Донбасс сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Донбасс сугышы latin yazuında])
(Ukraina könçığışında qorallı nizağ битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Донбасс сугышы
Төп низаг: 2014 елгы Украинада Русия яклы протестлар
Карта боевых действий на Востоке Украины.svg
2014 елның 15 июле хәленә низаг территориясе
Дата

7 апрель 2014

Урын

Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләре

Сәбәп

Украина карашы: Русия тарафыннан сепаратив омтылышларны кабызу, Русия тарафыннан Украинага каршы хәрби агрессия[1][2]
— Ополчение карашы: 2014 елның февралендә хакимиятне көч белән алыштыру, үтә уң милләтчелек һәм экстремизм көчәю, Көньяк-Көнбатышның ихтыяҗларын үзәк хакимият тарафыннан икърар итү, олигархлар тарафыннан икътисадны яңадан бүлү

Халәт

Низаг дәвам итә

Көндәшләр
Яңарусия (ХҖБ)Flag of Novorussia.svg Яңарусия (ХҖБ)
  • ДХҖFlag of the Donetsk People's Republic.svg ДХҖ
  • ЛХҖLNR flag.png ЛХҖ
    һәм аларның тарафдарлары

РусияFlag of Russia.svg Русия[17]
(Русия тарафыннан инкяр ителә)[21]

УкраинаFlag of Ukraine.svg Украина

Иреклеләр батальоннары:

  • «Донбасс»
  • «Азов»
  • «Украина»
  • «Днепр»
  • «Айдар»
  • Башка иреклеләр
Сәргаскәрләр
Flag of the Donetsk People's Republic.svg Павел Губарев

Flag of the Donetsk People's Republic.svg Денис Пушилин
Flag of the Donetsk People's Republic.svgРусия байрагы Александр Бородай
Flag of the Donetsk People's Republic.svgРусия байрагы Игорь Стрелков
Flag of the Donetsk People's Republic.svg Игорь Какидзянов #[22]
Flag of the Donetsk People's Republic.svgПриднестровье байрагы Владимир Антюфеев
Flag of the Donetsk People's Republic.svg Сергей Журиков †
Flag of the Donetsk People's Republic.svg Мирослав Руденко
Flag of the Donetsk People's Republic.svg Вячеслав Пономарёв #[23][24]
Flag of the Donetsk People's Republic.svg Сергей Здрылюк
LNR flag.png Алексей Мозговой
LNR flag.png Валерий Болотов
LNR flag.png Сергей Корсунский
Flag of the Russian Orthodox Army.svg Дмитрий Бойцов
Flag of the Russian Orthodox Army.svg Михаил Верин

Flag of the President of Ukraine.svg Пётр Порошенко
(7 июненнән);

Flag of the President of Ukraine.svg Александр Турчинов
(7 июньгәчә);
Украина байрагы Арсений Яценюк;
Украина байрагы15px Андрей Парубий;
Украина байрагыГеральдичний знак - емблема МВС України.svg Арсен Аваков;
Украина байрагыSecurity Service of Ukraine Emblem.svg Василий Крутов;
Украина байрагыEmblem of the National Guard of Ukraine.pngШтандарт Міністра оборони України.svg Степан Полторак;
Украина байрагыEmblem of the National Guard of Ukraine.png Сергей Кульчицкий †;
Украина байрагыStandard of Ukrainian Security Service Head.png Валентин Наливайченко;
Украина байрагыEmblem of the State Border Guard Service of Ukraine.svg Николай Литвин;
Украина байрагыШтандарт Міністра оборони України.svgUkrainian Department of the State Guard Emblem.png Валерий Гелетей (3 июльдән);
Украина байрагыШтандарт Міністра оборони України.svg Михаил Коваль (3 июльгәчә);
Украина байрагыFlag of Donetsk Oblast.svg Сергей Тарута;
Украина байрагы Олег Ляшко;
Украина байрагыFlag of Right Sector.svg Дмитрий Ярош;
Украина байрагыDonbas logo.jpg Семён Семенченко

Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез
Гомум югалтулар
1000 кешедән артык[25]

БМО мәгълүматларча: 165 000 качак[26]
РФ ФМХ мәгълүматларча: 400 000 качак[26][27]

Донбасс сугышы яки Украина көнчыгышында кораллы низаг я Украина ватандашлар сугышы — бер яктан, үзләре тарафыннан игълан ителгән Донецк һәм Луганск халык җөмһүриятләре идарә иткән җирле талпачылар һәм чит илләрдән, күпчелектә Русия Федерациясеннән, килгән иреклеләр, икенче яктан, Украина кораллы көчләре, Украина ЭЭИ һәм чик буе хезмәте оешмалары, Украина иминлек хезмәте, милли гвардиясе, территориаль саклану батальоннары катнашуы белән Украина көнчыгышында баручы хәрби хәрәкәтләр. Низагта Русия Федерациясе хәрби оешмаларының катнашуы да бар дип фаразлана. Кайбер украин сәясәтчеләре тарафыннан Урыс-украин сугышы я 2014 елның Ватан сугышы дип тә атала.[28][29] Башка телләрдә (мәсәлән, инглизчә, төрекчә, әзәричә, датча, французча, латышча, литовча) Донбасс сугышы дип атала.

Низагның башлану датасы булып 2014 елның 7 апреле санала — нәкъ шул көнне Украина президенты в. б. Александр Турчинов көч операциясе башлавы турында игълан иткән.[30]

Украина хакимияте үз гамәлләрен «ТКО» («террорчыларга каршы операция») дип, Русия яклы көчләр һәм Русия җитәкчелеге исә аларны «җәзалау операциясе» дип атыйлар.

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евромәйдан вакыйгалары Януковичка көндәшләрне яклаган Көнбатыш Украина һәм Янукович торышы көчле булган Русия яклы Көньяк-көнчыгыш Украина арасында каршылыкны кискенләштергәннәр.

Украина буйлап тәгәргән массакүләм протестлардан соң (моның белән бер үк вакытта протестчылар канунсыз рәвештә административ биналарны басып алганнар) каршылык тагын да көчәеп киткән.

Февраль аенда Киев каршылыгы Украинада хакимият алышынуга китергән. 22 февральдә Югары Радасы чираттан тыш президент сайлауларны 25 майда үткәрергә карар итә. Президент вазифаларын башкаручы булып Александр Турчинов сайланыла, 27 февральдә яңа Министрлар Кабинеты оештырыла.

Евроинтеграциягә курсны игълан иткән яңа хакимият көнбатыш, үзәк һәм төньяк төбәкләрдәге халкының хуплавын алса да, Көньяк-көнчыгышта яңа хакимиятнең беренче гамәлләре, аның тарафыннан украин милли оешмаларга ярдәм күрсәтү ризасызлыкны һәм массакүләм протест чараларны кузгаткан. Донбасста яңа хакимиятнең көндәшләре Евромәйдан тарафдарлары гамәлләренә охшаш тактикасын кулланганнар: дәүләт оешмаларыныкы биналарны камау һәм басып алу, Русия[31] яки җирле җөмһүриятләр[32] байракларын күтәрү. Яңа хакимиятнең көндәшләре Украинаны федеральләштерү һәм урыс телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү турында таләп иткәннәр.[33]

Евромәйдан нәтиҗәсендә хакимияткә килгән Украин хөкүмәте бу вакыйгаларны сепаратизм күренешләре һәм милли иминлеккә куркыныч дип игълан иткәннәр. Украинаның яңа җитәкчеләре Көньяк-көнчыгыштагы чуалышларны көч белән басып алуга юлны алганнар; 12 мартында Украина Милли гвардиясе торгызыла.

