Гавам дарелфөнүне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гавам дарелфөнүне latin yazuında])
Гавам дарелфөнүне
Халык университеты
Оешма төре:

лекцияләр уку өчен нигезләнгән җәмгыять.

Нигезләү

1907 ел

Гавам дарелфөнүне (Халык университеты) - 1907 елда Казанда татар телендә лекцияләр уку өчен нигезләнгән җәмгыять.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан татар педагогия училищесы укытучысы Ибраһим Терегулов (1852 - 1921) җәмгыятьнең уставын эшләүче һәм тиешле урыннарда рөхсәт алып раслаучы булган. 1907 елның 13 ноябрендә Беренче лекцияне Ибраһим Терегулов үзе Болгар чәйханәсе залында укый. Аның лекцияләре сәламәтлекне саклау, авыл хуҗалыгы һәм фәнни-популяр темалар турында булган. «Металлар» темасы турында лекциядә төрле тәҗрибәләр үткәрелгән. Экспериментларны Казан университеты каршындагы Минералогия университеты лаборанты Иосиф Гайсин үткәрә. Тарихчы Әхмәров 1908 елның 13 ноябрендә «Болгария тарихы» һәм «Казан тарихы» дигән лекция белән чыгыш ясай. Монда да рәсемнәр «тылсымлы фонарь» аша экранда күрсәтелә. Шушы җәмгыять оештыруы нәтиҗәсендә юрист С. Салихов һәм башкалар 1910 елда Габдулла Тукайның халык әдәбияты һәм башка темаларга лекцияләр үткәрә.

Татар телендәге лекцияләрдән килгән керем «Шәрык клубы» файдасына күчерелә. Ул еллардагы газеталар хәбәрләренә караганда, лекцияләр татар халкы өчен бик кызыклы яңалык булган һәм тыңлаучыларда зур кызыксыну уяткан.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]