Ганада Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ганада Һинд дине latin yazuında])

Һинд дине Ганага Һиндстаннан Британия Һиндстанын бүлгәннән соң Ватаныннан киткән синдх күченеп килүчеләре белән 1947 елда килгән.[1][2] BBC мәгълүматлары буенча Ганада иң тиз үсүче дин булып тора.[1] Һинд "Tehelka" журналы буенча илдә 12 500 Һинд дине тарафдары булган, шуларның 10 000 - е Африка этник килеп чыгышлы булган. Һинд дине вәкилләре булып илдә ике оешма тора: Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) [3] һәм Гананың Һинд дине монастыре - бу оешманы Свами Ганананда җитәкли.[1] Шулай ук Сатья Саи Баба һәм Рухи нур миссиясе тарафдарлары бар.[2][4]

Гананың Һинд дине монастыре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Свами Ганананда илдә 5 Һинд дине гыйбадәтханәсен нигезләгән, шуларның беренчесен - 1975 елда.[5]

Ганада Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче кришнаит дәгъвачылары Ганага 1981 елда килгән.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Rajesh Joshi (June 29, 2010). Ghana's unique African-Hindu temple. BBC. әлеге чыганактан 2013-01-08 архивланды. 2012-11-15 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 International Religious Freedom Report 2006. U.S. Department of State (2006). әлеге чыганактан 2013-01-08 архивланды. 2012-11-15 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Atkilt Geleta (July 19, 2011). Pluralism in Ghana: the Hare Krishna Movement. Journalists for Human Rights. әлеге чыганактан 2013-01-08 архивланды. 2012-11-15 тикшерелгән.
  4. Trisha Gupta {{{башлык}}} // Tehelka Magazine. — В. 32. — Т. 6.
  5. Indians in Ghana 2014 елның 8 апрель көнендә архивланган. — Indian Diaspora