Вакыйгалар үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче көннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия яклы активистлар тарафыннан Донецк һәм Харкау халык җөмһүриятләрне һәм 11 майда Кырым үрнәге буенча референдумны үткәрмәкче булу турында игълан итүеннән соң Украина президенты вәкаләтләрен башкаручы Александр Турчинов көнчыгыш өлкәләрдә террористларга каршы көч операциясе башлау турында боерык чыгара.[30]

8 апрельдә украин хакимиятләре Харкауны үз контроленә кайтарганнар.[34] 10 апрелендә ДХҖ битәкчесе Денис Пушилин үз гаскәре булдыру турында игълан итте.[35]

12 апрельдә Русия яклы активчылары төркеме Славянскига уңышлы һөҗүмне ясаганнар. Шәһәрне алу үзе кансыз булды, әмма икенче көнне шәһәр тирәсендәге атышуларда беренче һәлакләр булганнар. Шу ук көнне талпачылар үз контрольга Артёмовск[36] һәм Краматорск[37] ины алганнар, шәһәр шураларының биналары өстендә ДХҖ байрагы урнаштырылганнар.

13 апрель көнне Енакиево[38], Макеевка[39] һәм Мариуполь[40] шәһәрләрдә җирле милитсәнең бернәрсә дә эшләмәвендә шәһәрләрдә ДХҖ хакимияте урнаштырылган.

14 апрельдә ДХҖ көчләре контроленә Горловка[41], Харцызск[42], Ждановка һәм Кировское[43] күчкән.

13 апрельдә Украина президенты вәкаләтләрен башкаручы Турчинов талпачыларга катгый таләпне белдергән: алар 14 апрельнең сәгать 9сенә дәүләт органнарныкы биналарны бушатырга тиеш булганнар, югыйсә, көч операциясе башланачак.[44] Турчинов таләбе таләп кире кагылган.

Украин хәрбиләренең һөҗүме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

15 апрельдә украин хәрбиләре Славянск һәм Караматорск тирәсендәге аэропорт өстендә контрольны кайтарганнар.[45] Икенче көнне украин хәрби техникасы Краматорскига керде, алты хәрби десант машинасы экипаж белән Донецки талпачылар ягына күчте.[46] Шул ук көнне талпачылар Мариупольдәге эчке гаскәрләр өлешен басып алуга керештеләр, әмма ул уңышсызлыкка очраган.[47]

ДХҖ киңәйтүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

16 апрель — 1 май дәвамында ДХҖ байрагын Новоазовск (16 апрель),[48] Северск (18 апрель)[49], Комсомольское, Старобешево (19 апрель)[50][51], Красноармейск һәм Родинское (1 май)[52] шәһәрләре күтәргәннәр.

ЛХҖ игълан итүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

28 апрельдә Луганскида Луганск Халык Җөмһүрияте булдыру турында игълан ителде.[53] 29 сендә талпачылар өлкә дәүләт идарәсе һәм өлкә прокуратурасы бинасын басып алдылар, милитсә митингчылар ягына күчте.[54] 30 апрельдә Алчевски шәһәр шурасы өстендә Русия байрагы күтәрелгән.[55]

24-25 апрельдә Славянск өчен бәрелешләр кызып киткәннәр, алар барышында талпачылар берничә блокпостны калдырганнар; каршы һөҗүм барышында талпачылар беренче украин боралакны атып төшергәннәр. Уңышсызлыкка очрап, миллигвардиячеләр шәһәрен камалышка аларга карар иткәннәр.[56] 2 майда украиннар яңадан басыпу алуны башлаганнар. Алар өч боралакны югалтканнар, әмма кайбер стратегик әһәмиятле биеклекләрне яулаганнар.

