Тәрҗеман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәрҗеман latin yazuında])
(«Тәржеман» газетасы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тәрҗеман
Терджиман.jpg
Tөр

атналык

Формат

мәгълүмат-агарту


Гамәлгә куючы

Исмәгыйль Гаспралы

Нәшер итүче

Исмәгыйль Гаспралы
Рифат Гаспралы

Баш мөхәрир

Исмәгыйль Гаспралы
Хәсән Айвазов

Нигезләнде

1883

Тел

төрки-татар, урыс, кырымтатар

Публикацияләр туктату

1918

Төп офис

Таврия губернасы, Бакчасарай

Тәрҗеман, (кырымтат. Terciman, ترجمان‎, рус. Переводчикъ, Тарджеман ) — 1883-1918 елларда Кырымда Бакчасарайда төрки-татар һәм урыс (1905 елга кадәр) телләрендә нәшер ителгән әдәби-сәяси һәм фәнни газета. 12 илдә (Русия империясе, Төркия, Мисыр, Иран, Һиндстан һ.б.) таратыла.
1883-1914 елларда нәшире һәм мөхәррире — Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914). 1914 елдан нәшире Рифат Гаспралы, мөхәррире — Хәсән Айвазов.
Газета бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия империясендәге мөселман халыклары, төрки халыклар өчен уртак булган гомумтөрки тел барлыкка китерү, шуның нигезендә төрки дөньяны берләштерү, аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыру.


« Газета мөселманнарга мөмкин булган кадәрле урыс мәдәнияте хакында дөрес мәгълүмат бирүдә, урысларга мөселманнарның хәяты, көнкүреше һәм ихтыяҗларын танытуда ярдәмче булачак . Төрекләр, татарлар, азәрбайҗаннар, кумыклар, нугайлар, башкортлар, үзбәкләр, кашгарлар, сартлар, төрекмәннәр һ.б. төрки кавемнәр укысын өчен чыгарыла.
И. Гаспралы
1нче санда «Кереш мәкалә»дә
»

Девизы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телдә, Фикердә, Эштә Берлек.

Газетаның исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парижда урыс язучысы И.С. Тургеневның (1818-1883) шәхси сәркатибе булып торганда, шулай ук белдерүләр конторасында эшләгәндә, Исмәгыйль Гаспралыга француз теленнән тәрҗемә ясарга туры килә, шуны истә тотып, газетасының исемен «Тәрҗеман» (тат. Тәрҗемәче) дип куя[1].

Теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газета теленә нигез итеп, синтаксисы гадиләштерелгән һәм алынмалардан чистартылган госманлы төрек теленең истанбул варианты алына.

« «Тәрҗеман»ның теле госманлы төрек теле белән татар теле уртасында тора, һәм халыкның ике өлешенә дә бердәй аңлашыла[2]
Арминус Вамбери,
маҗар тюркологы
»

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газета нәшире — И. Гаспралы
Газета нәшире (1914 елдан) — Р. И. Гаспралы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]