Википедия бәхәсе:Татар Википедиясе теле

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе теле latin yazuında])

Тавыш бирү нигезендә кабул ителгән Википедия:Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе көчтә калганда, бетерү урынсыз.--frhdkazan (бәхәс) 24 июн 2017, 20:01 (UTC)[җавап бирергә]

Әлеге сәхифә һәм кагыйдәләре тик фикер алышудан соң һәм тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителә, ә бу Дамир әф. уйлап чыгарган "кагыйдәләр" буенча укуханә сүзе урынында "училище" урыс сүзен мәҗбүри рәвештә куллану тәртибе - бөтенләй канунсыз. Әгәр Википедия:Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары шундый проблемалар тудыра икән, аны гамәлдән чыгарга була (Тавыш бирү нәтиҗәсендә).--Kitap (бәхәс) 24 июн 2017, 20:17 (UTC)[җавап бирергә]

Альтернатив юлы — ТатВики'дагы татар теле турында махсус бер кагыйдә кабул итү (Дами әфәнденең русчадан тәрҗемәсен һәм кертелгән аңлатмаларын бозмыйча гына). Ике юлы өчен дә тавыш бирүне оештыру кирәк. Киресенчә, Kitap гамәлдәге тәртипне бозган кеше дип исәпләнә. Ихтирам белән,--frhdkazan (бәхәс) 24 июн 2017, 20:37 (UTC)[җавап бирергә]
Минем тәкъдимем: Википедия:Рус Википедиясе киңәш-кулланмаларына мөһим төзәтмә өстәү:

Әлеге конкрет очракта консенсус юк, чөнки мин каршы чыгам, уйлавымча мин генә түгел, шуңа күрә Википедия:Рус Википедиясе киңәш-кулланмаларын кулланып булмый һәм ТатВики өчен аерым кагыйдәне эшкәртергә кирәк.--Kitap (бәхәс) 24 июн 2017, 20:44 (UTC)[җавап бирергә]

Әгәр кайсыдыр абруйлы чыганакта кулланыла икән, бу сүзләрне аерым очракта мәкалә темасын ачыклар өчен куллану урынлы булыр, ләкин аларны төп сүз итеп, башка мәкаләләрдә куллану ярамый. Татар әдәби теле бар. Рәсми рәвештә реформа узгач бергәләп төзәтербез. Энциклопедия фәнни телдә язылырга тиеш, онытмагыз. Әгәр шулай түгел икән кагыйдәләр белән дәлилләгез, ләкин анганчы кагыйдә бозмагыз. Рус теленнән һәм рус теле аша кергән сүзләрне гарәп, фарсы, төрек сүзләренә алыштыру күз буяудан ары китмидер.--Damir (бәхәс) 28 июн 2017, 01:45 (UTC)[җавап бирергә]

      • Азатлык радиосы - абруйлы чыганак, күп кенә сүзлекләрдә дә шул сүзләр бар, шуңа күрә дәгъваларыгыз нигезсез. Өстәвеннән, сез һәрвакыт күчерү тәртибен бозасыз, башта фикр алышу бара, аннары гына сәхифә күчерелә. Һәр сугыш солых белән тәмамлана.--Kitap (бәхәс) 30 июн 2017, 20:51 (UTC)[җавап бирергә]
  • Әгәр кайсыдыр абруйлы чыганакта кулланыла икән, бу сүзләрне аерым очракта мәкалә темасын ачыклар өчен куллану урынлы булыр, ләкин аларны төп сүз итеп, башка мәкаләләрдә куллану ярамый. Татар әдәби теле бар. Рәсми рәвештә реформа узгач бергәләп төзәтербез. Энциклопедия фәнни телдә язылырга тиеш, онытмагыз.--Damir (бәхәс) 8 июл 2017, 17:38 (UTC)[җавап бирергә]