Василий Молодцов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Молодцов latin yazuında])
(Vasiliy Molodtsov битеннән юнәлтелде)
Василий Молодцов
Туган телдә исем Василий Александр улы Молодцов
Туган 13 гыйнвар 1886(1886-01-13)
Тентюково авылы, Яренск өязе, Вологда губернасы
Үлгән 31 август 1940(1940-08-31) (54 яшь)
Югары Чов авылы, Коми АССР, РСФСР
Милләт коми
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре телбелгеч, пропагандист культуры, укытучы

Василий Александр улы Молодцов (Василий Александрович Молодцов) — коми тел белгече, мәгариф һәм мәдәният эшлеклесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Молодцов әлифбасы

1907 елда Тотьма укытучылар семинариясен тәмамлый. 1911—1913 елларда Петербург укытучылар институтында укый.

1918 елда Молодцов коми теле өчен әлифба төзи; шул әлифба коми теленең беренче рәсми әлифбасы итеп раслана (1930 елда «Молодцов әлифбасы» латин әлифбасы белән алыштырыла, ләкин 19361938 елларның кыска периодында яңадан кулланышка кертелә). Бу алфавитта ул әлифба китабын (1920) һәм грамматика китабын (1921) төзи. 1920-елларда Молодцов коми теле өчен орфографик кагыйдәләр системасын эшкәртә.

1938 елда «буржуаз милләтчелектә» гаепләнеп, өч елга хөкем ителә. 1940 елның 30 августында вафат була.

1957 елда җинаять составы булмау сәбәпле аклана.

Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Санԁрӧ Ваԍӧ. Лыԃԃыԍны велӧԁчан. Сыктывԁін кар, 1920.
  • Санԁрӧ Ваԍӧ. Комі грамаԏіка туј піԍкӧԁыԍ. 1921.
  • Молодцов В. Некоторые принципы зырянского правописания. Усть-Сысольск, 1927.
  • Молодцов В. К грамматической классификации слов зырянского языка. Усть-Сысольск, 1928.
  • Молодцов В. Фонетика зырянского диалекта языка коми. М., 1929.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]