Вәлиәхмәт Хәким

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәлиәхмәт Хәким latin yazuında])
Вәлиәхмәт Хәким
Туган 1882(1882)
Сембер губернасы, Зур Рбишча авылы
Үлгән 31 октябрь 1970(1970-10-31)
Финляндия
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе, Флаг Финляндии
Һөнәре имам

Вәлиәхмәт Хәким (1882-1970) - Финляндия мөселман җәмгыятенең беренче имамы. Бу вазифаны 1925 елдан 1962 елга кадәр башкарган. Сембер губернасындагы (хәзер Нижгар өлкәсендә) Зур Рбишча авылында туган. Күпмедер вакыт Ханкирмән (Касыйм) шәһәрендә имам булган. 1914 елда Финляндиягә күчеп Һелсинки шәһәрендә урнаша. Финляндия 1917 елдан Русиядән бәйсезлек алгач бу илдә татар җәмгыятен оештыру эшендә катнаша, җәмгыятнең рәисе булып тора. 1921-1921 елларда Советлар Берлегендә ачлык булган вакытларда американнар төзегән ARA оешмасы белән хезмәттәшлек иткән, күп татар шәхесләренә (Фатих Әмирхан, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Һади Атласый, Хәсәнгата Габәши, Мөхлисә Буби һ.б.) ярдәм посылкалары җибәргән. Алардан рәхмәт хатларын Миркасыйм Госманов Финлядиядән Казанга алып кайткан [1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Миркасыйм Госманов. Каурый каләм эзеннән. Казан, ТКН, 1994