7 майда миллигвардиячеләр, ДХҖ тарафдарын кысрыклап, Мариуполь шәһәр шурасы бинасын үз контроленә алганнар; әмма берничә сәгать узгач, талпачылар бинаны кайтарып алалар. 9 майда миллигвардиячеләр кабат Мариупольга һөҗүм иткәннәр, ул талпачылар тарафыннан кире кагылган. 13 июньдә «Азов» батальоны, украин хәрбиләре белән берлектә, шәһәрне ДХҖ талпачылардан чистартылган.

25 майда фетнәчеләр Украина гаскәриләре урнашкан Донецки аэропортына һөҗүм итәләр. Украина хәрби артиллериясе һәм авиациясе ярдәме белән фетнәчеләр зур югалтулар белән чигенәләр. «ДХҖ» рәсми рәвештә генә Русиягә утыздан артык мәет озаткан.Груз 200 Шул очрактан соң Русия ватандашларының үлем очраклары турындагы хәбәрләр җәмәгатьчелеккә башка ирештерелми.

Референдумнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

11 май көнне ДХҖ һәм ЛХҖ контроле астындагы булган территорияләрдә үзбилгеләнү турында референдумнар уздырылганнар. Бюллетеньнәрдә урыс һәм украин телләрендә бердәнбер сорау (Сез Донецк/Луганск Халык Җөмһүриятенең дәүләт мөстәкыйльлеге турында яклысызмы?) һәм ике җавап варианты булган: «Әйе», «Юк».

Референдумнар нәтиҗәләре шундый булганнар: оештыручылар сүзләренчә, өлкәләрнең икесендә дә килү күрсәткече 75% тәшкил иткән; тавыш бирүчеләрнең күпчелеге дә дәүләт мөстәкыйльлеген яклаганнар (Донецк өлкәсе — 89,1%, Луганск өлкәсе — 96,2%). А. Турчинов белдерүенчә, референдумнарда тавыш бирүчеләрнең 24 һәм 32 процент гына катнашкан.[57] Украина хөкүмәте алдан ук рефендумнарны канунсыз дип таныган.

Июнь бәрелешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2 июньдә украин хәрбиләре Луганскига һавадан һөҗүмне ясаганнар.[58] 5 июньдә талпачылар чик буе пунктларын басып алуга керештеләр.[59] 8 июньдә Изварино чик буе авылы янында бәрелешләр булган.[60] 12 июньдә Кременная[61], Снежное[62] һәм Макарово[63] тирәсендә кораллы бәрелешләр булганнар.

14 июньдә Луганск тирәсендә украин очкычы бәреп төшерелгән, 49 кеше һәлак булды.[64]

14-15 июньдә украин гаскәре Счастье шәһәрен яулаган.[65] Сугыш хәрәкәтләре Луганскидан 10 км төньякка таба күчерелгәннәр.

19 июньдә сугыш хәрәкәтләре Кызыл Лиман һәм Ямполь тирәсендә булганнар.[66]

23 июньдә Донецкида солых сөйләшүләрне башлау шартлары турында консультацияләр узган, алар барышында яклар 27 июньгә кадәр утны туктату турында килешкәннәр.[67] Утны туктату режимы ике яктан да бозылган.[68][69]

Июль бәрелешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5 июльдә талпачылар камалган Славянскидан Краматорскига чигенгәләр.[70] Славянск артыннан ук талпачылар Краматорскины, Дружковканы һәм Константиновканы бушатканнар. 6 июльдә украиннар Артёмовскины алалар.[71]

10 июльдә Северск шәһәре украин хәрбиләре контроленә күчкән.[72]

11 июльдә Зеленополье тирәсендә талпачылар «Град» залп уты реактив системсын кулланып, украин гаскәрләрен тупка тотканнар. 19 кеше һәлак булды, 93 кеше яраланган.[73]

16 июльдә талпачылар Степановка[74], Мариновка[75][76][77] һәм Амвросиевка[78] янында һөҗүмгә күчкәннәр. Мариновка янында талпачылар Русия-Украина чигенә кадәр 1,5 километр гына барып җитмәде; нәтиҗә буларак талпачылар украин көчләренең көньяк төркемен камалышка алганнар диярлек.

