Джоан Роулинг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джоан Роулинг latin yazuında])
Джоан Роулинг
Туган телдә исем Joanne "Jo" Murray
Әйтелеш
Туган 31 июль 1965(1965-07-31) (58 яшь)
Глостершир, Англия
Яшәгән урын Killiechassie House[d]
Кенсиңтон[d]
Ватандашлыгы Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Әлма-матер Wyedean School[d] һәм Эксетер университеты[d]
Һөнәре язучы
Җефет Neil Murray[d]
Балалар Джессика Изабель Роулинг Арантес[d]
Ата-ана
  • Питер Джеймс Роулинг (әти)
  • Энн Роулинг (Волант) (әни)
Бүләк һәм премияләре Һьюго премиясе (2001),
Британ империясе ордены,
Лаеклы легион ордены.
Сайт jkrowling.com

 Джоан Роулинг Викиҗыентыкта

Джоан Джо Мюррей (ингл. Joanne Jo Murray, кияүгә чыгу алдыннан Rowling) яки Джоан Кэтлин Роулинг (ингл. J. K. Rowling, Joanne Katheline Rowling; 1965 елның 31 июлендә туган) — мәшһүр инглиз язучысы. Күбрәк Джоан К. Роулинг псевдонимы белән мәгълүм. 64 телгә тәрҗемә ителгән Гарри Поттер турында романнар сериясе авторы булып дөньякүләм танылган шәхес. 2001 елда Һьюго премиясенә лаек булган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 31 июлендә Глостершир графлыгында урнашкан кечкенә Йейт шәһәрендә дөньяга килә. Ике ел соңрак гаиләдә тагын бер кыз туа — Дайанна (ингл. Dianne).

Джоанга дүрт ел тулгач, гаилә Винтербурн авылына күченә. Монда киләчәк язучы Поттер фамилияле балалар белән уйнады (киләчәктә ул бу фамилияне үз романнар каһарманы өчен алачак). Джоан монда Сент-Майклс башлангыч мәктәбендә укый.

Беренче китапны Роулинг «The Elephant House» кафесында да язган

Аңа тугыз ел тулгач, гаилә янә Татшиллга күчә. Джоанга унбиш яшь тулгач исә аның әнисе склероз белән авырый башлый.

Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Роулинг Оксфордка керергә хыяллана, ләкин анда кабул ителми. Джоан Эксетер университетына керә. Сәнгать бакалавры дәрәҗәсен алып, Форкс шәһәренә күчә. 1990 елда Роулинг Манчестерга күченә.

1990 елның 30 декабрендә Джоан Роулингның әнисе вафат була, бу вакыйгадан соң ул Португалиягә күчергә карар кыла. [1991 ел]да, ул, Порту шәһәренә барып, инглиз телен укыта башлый. Моңа кадәр берничә китап язып караса да, ул аларны «начар» дип язудан туктый. Ләкин укытканда, ул тылсымчы малай турында яңа роман яза башлый.

1992 ел августында Джоан студент‑журналист Жоржи Арантеска кияүгә чыга. 1993 елда аларның Джессика исемле кызы туа. Аннан соң ире белән аерылыша, кызы белән Эдинбург шәһәренә күчә.

1997 елда Джоан Гарри Поттер турында беренче китапны чыгара. Бу китап зур популярлык яулый, Роулинг зур акчалар казана. 2004 елдан ул Бөекбританиянең иң бай хатын-кызы дип санала. 2008 елда Forbes журналы аның 1 млрд АКШ доллары булуы турында хәбәр итә.

Гарри Поттер турында язылган китаплары өчен Джоан Роулингка күп әдәби премияләр бирелә. Ул өч тапкыр «Nestle Smarties Gold Award», ике тапкыр «British Book Awards», «The Bookseller Author of the Year Award» «Children’s Book Award» бүләкләренә ия. 2000 елда Роулинг Британ империясе ордены белән бүләкләнә.

2001 елда ул табиб Нил Скотт Мюррейга кияүгә чыга. 2003 елда аларның Дэвид исемле уллары, ә 2005 елда — Маккензи исемле кызлары дөньяга килә.

