өлештән — видеохәтер һәм дисплей процессорыннан гыйбарәт.

Видеохәтер видеомәгълүматны, ягъни экранга чыгарылган сурәтләрнең икешәрле кодын саклый.

Видеохәтердә экрандагы һәр пиксельнең халәте турындагы мәгълүмат саклана.

Видеохәтер — энергиягә бәйле ᴎᴫиктepон истә калдыру җай­ланмасы ул. Хәзерге компьютерлардагы видеохәтернең үлчәме бер­ничә мегабайт тәшкил итә. Видеохәтердә бер үк вакыт эчендә югары сыйфатлы график сурәттән торган берничә бит сакланырга мөмкин.

Видеоадаптерның икенче өлеше — дисплей процессоры.

Дисплей процессоры видеохәтер эчендәге мәгълүматны укый һәм шуңа яраклы рәвештә дисплей эше белән идарә итә.

Шул рәвешле, видеохәтергә үзәк процессорның һәм дисплей процессорының керү мөмкинлеге бар. Үзәк процессор видео­мәгълүматны яза, дисплей процессоры, аны укып, дисплейга тапшыра. Нәкъ менә дисплей процессоры видеохәтергә салынган мәгълүматка ярашлы рәвештә ᴎᴫиктepон пушканың нурлары белән идарә итә. [3]

Төймәсар, Клавиатура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Компьютер белән идарә итүче тагын бер җиһаз — төймәсар, клавиатура. Ул бик күп төймәләрдән тора. Беренче карашка ул элеккеге басу машинкасын хәтерләтә. Әмма төймәгә басу күпкә җиңелрәк. Төрле хәрефләрне белдергән төймәләр зур урынны алып тора. Гадәттә, Россиядә чыгарылган клавиатуралар латин һәм рус шрифтлары өчен эшләнгән. Ягъни бер үк төймәдә латиница һәм кириллица хәрефләре була. Кириллица хәрефләре күп очракта кызыл төс белән языла.

«Тычкан»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу җиһаз, чыннан да, тычкан кадәр генә. «Койрыгы» да бар. Ул система блогына тоташа. Гадәттә, тычканны өстәл буйлап уң кул белән шудырып йөртәләр. Ул өстәлдә кайсы гына якка юнәлсә дә, мониторда кечкенә генә ук аның артыннан калмый. Шул ук компьютерга нинди команда бирәсен сайлый да инде. Соңыннан, төймәгә басып, бу команданы җибәрергә дип әмер бирәбез. Гадәттә, тычканның ике төймәсе була. Әмма 1, 3, 4, 5 төймәлеләре дә очрый. Зур документлар карауны җиңеләйтү өчен, кайберләрендә кечкенә генә тәгәрмәч куелган. Аны «скроллинг» диләр. Күп кенә тычканнарның астында шарчык бар. Заманчарак төрләрендә аны лазерсыман ут алыштыра. Аларын «оптик тычкан» дип атыйлар.

Принтер, Басак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Принтер, Басак — компьютерда эшләгән документларны кәгазь битенә бастыручы җиһаз. Бүгенге компьютер базарында принтерлар бик киң урын алган. Иң еш очраганы — Epson һәм Hewlett-Packard компанияләренеке. Россия базарына беренче булып нәкъ шушы ике фирма кереп урнашты.

Сканер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сканер — сурәтләрне кәгазь битеннән яисә слайдтан компьютерга кертү җайланмасы. Сканер графика адаптеры һәм дисплей башкарган эшләрнең капма-каршысын башкара кебек. Графика адаптеры икешәрле кодны дисплейда сурәткә үзгәртсә, сканер рәсемдәге, сызымдагы, фото­графиядәге сурәтне икешәрле кодка әйләндерә. Икешәрле код видеохәтергә яздырыла.

Операцион система[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Операцион система санакның кулланучылары белән үзара бәйләнешен оештыра, төрле җайланмаларның эше белән идарә итә. Шуңа күрә яңа ОСның барлыкка килүе санакның аппарат өлеше үсешенә бәйле. Микропроцессорның яңа модельләрен, яңа тип бирелмәләр туплагычларын төзү операцион системаларның үсешенә ярдәм итә. Хәзерге көндә MicroSoft Windows операцион системалары гаиләсе яши дип әйтсәк тә була. 1998 елда Windows 95-нең дәвамчысы булган Windows 98 юрамасы барлыкка килә. Бу операцион система мультимедианың иң яңа стандартларына һәм чараларынa — санлы видеога (DVD — Digital Versatile Disk) һәм санлы TV-га ярдәм итә, Интернетка керү шактый дәрәҗәдә гадиләштерелде. 2000 елда Windows 2000 операцион системалар гаиләлеге уйлап табыла. ОС (Windows 2000 Professional) нигезендә өстәл санаклары һәм смартфоннар өчен билгеләнгән, ул ике процессорның эшенә ярдәм итә.

Windows XP, Windows Vista, Windows 7, Windows 8. 2015 елда Windows 10 операцион системалар гаиләлеге уйлап табыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]