Сәйф Сараи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәйф Сараи latin yazuında])
Сәйф Сарай
Туган телдә исем Сәйф Сарай
Туган 1321 ел
Алтын Урда(Камышлы)
Үлгән 1396 ел
Искәндәрия[d], Мәмлүк солтанаты[d] яки Каһирә, Мисыр
Милләт татар
Ватандашлыгы Алтын Урда
Һөнәре шагыйрь

Сәйф Сарай (Сәйф Сараи,1321-1396 еллар аралыгында) — танылган Алтын Урда чоры татар әдибе. "Гөлестан бит-төрки" һәм "Ядкәр-намә" авторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта Иделдә урнашкан Камышлы шәһәрендә 1321 туган. Сарай әль-Джадид шәһәрендә укыган һәм шагыйрь буларак формалашкан. 1380-нче елларда Мисырга күченгән һәм Солтан сараенын канцеляриясендә эшләгән

Хезмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлестан бит-төрки поэмасыннан бер бит

Иҗатында фольклор һәм борынгы төрки рухи казанышлары, Әл-Мәгарри, Сәгъди, Кол Гали, Рабгузый, Хисам Кятиб (Котб), Харәзми традицияләре мул файдаланыла, яшәешнең күп кенә идея-проблемалары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба.

Сәйф Сарай төрки-татар әдәбиятын, аеруча шигъриятне үстерүгә, язма телне камилләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV гасыр төрки әдәбиятының «иң гүзәл үрнәкләре»ннән саныйлар. Әдипнең шигъри таланты үз замандашлары тарафыннан югары бәяләнә.

Сәйф Сарай әсәрләренә шигъри җаваплар да языла.

Әдипнең иҗаты хәзер дә игътибар үзәгендә. Әсәрләренең төрле илләрдә кат-кат басылуы, шагыйрь хакында татар, төрек, үзбәк, рус, венгр галимнәре тарафыннан фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр язылуы — моның ачык мисалы.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.