Әхмәтһади Максуди: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтһади Максуди latin yazuında])
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
(аермасы юк)

12 авг 2011, 04:42 юрамасы

Әхмәтһади Максуди
Туган телдә исем Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Максудов)
Туган 28 сентябрь 1868(1868-09-28)
Ташсу, Казан губернасы
Үлгән 28 июнь 1941(1941-06-28) (72 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Сара Садыйкова урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе Русия империясе
ССБР байрагы ССРБ
Әлма-матер Касыймия мәдрәсәсе
Һөнәре журналист, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, нашир
Ата-ана
  • Низаметдин мулла Максуди (әти)
Кардәшләр Садри Максуди

 Әхмәтһади Максуди Викиҗыентыкта

Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди буларак та билгеле, 28 сентябрь 1868 ел28 июнь 1941 ел) ― атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир. Ул төзегән «Мөгаллим сәни» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китапханәсен - «Китапханәи исламия»не оештыручы буларак та билгеле.

Тормыш юлы

Әхмәтһади Максуди 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылында, (хәзерге Биектау районына керә ) авыл мулласы Низаметдин гаиләсендә туган. Бу гаиләдә татар дөньясының ике олуг шәхесе — Һади һәм Садри Максудилар туып-үскәннәр.

Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. 1881 елны ул Казанга килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе» яки «Галләмия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч , 1890-1892 елларда шунда мөгаллимлек итә. Мәдрәсә мәгариф системасына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлап, Һади 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, татар балалары өчен генә түгел, ә казакъ, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.

Һади Максуди татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2—3—6 басма кичерәләр. Соңрак галим Ж.Вәлиди аның «Төрки сарыф» (морфология), «Төрки нәхүе» (синтаксис), «Шифаһия» («Гарәп телен өйрәнү өчен 100 дәрес «) кебек хезмәтләренә югары бәя биреп:

Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгьнәсендә фәнни хезмәтләр булды

дип әйтә.

Аның «Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.

Наширлек

1893 елда Максуди Төркиягә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша. Татар телендә газета чыгарырга теләгән Һади анда газета чыгару серләренә дә өйрәнә. Монда ул төрек язучысы Ж. Мидхәт белән таныша, «Икьдам» газетасы мөхәрире белән дуслаша, хәтта бераз вакыт әлеге гәзиттә эшләп тә ала. Төркиядән кайтышлый ул, Исмәгыйль Гаспринский чакыруы буенча, Кырымда Бакчасарайда туктала, андагы Зынҗырлы мәдрәсәсендә укыта, «Тәржеман» газетасында эшли.


1896 елны Һ. Максуди Казанга кайта һәм Казан укытучылар мәктәбендә экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып укытучы дипломы ала. 1897 елда «[Бертуган Юнысовлар]]» химаясындагы мөселман балалар приютында татар теле, тарихы һәм география фәннәрен укыта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.


1892 елдан башлап татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Максуди 1905 елга кадәр 4-5 мәртәбә «Йолдыз», «Көндез», «Казан» исемендәге газеталар һәм «Йолдыз» исемендәге журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Ләкин 1905 елгы инкыйлаб моңа мөмкинлек тудыра, һәм 1906 елның 15 гыйнварында өченче татар гәзите[1] «Йолдыз» газетасының беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага 2 мәртәбә, тора—бара көндәлек булып чыга башлаган газетаның тиражы да 5—6—8 меңгә житә. Газета яхшы кәгазьдә, югары техникалы һәм жиңел укыла торган телдә басыла.


«Йолдыз» газетасының тоткан кыйбласы, теге яки бу проблемаларга булган мөнәсәбәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте, Русия Дәүләт думаларында күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның чишелеше мәсьәләләре, анда тикшерелгән закон проектларына булган карашны күрсәтүе аша аның редакторы Һ.Максудиның да заманының иң зыялы, киң эрудицияле сәясәтче икәнен күрергә, шулай ук аның үзе язган һәм С.Максудиның “Йолдыз” да басылып барган үткен, кыю мәкаләләренә карап, Һ.Максудиның да татар жәмәгатьчелеге дөньясында тоткан урынын билгеләргә була[2].

1918 елның 21 июнендә 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» газетасының соңгы —1900 саны чыга.

Искәрмәләр һәм чыганаклар

  1. Петербургта 1905 елның 2 сентябреннән чыгып килгән «Нур» һәм Казанда 1905 елның 29 октябреннән чыга башлаган «Казан мөхбире»ннән кала
  2. Ф.Гаффарова. «Әхмәтһади Максуди» мәкаләсе.

Шулай ук кара

Сылтамалар

[[Төркем:Татар мөгаллимнәре]] [[Төркем:Татар журналистлары]] [[Төркем:Татар наширләре]] [[Төркем:Репрессия корбаннары]] {{DEFAULTSORT:Максуди, Әхмәтһади}}