Лилия Газизова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Газизова latin yazuında])
Лилия Газизова
Туган 6 июнь 1967(1967-06-06)[1][2][3] (56 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Николай Ершов урамы, Казан[4]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шагыйрь, язучы

 Лилия Газизова Викиҗыентыкта

Лилия Газизова (Лилия Рифкать кызы Газизова, 6 июнь 1967(1967-06-06)[1][2][3] (56 яшь) Казан, РСФСР, СССР — Россия шагыйрәсе, тәрҗемәче, эссеист, "Интерпоэзия" халыкара журналының җаваплы сәркатибе (Нью-Йорк). Халыкара ПЕН-клуб әгъзасы (ПЭН-Мәскәү). Россия язучылар берлеге әгъзасы. Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда тарих фәннәре профессоры гаиләсендә туа. Белеме: Казан медицина институтын һәм Максим Горький исемендәге әдәби институтны (1996) тәмамлый. РФА дөнья әдәбияты институты аспирантурасында һәм А.Туполев исемендэге КНИТТУ-КАИ уку йортында философия буенча аспирантурада укый. Алты ел балалар табибы булып эшли. Унбиш ел Татарстан язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм сәнгать тәрҗемәсе буенча консультант булып хезмәт итә.

Хәзерге вакытта Кайсери (Төркия) Эрджиес университетында рус әдәбиятын укыта. Нью-Йоркта нәшер ителә торган "Интерпоэзия" халыкара шигърият журналының җаваплы сәркатибе. 2022 елда «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (фәнни җитәкчесе ― филология фәннәре докторы Венера Рудаль кызы Әминева[5]). Әлеге гыйльми эш ― Тукай әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү тарихына багышланган беренче күләмле фәнни хезмәт.[6]

Иҗат юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Газизова — үз буынының иң күренекле шагыйрьләренең берсе. 1987 елдан басыла башлый. Үзәк матбугатта беренче басма 1990 елда «Дуслык» совет-Болгар журналында дөнья күрә. Газизова иҗатында Анастасия Ивановна Цветаева белән очрашу зур роль уйнады, ул аның «Юность» журналына язган шигырьләрен тәкъдим итте һәм «Кара Энҗе»нең беренче китабына кереш сүз язды.

2010 елдан башлап, нигездә, верлибрлар яза.

Россиядә, Европада һәм Америкада нәшер ителгән унбиш шигырь җыентыгы авторы.

«Новый мир»,«Знамя», «Арион», «Дружба народов», «Октябрь»,«Интерпоэзия», «Юность», «Современная поэзия», «Дети Ра», «Крещатик», «День и ночь», «Сибирские огни», «Зинзивер», «Футурум АРТ», «Поэзия сегодня» (Польша), "Homo legens", "Лиterraтура", в «Литературная газете» журналларында һәм «Истоки», «День поэзии», «Поэзия пяти континентов» (Македония), "Паровоз", "Московский год поэзии" альманахларында басылып чыкты.

Лилия Газизованың шигырьләре алман, инглиз, француз, поляк, румын, болгар, македон, төрек, әрмән, словен, латыш телләренә тәрҗемә ителә.

Татар һәм төркия поэзиясен рус теленә тәрҗемә итә.

Франция, Македония, Бельгия, Польша, Словения, Румыния, Төркия, Финляндия, Эстония, Әрмәнстан, Молдова, Украинада халыкара әдәби фестивальләр һәм китап ярминкәләрендә катнашучы.

Әдәби эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идеяның авторы һәм ЛАДОМИР Халыкара Хлебниково фестиваленең оештыручысы (ел саен Казанда һәм Алабугада 2012 елдан башлап уздырыла).

Идеяның авторы һәм Н.Лобачевский исемендәге Халыкара шигърият фестивален оештыручы. (Казанда ел саен 2011 — 2018 елларда үткәрелә). Бу-математика исемен йөртә торган дөньяда бердәнбер әдәби фестиваль. Аның мөһим өлеше — Евклид булмаган геометриянең сәнгать аңына йогынтысы» исенмендәге фәнни конференция.

«Казанда Әдәби Универсиада» халыкара фестивален («Халыклар дуслыгы» журналы белән берлектә) оештыручы (2013).

Казанда традицион Көзге шигърият балын оештыручы (Казанда ел саен 1997 — 2017 елларда үткәрелә).

Бүләкләр һәм премияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Державин исемендәге әдәбият премиясе лауреаты(2003)[7], Боровик исемендәге "Намус. Батырлык. Осталык" журналистлар премиясе дипломанты (2009)[8], «Юность» журналының А. Әхмәтова исемендәге әдәби премия лауреаты (2012)[9], В. Берестов исемендәге әдәби премия лауреаты (2012), "Дети Ра" журналы премиясе лауреаты» (2012), (2016)[10], (2016)[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]