21 июльдә украин хәрбиләре танклар куллануы белән Донецкины басып алуга керештеләр. Сугыш хәрәкәтләре вокзал һәм аэропорт тирәсендә барганнар.[79] Шул ук көнне украин хәрбиләре Рубежное, Дзержинск һәм Соледар шәһәрләрен үз контроленә ала. 22 июльдә талпачылар Северодонецк, Лисичанск, Кировск һәм Попасная шәһәрләрен калдырганнар.[80] 23 июльдә талпачылар Лисичанскины вакытлыча кайтарганнар, ләкин 25сендә алар кире чигенгәннәр.

Август бәрелешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

24 август көнне Русиянең танклар һәм артиллерия белән ныгытылган регуляр гаскәрләре ике тарафтан чикне узып, Украина гаскәренең артлары буйлап һөҗүм иткәннәр.[81] Төп юнәлешләр: Донецкига көньяк тараф, шәһәрне камалыштан алу өчен һәм Азак диңгезе буендагы Новоазовск. Иловайск шәһәрчеге янында Украина гаскәрләренең зур төркеме камалышта калган һәм тар-мар ителгән. Һөҗүмнән соң Луганск һәм Донецки камалыштан алынган. Көньякта һөҗүм Мариупольга җитмичә туктап калган.

5 сентябрьдә, Минск шәһәрендә, низаг яклары, шул исәптә Русия вәкилләре, утны туктату турында килешүне имзалаганнар.[82] Килешү нәтиҗәсендә әсирләр белән алмашу каралган. Әсирлеккә төшкән Русия гаскәриләре һәм фетнәчеләр, бер яктан, Украина хәрбиләре, икенче яктан азат ителелергә тиеш булган.

2015[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

18 гыйнвар көнне, Украина президенты киңәшчесе Юрия Бирюковның белдерүе буенча, украин гаскәре террористларга каршы операциянең актив өлешен яңадан башлады.

