Эчтәлеккә күчү

Йосыф Акчура

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йосыф Акчура latin yazuında])
тат. Yosıf Aqçura
төр. Yusuf Akçura
Сурәт
Ватандашлык  Россия империясе
 Госман империясе[1]
 Төркия
Туу датасы 2 декабрь 1876(1876-12-02)[2] или 2 (14) ноябрь 1876[3]
Туу урыны Сембер, Россия империясе[3]
Үлем датасы 11 март 1935(1935-03-11)[3] (58 яшь)
Үлем урыны Истанбул, Төркия
Күмелү урыны Әдирнәкапы зираты[d]
Туган тел төрек теле
Язма әсәрләр теле төрек теле, татар теле һәм Госманлы төрекчәсе[1]
Һөнәр төре сәясәтче, язучы, университет профессоры, тарихчы, публицист
Эшчәнлек өлкәсе сәясәт[4] һәм тарих[4]
Эш урыны Истанбул университеты, Төркия тарих җәмгыяте[d], Төркия Кызыл ярымае[d], «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе[3], Казан мөхбире[3], Төркиләр йорты, Әнкара университеты[d][3] һәм Әнкара университеты сәясәт фәннәре факультеты[d]
Башкарган вазыйфа Төркия Бөек милли мәҗлесе әгъзасы[d]
Әлма-матер Күләле хәрби лицее[d], Төркия хәрби академиясе[d], Сәяси фәннәр ирекле мәктәбе[d] һәм Париж университеты[d][3]
Активлык урыны «Вакыт» һәм «Әл-ислах» газетасы[3]
Сәяси фирка әгъзасы Җөмһүрият халык фиркасе, Иттифак әл-Мөслимин[3] һәм Конституцион-демократик фирка[d][3]
Катнашучы Бөтенроссия мөселманнарының беренче җыены[d][3], Бөтенроссия мөселманнарының икенче җыены[d][3], Бөтенроссия мөселманнарының өченче җыены[3] һәм Төркия бөек милләт мәҗлесе[d][3]
Әгъзалык Төркия тарих җәмгыяте[d][3]
Commons Creator бите Yusuf Akçura
 Йосыф Акчура Викиҗыентыкта

Йосыф Акчура, Йосыф Хәсән улы Акчурин — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милләтчелеге идеологларының берсе.

Ул 1876 елда Сембер шәһәрендә байлар гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән Төркиягә күчә. Истанбул шәһәрендә мәктәпне тәмамлый. 1895 елда Harbiye mektebi исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары соң генераль штаб офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки Габделхәмит IIгә каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшләде.

1899 елда сөргенлектән Туниска кача, аннары Парижга күчә. 1903 елда Акчура Россиягә кайта, ул Казанда яши. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих укыта, «Казан мөхбире» газетасы баш мөхәррире булып эшли. «Иттифак әл-Мөслимин» оешмасын оештыруда ярдәм итә. 1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә «Сәясәтнең өч төре[tr]» (төр. Üç Tarzı Siyaset) исемле мәкалә яза.

1908 елда ул Төркиягә кайта. Монда ул Türk yurdu журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта «Шура», «Вакыт» гәҗит-журналларында да яза.

Йосыф Акчура Истанбул шәһәренең Әдирнәкапы зиратында күмелгән.