Ташсу
Ташсу | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Суксинское сельское поселение[d][1] |
Почта индексы | 422729 |
Ташсу — Татарстан Республикасының Биектау районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — авыл (федераль классификатор буенча).
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422729.
Ташсу авылы район үзәге Биектаудан — 32, Казан шәһәреннән 54 чакрым ераклыкта урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ташсу атамасы тарихи-статистик, географик-статистик хезмәтләрдә һәм татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш телгә алына.
1793—1803 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Ташсу авылы Акбаш юлы өстенә утырган дип бирелә. Авылдагы 23 хуҗалыкта ясак түли торган 83 ир-ат һәм 82 хатын-кыз исәпкә алынган.
Авыл (нигәдер Ташкичү исеме белән) Ташлы чишмәсе янына урнашкан дип, Д. А. Корсаков тарафыннан искә алына һәм анда 67 ясаклы татар яшәве күрсәтелә. А. Артемьев җыентыгында да авыл Ташкичү дип бирелә. Андагы 33 хуҗалыкта 181 ир-ат һәм 187 хатын-кыз исәпләнгән, авылда мәчет эшләгән. И. А. Износков исә Ташсу авылын түбәндәгечә сурәтли: «Авыл (Айбаш юлы, Айбаш юлы өстендәге авыл) Ташсу чишмәсе һәм Уржум сәүдә юлына утырган. Ул Айбаш юлы өстендәге һәм Күбек тавы дип йөртелгән ике бистәдән оешкан. Авыл халкы Пирмәк һәм Кибәк атавы дигән авыллардан күчеп утырган. Авылдагы 66 йортта ислам дине тотучы 202 ир-ат һәм 198 хатын-кыз яши. Тормыш-көнкүрешләре ярлы, халык иген игә, тегермәнчелек белән шөгыльләнә». 1898 елгы китапта авыл Ташкичү дип атала һәм Әрнәш чишмәсе авылы белән бергә бирелә. Икесендә дә татарлар яши дип искәртелә.
Ташсу авылы халкы күршедәге Чәмәк, Суксу, Тарышна, Сая кешеләре белән Чәмәк урманында Олыкыр җыенын бәйрәм иткән.
Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Ташсу авылы XVII йөз урталарында оешкан. Күршедәге Сая авылы кешеләренең атлары югала. Алар ат эзләргә чыгып китәләр һәм таш астыннан бик матур чишмә чыгып яткан җиргә барып чыгалар. Әлеге урын кешеләргә бик ошый. Алар авылга кайтып бу урынның матурлыгын сөйлиләр һәм Сая авылыннан биш-алты гаилә күчеп килеп шунда урнаша. Тора-бара авыл зурая һәм, чишмәгә ишарә итеп, Ташсу дип атала башлый. Авылга исем биргән чишмәне халык әле дә кадер-хөрмәт күрсәтеп, карап-чистартып тора, суын яратып эчә.
Авылда чишмәләр байтак. Шулар арасында аерылып торганы Кизләүле кыяк исемен йөртә. Бу чишмәнең үзенчәлеге шунда: эчкәннән соң суга берәр әйбер салмасаң, чишмә суы «тота» икән. Ул кеше авырый башлый. Мондый серле чишмәләр бер Ташсу авылында гына түгел, башка районнардагы авылларда да бар, дип сөйлиләр. Мәсәлән, Апае районының Әҗем, Олы Болгаер, Зур Күккүз, Имәнле Бортас һ. б. авылларында шундый чишмә-сулар шактый.
Кайнап чыккан чишмәсе дип аталган кизләүнең үз моңы бар. Аның суы кайнап чыга, җир астыннан бәреп утыра. Ташсу халкы бу кизләүне дә бик ярата. Кизләү янында Ат тавы дигән тау бар. Элекке вакытларда Казан шәһәренә баручылар шушы тау аша кичкәннәр.
Ташсу мәчетенең бинасы XIX гасыр ахырында — XX йөз башында салынган булган. 1909 елда мәхәлләнең 90 йортында ислам дине тотучы 235 ир-ат һәм 215 хатын-кыз яшәгән. Күбәк Тау дигән күрше авылдагы 62 мөселман ир-аты һәм 60 мөселман хатын-кызы шушы ук мәхәлләгә караган.
XIX гасыр уртасыннан мәхәлләнең имам Хатиплары вазифасын Олы Күлбаш мулласы Максуд бине Корбангали әл-Хәер-биви нәселе үтәгән. Аның улы Гайнетдин Максудов 1848 елның 6 февралендә указ алып, Ташсу мәхәлләсендә имам хатип була. Гайнетдин Максудовның улы Низаметдин 1872 елның 20 апрелендә икенче мулла вазифасына сайлана. Алар икесе дә Казандагы Апанаев мәдрәсәсен тәмамлыйлар. Гаилә традициясен дәвам итеп, балаларын күренекле дин әһелләре итү теләге белән, Низаметдин Максудов өч улын — Әхмәтһади, Сәлахетдин һәм Садретдинны шушы ук мәдрәсәгә укырга җибәрә.
Мәдрәсәне тәмамлагач, өч туган да авылларына әйләнеп кайтмыйлар, һәрберсе үз юлын сайлый.
Максуди Әхмәтһади (Һади) Низаметдин улы (1868—1941) — педагог, нәшир, журналист, сәяси эшлекле. Максуди Садретдин Низаметдин улы (эмиграциядә: Садри Максуди Ареал, 1878— 1957) — дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, хокук белгече. Низаметдин Максудиның тагын бер улы Сәлахетдин коммерция белән кызыксынып китә һәм күн әйберләр сата торган шәхси кибет ача.
Шулай итеп, Ташсу авылы — татарларның милли азатлык җитәкчесе Садри Максудиның туган авылы буларак кадерле.
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.8 °C | -10.8 °C | -5.7 °C | 4.6 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.8 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.6 °C | -10 °C | 4.1 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]
Атаклы кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ташсуда Һади һәм Садри Максудилар туганнар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.