2016[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Порошенко не исключает Третью мировую войну - Видео
  2. Киев обвиняет Кремль в разжигании сепаратизма на Востоке Украины
  3. Russia Has Already Invaded Ukraine: Strobe Talbott, The Huffington Post (18 August 2014). «"They have already invaded Ukraine. I find it maddening and incomprehensible how governments and the media keep talking about the possibility, the danger, the threat of Russia invading. Russia invaded Ukraine early in the spring.[...] Russia has been the force behind, and on the ground, with the separatists in eastern Ukraine."»
  4. Ukraine gets new evidence of Russian soldiers fighting on its turf (PHOTOS), Kyiv Post (21 August 2014). Тикшерелде 22 август 2014.
  5. NATO condemns Moscow's aid convoy, says Russian artillery firing at Ukrainian army, The Washington Post (22 August 2014). Тикшерелде 22 август 2014.
  6. Ukraine accuses Russia of invasion after aid convoy crosses border (22 August 2014). Тикшерелде 22 август 2014.
  7. Russia Moves Artillery Units into Ukraine, NATO Says, The New York Times (22 August 2014). Тикшерелде 22 август 2014.
  8. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок REUeuada не указан текст
  9. Депутат Госдумы: Путин не может остановиться, иначе его назовут слабаком : Новости УНИАН (25 April 2014). Тикшерелде 3 май 2014.
  10. Washington has evidence of Russia's readiness to supply new weapons to separatists in Ukraine, Kyiv Post (25 July 2014). «"We have evidence that Russia is firing artillery from within Russia to attack Ukrainian military positions"»
  11. Russians Yearning to Join Ukraine Battle Find Lots of Helping Hands, The New York Times (9 June 2014).
  12. 12,0 12,1 Pro-Russia rebels plead for troops as Ukrainian army advances, Toronto Star (3 August 2014).
  13. U.S. releases images it says show Russia has fired artillery over border into Ukraine, The Washington Post (27 July 2014).
  14. CNN, "Ukraine: Photos show undercover Russian troops", by Arwa Damon, Michael Pearson and Ed Payne, 22 April 2014.
  15. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Luhansk border guards provide OSCE with evidence of shelling of Ukrainian territory from Russia. Kyiv Post (8 August 2014). 2014 елның 26 август көнендә тикшерелгән.
  16. See[8][9][10][11][12][13][14][15]
  17. See[3][4][5][6][7][16]
  18. Russia Denies Smuggling Military Hardware into East Ukraine (21 July 2014).
  19. US releases satellite images 'proving' Russia is firing into Ukraine, RT (27 July 2014). Тикшерелде 28 июль 2014.
  20. Russian aid convoy into Ukraine called 'direct invasion', CNN (22 August 2014). Тикшерелде 22 август 2014.
  21. See[12][18][19][20]
  22. МВД Украины: задержан министр обороны «Донецкой народной республики» Игорь Какидзянов — Коммерсантъ, 7 МАЯ 2014
  23. Lenta.ru: Бывший СССР: Украина: Названа причина задержания «народного мэра» Славянска
  24. «Народный мэр» Славянска задержан ополченцами | РИА Новости
  25. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Порошенко: на востоке Украины воюют российские офицеры. Русская служба Би-би-си (14 июль 2014). 2014 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
  26. 26,0 26,1 По данным ООН, число беженцев с Украины в Россию достигло 110 тысяч
  27. Госдеп США: Сообщения о многочисленных беженцах из Украины в Россию неверны
  28. Порошенко заявив, що учасники пікету під ВР не мають відношення до виборів // Преса України, 14.10.2014.
  29. Порошенко: зі Сходу прийшла війна // BBC Україна, 28.10.2014.
  30. 30,0 30,1 http://vesti.ua/strana/46250-turchinov-objavil-o-nachale-antiterroristicheskoj-operacii-na-jugo-vostoke-ukrainy
  31. http://interfax.com.ua/news/political/193629.html
  32. http://www.mk.ru/politics/2014/05/01/opolchentsyi-shturmuyut-prokuraturu-v-donetske.html
  33. http://timer.od.ua/news/russkiy_yazik_a_roport_federalizatsiya_i_skloni_odessiti_sformirovali_spisok_trebovaniy_k_vlastyam_951.html
  34. http://www.gazeta.ru/politics/news/2014/04/08/n_6067397.shtml
  35. http://lenta.ru/news/2014/04/11/donbass/
  36. Над городским советом Артёмовска митингующие установили флаг «Донецкой республики» | Alfa News
  37. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. На здании горсовета Краматорска водружён флаг Донецкой республики. // RT (12 апрель 2014).