Хәзерге вакытта Джоан Роулинг актив рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Гарри Поттер романнар сериясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглиз телендә Гарри Поттер турында җиде китап җыелмасы
Язучы белән интервью. Ак йорт, 2010 елның 5 апреле

Дөньякүләм популярлыкны һәм миллиардтан арткан байлыкны Джоан Роулинг нәкъ Гарри Поттер турындагы романнар сериясен язып ирешә. Бу романнар сериясендә барлыгы 7 китап бар, моннан тыш Джоан тагын эпопеягә бәйле 4 китабын чыгара:

Гарри Поттер турында беренче китабын Джоан Роулинг 90 нчы елларда Португалиядә яза башлый. Эдинбургта, китап язуны дәвам иткәндә, ул аны «Николсонс» кафесында яза.

Китапны сату шактый авыр булган. Күп кенә нәшрият йортларын «Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» кызыксындырмаган. Нәтиҗәдә, кечкенә булган «Блумсбери» нәшрияты 4000 АКШ долларына китапны сатып ала. Берничә айдан соң АКШның «Артур Ливайн/Уку әдәбияты» исемле нәшрият та китапны бастыру өчен хокукны сатып ала.

«Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» 1997 елның июнендә чыгып, кечкенә вакыт эчендә зур популярлыкны яулый. Беркем белмәгән язучы романы Бөекбританиядә елның иң яхшы балалар китабы дип таныла. 1998 елның октябрендә китап Америкада да чыга.

Бу романнан соң чираттагы китаплар языла. 1998, 1999, 2000, 2003, 2005 елларда китапның дәвамнары чыга. «Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре» дип аталган соңгы, җиденче китап 2007 елның җәендә инглиз телендә дөнья күрә.

Роулинг үзе бүтән дәвамны язмаячак дип әйткән.

Фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елның октябрендә Warner Bros. беренче ике романны төшерү хокукын сатып ала. Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы дип аталган фильм 2001 елның 16 ноябрендә дөнья күрә. Гарри Поттер һәм яшерен бүлмә фильмы исә 2002 елның 15 ноябрендә чыга. Фильмнарның икесен дә Крис Коламбус төшергән. Гарри Поттер һәм Азкабан тоткыны киносын Альфонсо Куарон төшергән (фильм 2004 елның 4 июнендә чыга). Гарри Поттер һәм Ут кубогын 2005 елның 18 ноябреннән күреп булды. Аны Майк Ньюэлл төшерә.

Башка фильмнарны исә Дэвид Йетс төшерә. Бу режиссер иң күп тәнкыйтькә дучар ителә. Гарри Поттер һәм Феникс ордены 2005 елның 18 ноябрендә, Гарри Поттер һәм катнаш канлы шаһзадә 2009 елның 15 июлендә, Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре: I өлеш 2010 елның 17 ноябрендә дөнья күрделәр. Соңгы фильм премьерасы 2011 елның 15 июлендә булды.

Бишенчедән башка барлык фильмнарның сценаристы Стивен Кловз булды. Джоан Роулинг үзе еш кына сценарийга үзгәртүләр кертергә тәкъдим иткәне мәгълүм, чөнки алар китапларның дәвамнары белән туры килми.

Джоан Роулинг байлыгының шактый өлеше фильмнарны төшерүдән дә тупланды.

Гарри Поттер турындагы фильмнар өчен Джоан Роулинг, продюссерлар һәм режиссерлар «British Academy Film Awards» бүләгенә лаек булдылар.

