Гаруда-пурана
«Гару́да-пура́на» — Санскрит телендә Һинд диненең изге тексты, ("Махапураналар" дип аталган) унсигез төп Пураналарның берсе. Соңгы юлга озатканда укый торган әсәр. ("Вишну-пурана", "Нарада-пурана", "Бхагавата-пурана", "Падма-пурана" һәм "Вараха-пурана" белән беррәттән) Вайшнав Пураналар төркеменә керә. Бу күләме буенча уртача булган Пурана 19 000 шлокадан тора. "Гаруда-пурана" өч өлешкә бүленә - Ачар-канда (240 бүлектән, яки "адхьяйя"дан торалар), Прета-канда (49 бүлектән тора) һәм Брахма-канда (129 бүлектән тора). "Гаруда-пурана" да Вишну Ходаеның аның ваханасына Гаруда кошына сабаклары сөйләнгән. Бу Пуранада Һинд дине астрономиясе, Аюрведа, Санскрит грамматикасы һәм асыл ташларның структурасы һәм сыйфатлары турында фәннәр турында фикер йөртелә. Хосусан, "Гаруда-пурана" наваратнаны тасвирлаучы авторитетлы чыганак буларак карала. "Гаруда-пурана"да үлемнән соң җан баручы юл тасвирлана. Мәсәлән, билгеле төр гөнаһлы эшчәнлек өчен тәмугъ планеталарында (Локаларда) җанны көтүче җәзалар җентекле исемлеге китерелә. Һинд дине тарафдарлары гадәттә "Гаруда-пурана"ны мәетләрнең кремация йоласы дәвамында укыйлар.
Басмалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Govindarajan «Garuda Puranam», 1st edition. New Horizon,2007
- Garuḍa-purāṇa. Ed. by Panchanana Tarkaratna. Calcutta. 1890.
- Garuḍa-purāṇa. Ed. by Jivananda Vidyasagara. Calcutta, 1890.
- Garuḍa-purāṇa. Manuscript Form. Venkateswara. Bombay, 1906.
- Garuḍa-purāṇa. Ed. by Pandita Pustakaiaya. Kashi, 1963.
- Garuḍa-purāṇa. Ed. by Ramshankar Bhattacharya. Kashi, 1964 (Sanskrit Series — KSS 165).
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- русча
- Тюлина Е. В. «Гаруда-пурана». Человек и мир: Пер. с санскрита, исслед., коммент. — М.: Восточная литература, 2003. — 278 с. — ISBN 5-02-018319-9
- башка телләрдә
- Mani, Vettam. Puranic Encyclopedia. 1st English ed. Manipal: Motilal Banarsidass, 1975.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Гаруда-пурана-сародхара» 2010 елның 20 июнь көнендә архивланган. — «Избранные этюды Гаруда-пураны» (рус.)
- Перевод «Гаруда-пураны» на английский язык (1911)(ингл.)
- Roman diacritic transliteration, Bombay: Venkatesvara Steam Press, part 1 2009 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.
- Roman diacritic transliteration, Bombay: Venkatesvara Steam Press, part 2 2010 елның 10 ноябрь көнендә архивланган.
- Roman diacritic transliteration, Bombay: Venkatesvara Steam Press, part 3 2010 елның 10 ноябрь көнендә архивланган.
- The Garuda Purana summary 2010 елның 2 март көнендә архивланган.
- The Garuda Purana excerpts