Рабгузый
Борһан угълы Казый Насыйр | |
---|---|
Псевдонимнар: | Рабгузый |
Туу датасы: | XIII йөзнең ахыры |
Үлем датасы: | XIV йөзнең беренче чиреге |
Ватандашлык: | Алтын Урда |
Эшчәнлек төре: | язучы,әдип |
Яшәү җире | Алтын Урда |
Рабгузый, шулай да Насретдин Рабгузи, Борһан угълы Казый Насыйр (чын исеме — Борһанеддин углы Насреддин) — Алтын Урда чоры әдибе, татарларның һәм үзбәкләрнең уртак язучысы дип исәпләнә[1].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тумышы белән Алтын Урданың көнчыгыш төбәкләреннән булуы фараз[2]. Тәхәллүсе нигезендә Хәрәзм өлкәсенең Рабат угыз дигән җире белән бәйләнеше дәлилләнә[2]. Күп еллар дәвамында казый вазифасын үти[2]. Насыйр әд-дин Тукбуг әмир вәзирләре арасына керә[2], Мәварәэннәһернең үзәгендә яшәп китә[2]. 1310-1311 елларда үзенең "Кыйссаи Рабгузи" (шулай да "Кыйссасел-әнбия" ("Пәйгамбәрләр турында кыйссалар", «Пәйгамбәрләр тарихы») исемле дини әсәрен иҗат итә. Әсәрен Алтын Урда түрәләренең берсе - Тукбуга багышлый[3].
Кыйссасел-әнбия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иске төрки телдә иҗат ителгән "Кыйссасел-әнбия" әсәре татарларда киң таралыш тапкан. Әсәрнең төп нөсхәсе сакланмаган, әмма әсәрне төрки дөньяга кайтару Идел-Урал халыкларында күп кулъязма күчерелмәләре саклануыннан гыйбәрәт[3][4]. Китапның беренче басмасы Казан университетының типографиясенең кысаларында Рәхмәтулла Әмирхан тарафыннан 1859 елда бастырыла[3]. Татар һәм башка мәдрәсәләр әсәрне дәреслек буларак кулланалар[2]. Әсәр Таҗетдин Ялчыгол, Габдерәхим Утыз-Имәни иҗатына зур йогынты ясаган[5].
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.
- Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016.
- Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ История изучения литературы Золотой Орды в Татарстане rus.sptatar.com
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Әдипләр:Насретдин Рабгузый adiplar.belem.ru
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит. – Б.70-71.
- ↑ Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит. – Б.51.
- ↑ Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. - Б.155