Ардханари

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ардханари latin yazuında])
Ардханари сыны. Кһаджураһо, Мадхья-Прадеш, Һиндстан, Х гасыр.

Ардханари яки Ардханаришвара (Санскритча: अर्धनारीश्वर, IAST:Ardhanārīśvara) — андрогин Һинд дине Илаһы Шива Ходае һәм (шулай ук Деви, Шакти һәм Ума буларак мәгълүм) хатыны Парвати Алиһәсенең берләштерелгән формасы. Кагыйдә буларак Илаһның уң ягы Шива буларак, ә сул ягы Парвати буларак сурәтләнә. Ардханаришвара ярым ир кеше - ярым хатын-кыз буларак сурәтләнә. Ардханаришвараның мифологиясе Пураналарда сурәтләнә.

Ардханаришвара Илаһының чыганакларын Борынгы Һинд һәм Борынгы Юнан мәдәниятләренең гермафродит сыннарында эзләргә кирәк. Ардханаришвараның иң борынгы сурәтләре Кушан патшалыгы чоры белән даталана. Ардханаришвараның иконографиясе даими үскән һәм Гуптлар чорында чәчәк атуына җиткән. Гәрчә Ардханаришвара Шиваит дини сәнгатендә иң популяр иконографик формаларның берсе булып калса да, бу Илаһка багышланган гыйбадәтханәләр бик әз. Ардханаришвара Галәмнең ир һәм хатын энергияләре (Пуруши һәм Пракрити синтезы чагылышы булып тора) һәм Илаһның хатын-кыз формасы — Шакти ир кеше формасы — Шивадан аерылмый торган икәнен күрсәтә. Бу ике форманың берләшүе бөтен Галәмнең тамыры булып тора. Башка трактовка буенча Ардханаришвара Шиваның бөтен урынга үтеп керүнең символы булып тора.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]