Анатолий Чебанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Чебанов latin yazuında])
Анатолий Чебанов
Туган 3 февраль 1937(1937-02-03)
Яңа Шәгале, Звездинское сельское поселение[d], Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 20 июнь 2011(2011-06-20) (74 яшь)
Олы Нагаткин, Сембер өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Курган дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре язучы, шагыйрь

Анатолий Чебанов (рус. Анатолий Сафронович Чебанов, 3 февраль 1937(1937-02-03), Яңа Шәгале, Звездинское сельское поселение[d], Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР20 июнь 2011(2011-06-20) (74 яшь), Олы Нагаткин, Сембер өлкәсе, Россия) — чуаш телендә иҗат иткән драматург, язучы, шагыйрь, публицист, Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анатолий Сафронович Чебанов 1937 елның 3 февралендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Звезда авыл Советына кергән Яңа Шигали авылында туа, хәзер авыл Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Звезда авыл җирлегенә керә.

Хорновар-Шигали урта мәктәбен тәмамлый. Буа авыл хуҗалыгы техникумында белем ала, аннары комсомол юлламасы буенча Төньяк-Казахстан өлкәсенең «Докучаевский» совхозына чирәм җирләрне үзләштерүгә механизатор буларак җибәрелә.

Армия хезмәтеннән соң 1962 елда Курган авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар Чүпрәле һәм Чынлы районнары хуҗалыкларында, Чынлы район авыл хуҗалыгы идарәсендә зоотехник булып эшли.

Анатолий Сафронович Чебанов 2011 елның 20 июнендә Ульяновск өлкәсе Чынлы районы Олы Нагаткино авылында үлә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. С. Чебановның өч йөзгә якын пьеса, 20 меңнән артык шигырь юлы, дистәләгән хикәя, очерк һәм романнары дөнья күрә. К.В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә егерме елдан артык «Тетушка Праски дочку замуж выдает» пьесасы уйнала, М. Шкетан исемендәге Мари Республика драма театры сәхнәсендә ун елдан артык бара.

Чуаш телевидениесе тарафыннан «Зяблик» кинофильмы төшерелгән.

Шагыйрьнең лирик шигырьләренә ике йөздән артык җыр язылган. Аның " «Желтые тюльпаны» (композиторы С. Толстов) һәм башка бик күп җырлары телевидение, радио аша яңгырый һәм өлкән буын арасында гына түгел, ә яшьләр арасында да популяр.

А. С. Чебанов Лукин Ф., Григорьев Ю., Кудаков Ю., Жуков Ю., Никитин А., Толстов с., Романов П., Дмитриев В., Алексеев Г., Заводскова Н., Галкин А.С. кебек композиторлар белән хезмәттәшлек итә. Чебанов бик тыйнак, искиткеч мәрхәмәтле кеше булган.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чебанов А. С. Çураçнă хĕр. — 1992. (Невеста)
  • Чебанов А. С. Праски инке хĕр парать: Мыскарасем, камитсемпе пер пайла пьесасем. — Ульяновск: Симбирская книга, 1994. — 377 с. — ISBN 5-8426-0132-X. (Тётушка Праски дочку замуж выдаёт)
  • Чебанов А. С. Полезные комедии. — 1995.
  • Чебанов А. С. Искорки счастья. — 1996.
  • Чебанов А. С. Чун ыратаве. — Ульяновск: Обл. тип. "Печатный двор", 2004. — 224 с. — ISBN 5-7572-0128-2.
  • Чебанов А. С. Листопад. — Симбирская книга, 2004.
  • Чебанов А. С. Благородное дело. — Ульяновск, 2004. — 386 с. — 300 экз. — ISBN 5-8426-0108-7.
  • Чебанов А. С. Грустно колышется ковыль белоснежный. — 2006.
  • Чебанов А. С. Тяготы жизни. — Ульяновск: Регион-Инвест, 2007. — 345 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-903817-07-8.
  • Чебанов А. С. Наследие. — Ульяновск: Вектор-С, 2008. — 289 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-91308-058-5.
  • Чебанов А. С. Гром среди ясного неба: одноакт. комедии и смешные сценки. — Ульяновск: Вектор-С, 2008. — 399 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-91308-069-1.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чебанов Анатолий Сафронович // Ялгир П. Литературный мир Чувашии. — Чебоксары, 2005. — С. 121—134.
  • Чебанов Анатолий Сафронович // Афанасьев П. Писатели Чувашии. — Чебоксары, 2006. — С. 482—483.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]