Венера Әминева
Венера Әминева | |
---|---|
Туган телдә исем | Венера Рудаль кызы Әминева |
Туган | 27 август 1966 (57 яшь) ? |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | филолог |
Венера Әминева, Венера Рудаль кызы Әминева[1][2] ― филология фәннәре докторы (2011), доцент (2002), Казан федераль университетының И. А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара коммуникация югары мәктәбе рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (ИМЛИ) Россия һәм БДБ халыклары әдәбияты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.[3]
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1966 елның 27 августында туган.[4] В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университеты) филология факультетын «Филолог. Укытучы» белгечлеге буенча кызыл дипломга (1988), Казан дәүләт университетының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлаган.
«Е. Л. Марковның әдәби-тәнкыйди эшчәнлеге» (рус. Литературно-критическая деятельность Е. Л. Маркова) темасына кандидатлык (1994)[5], «Милли әдәбиятлар арасында диалогик мөнәсәбәтләрнең төрләре (XIX гасырның икенче яртысындагы рус язучылары һәм XX гасырның беренче чирегендәге татар прозаиклары әсәрләре материалында)» темасына докторлык (2011, фәнни консультант филология фәннәре докторы профессор Д. Ф. Заһидуллина)[6] диссертацияләрен яклаган.
1995 елдан Казан дәүләт университетында (2009 лдан Казан (Идел буе) федераль университеты) эшли.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Компаративистика: XIX — ХХ гасыр рус һәм татар язучыларының типологик охшашлыклары һәм әдәбиятара диалоглары; рус һәм татар әдәбияты жанрларының чагыштырма поэтикасы; әдәбият тарихы; ХХ—ХХІ гасыр татар лирикасының субъект-образлы структуралары; ХХ—ХХІ гасыр татар шигърияте һәм прозасы жанрлары; рус һәм татар язучыларының әдәбиятара контекстта иҗаты; хәзерге рус телле әдәбият.
Фәнни публикацияләре: 250дән артык басма, шул исәптән 2 авторлык монографиясе, 5 коллектив монография, аның редакторлыгында 2 коллектив хезмәт, 4 коллектив хезмәт. 60тан артык халыкара, бөтенроссия, югары уку йортлары арасында, республика, университет фәнни конференцияләрендә (Мәскәү[7], Санкт-Петербург, Познань (Польша), Варна (Болгария), Эскишехир (Төркия), Екатеринбург, Казан, Киев, Ижевск, Алабуга, Чабаксар, Түбән Новгородта һ. б.) катнашкан.[8]
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй половины XIX в. и татарских прозаиков первой трети ХХ в.) К., 2010. ISBN 978-5-98180-809-8.
- Сравнительное и сопоставительное литературоведение: Хрестоматия (автордаш). К.: Издательство «ДАС», 2001.
- Теоретические основы сравнительного и сопоставительного литературоведения. К. 2014.
- Теория литературы: конспект лекций. К, 2014.
- Габдулла Тукай и русская литература XIX в.: типологические параллели: монография. К.: ТКН, 2016. ISBN 978-5-03109-7. [9]
- Сопоставительное изучение русской и татарской литератур. Казань: РИЦ, 2017.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2016 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендиясе ― рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча фәнни-педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү буенча
- 2017 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты ― рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча фәнни-педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү буенча
- 2021 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Венера Рудаль кызы Әминева. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Венера Әминева автор яңалыклары. Казан утлары
- ↑ Аминева Венера Рудалевна. Институт мировой литературы им. А.М. Горького Российской академии наук (ИМЛИ РАН)
- ↑ Аминева Венера Рудалевна. Доктора гуманитарных наук. antat.ru
- ↑ Литературно-критическая деятельность Е. Л. Маркова
- ↑ Автореферат диссертации
- ↑ X Поспеловские чтения состоялись на филологическом факультете МГУ имени М. В. Ломоносова
- ↑ Аминева Венера Рудалевна. Казанский (Приволжский) федеральный университет
- ↑ Габдулла Тукай и русская литература XIX века. Типологические параллели. Литрес
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Аминева Венера Рудалевна. Институт мировой литературы им. А.М. Горького Российской академии наук (ИМЛИ РАН)
- Аминева Венера Рудалевна. Общие сведения. Казанский (Приволжский) федеральный университет.