Бүләкләр һәм премияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Potterbafta11.jpg
Джоан Роулинг, Дэвид Хейман һәм Дэвид Йетс «British Academy Film Awards» бәйгесендә
  • 1997 — «Nestlé Smarties Book Prize» (Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы китабы өчен).
  • 1998 — «Nestlé Smarties Book Prize» (Гарри Поттер һәм яшерен бүлмә китабы өчен).
  • 1998 — Елның британ балалар китабы (Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы китабы өчен).
  • 1999 — «Nestlé Smarties Book Prize» (Гарри Поттер һәм Азкабан тоткыны китабы өчен).
  • 1999 — «Nestlé Smarties Book Prize» (Гарри Поттер һәм Азкабан тоткыны китабы өчен).
  • 1999 — Елның британ балалар китабы (Гарри Поттер һәм яшерен бүлмә китабы өчен).
  • 1999 — Whitbread Children's Book of the Year (Гарри Поттер һәм Азкабан тоткыны китабы өчен).
  • 2000 — «British Book Awards» — Ел авторы.
  • 2000 — Британ империясе ордены.
  • 2003 — Premio Príncipe de Asturias, Конкорд.
  • 2003 — Bram Stoker Award for Best Work for Young Readers (Гарри Поттер һәм Феникс ордены китабы өчен).
  • 2006 — Елның британ балалар китабы (Гарри Поттер һәм катнаш канлы шаһзадә китабы өчен).
  • 2007 — Blue Peter Badge, Gold.
  • 2008 — British Book Awards.
  • 2009 — Légion d'honneur (Николя Саркози тапшырган).
  • 2010Г. Х. Андерсен исемендәге премия.
  • 2011British Academy Film Awards.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джоан Роулинг хокук яклаучы Amnesty International оешмасында сәркатип булып эшләгән.
  • Гарри Поттер турында беренче китап иске язу машинасында язылган.
  • Гарри Поттерның туган көне Роулингның туган көне белән туры килә — 31 июль.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарри Поттер турындагы романнар сериясе
к·б·ү
Фәлсәфә ташы
Фильм
Уен
Саундтрек
Яшерен бүлмә
Фильм
Уен
Саундтрек
Азкабан тоткыны
Фильм
Уен
Саундтрек
Ут кубогы
Фильм
Уен
Саундтрек
Феникс ордены
Фильм
Уен
Саундтрек
Катнаш канлы шаһзадә
Фильм
Уен
Саундтрек
Әҗәл бүләкләре
Фильм I
Уен I
Саундтрек I
Фильм II
Уен II
Саундтрек II
Бәйләнешле китаплар Әүвәлге тарих • Хыялый җанварлар һәм кайда алар яши • Квиддич борынгылыктан бүгенге көнгәчә • Бард Бидль әкиятләре
Аерым уеннар Җыелма карточка уены • LEGO конструкторы
LEGO Creator: Гарри Поттер • Квиддич буенча дөнья чемпионаты • LEGO Гарри Поттер • Магия дәресләре
Персонажлар Персонажлар турында мәкаләләр Гарри Поттер • Гермиона Грейнджер • Рон Уизли
Артур Уизли • Молли Уизли • Билл Уизли • Чарли Уизли • Перси Уизли • Фред һәм Джордж Уизли • Джинни Уизли  • Альбус Дамблдор  • Минерва Макгонагалл • Северус Снейп  • Филиус Флитвик  • Корнелиус Фадж • Долорес Амбридж • Кингсли Бруствер • Люциус Малфой • Невилл Долгопупс • Полумна Лавгуд • Рубеус Хагрид  • Лорд Волдеморт • Сириус Блэк  • Драко Малфой • Питер Петтигрю • Рита Скитер • Римус Люпин • Аластор Грюм • Гилдерой Локхарт • Гораций Слизнорт • Нимфадора Тонкс • Седрик Диггори • Виктор Крам • Нарцисса Малфой • Бартемий Крауч кече • Беллатриса Лестрейндж • Ксенофилиус Лавгуд • Джеймс Поттер • Лили Поттер • Олимпия Максим • Флер Делакур • Добби • Кричер
Тулы исемлек
Персонаж төркемнәре Дамблдорлар • Реддллар • Мракслар • Дурслилар • Уизлилар • Малфойлар • Хогвартс штаты
Оешмалар Хогвартс • Тылсым министрлыгы • Феникс ордены • Death Eaters  • Отряд Дамблдора • Көндәлек илче • Slug Club • S.P.E.W. • Кызыксынучан төркем
Башка Тылсымлы әйберләр • Тылсымлы җанварлар • Тылсымлы сүзләр исемлеге • Магия • Магллар • Урыннар • Квиддич • Хоркрукс • Әҗәл бүләкләре • Өч тылсымчы бәйге е • Хогвартс-Экспресс • Wizarding World of Harry Potter
Дж. К. Роулинг • Warner Bros. • Bloomsbury • Electronic Arts • Росмэн
HP Гарри Поттер турында портал