  38. Сепаратисты захватили городотдел милиции и горсовет в Енакиево
  39. В Макеевке захватили мэрию
  40. В Мариуполе захвачено здание городского совета
  41. В Горловке захватили милицию и водрузили российский флаг
  42. В Харцызске митингующие захватили мэрию
  43. Частью Донецкой Народной Республики стали Ждановка и Кировское | KP.UA
  44. http://chelovek-online.ru/zakon/news/turchinov-ofitsialno-obyavil-o-nachale-silovoy-operatsii-v-donetskoy-oblasti/
  45. http://lb.ua/news/2014/04/15/263265_mvd_kramatorske_zhertv_net.html
  46. http://vesti.ua/donbass/47860-pod-rossijskie-flagi-v-kramatorske-pereshli-ot-7-do-12-boevyh-mashin
  47. http://www.pravda.com.ua/rus/news/2014/04/17/7022736/
  48. Новоазовск поднял флаг Донецкой республики
  49. В Северск приехали вооружённые сепаратисты на БМД, но город остался под контролем властей // УНИАН от 18 апреля 2014
  50. Над Старобешево подняли флаги Донецкой Народной Республики и объявили награду за Коломойского // KP.RU
  51. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Ещё два города встали под знамя Донецкой Республики. glagol.in.ua (19 апрель 2014).
  52. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. В Красноармейске и Родинском сепаратисты штурмом захватили горотделы милиции - СМИ(рус.). TCH.ua (1 май 2014).
  53. http://lenta.ru/news/2014/04/28/lugansk/
  54. http://www.bfm.ru/news/256127
  55. http://slon.ru/fast/world/smi-soobshchili-o-zakhvate-gorsoveta-v-alchevske-1092952.xhtml
  56. http://www.unian.net/politics/911861-natsgvardiya-zablokirovala-vse-vyezdyi-v-slavyansk.html
  57. http://top.rbc.ru/politics/12/05/2014/923136.shtml
  58. http://edition.cnn.com/2014/06/03/world/europe/ukraine-luhansk-building-attack/
  59. http://www.1tv.ru/news/world/260458
  60. http://vesti.ua/donbass/55685-pogranichniki-otbili-vooruzhennoe-napadenie-na-punkt-propuska-izvareno
  61. Украинские военные отбили атаку ополченцев на часть ВСУ
  62. СМИ сообщили о вторжении российских танков в Украину
  63. Ополченцы сообщили о бое с армией под Луганском
  64. На борту сбитого ополченцами Ил-76 погибло не менее 49 человек
  65. http://ria.ru/world/20140615/1012085405.html
  66. http://www.mk.ru/politics/2014/06/19/v-sele-yampol-doneckoy-oblasti-idet-boy-s-primeneniem-tankov.html
  67. http://rian.com.ua/analytics/20140624/353873368.html
  68. http://www.kp.ru/online/news/1775284/
  69. http://www.azatliq.org/content/4/25437353.html
  70. http://ria.ru/world/20140705/1014811926.html
  71. http://vesti.ua/donbass/59828-nad-artemovskom-podnjat-flag-ukrainy
  72. http://censor.net.ua/news/293343/pogranpunkt_chervonopartizansk_i_gorod_seversk_vzyaty_pod_kontrol_ukrainskoyi_armii
  73. http://www.mil.gov.ua/news/2014/07/11/vikonuyuchi-zavdannya-z-prikrittya-dilyanki-derzhavnogo-kordonu-v-luganskij-oblasti-zaginuli-vijskovosluzhbovczi-zbrojnih-sil-ukraini/
  74. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Нацгвардия Украины: Ополченцы под Донецком перешли в наступление. Взгляд : деловая газета (16 июля 2014). — «Наступление ведётся со стороны Саур-могилы и Степановки (Донецкая область). Огонь по позициям украинских силовиков ведётся с миномётов, танков и ПТУР, – заявили в Нацгвардии.»  2014 елның 16 июль көнендә тикшерелгән.
  75. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Под Мариновкой не утихают бои, боевики обстреляли несколько блокпостов. Украинская правда (17 июль 2014). 2014 елның 17 июль көнендә тикшерелгән.
  76. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Нацгвардия Украины сообщила о наступлении ополченцев в Донецкой области. ИТАР-ТАСС (16 июль 2014). 2014 елның 17 июль көнендә тикшерелгән.
  77. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Возобновился бой у КПП «Мариновка» на юге Донбасса, есть погибшие. РИА Новости (17 июль 2014). 2014 елның 17 июль көнендә тикшерелгән.
  78. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Возле границы с Россией бой. Украинская правда (16 июль 2014). 2014 елның 17 июль көнендә тикшерелгән.
  79. http://vesti.ua/donbass/62037-udarnye-sily-ukrainskih-vojsk-otoshli-ot-donecka
  80. http://lenta.ru/news/2014/07/22/leave/
  81. МВД Украины: вторжение России началось еще 24 августа
  82. http://vesti.ua/donbass/68415-v-minske-dogovorilis-ob-objavlenii-peremirija-na-donbasse-s-18-00

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]