Өнсә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өнсә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Өнсә
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 56°3'12"N, 49°19'31"E
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 344 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84365
Почта индексы 422712
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Инся

ӨнсәТатарстан Республикасының Биектау районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Халык саны — 344 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422712.

Вид на деревню Инся
Инся деревня
Россия, Республика Татарстан, Высокогорский район, с.Инся

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Өнсә авылының Казан ханлыгы чорында ук булганлыгы мәгълүм И. Ермолаев хезмәтендә 1645 нче елның 28 нче декабрь көне белән искә алына. 1793 - 1803 нче елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Өнсә авылында 30 хуҗалыкта ясак түли торган 114 ир - ат һәм 123 хатын - кыз көн иткәнлеге әйтелә. К. Берстель хезмәтеннән күренгәнчә, ул чорда авылда 580 татар кешесе исәпләнгән.
  1920 нче елга кадәр авыл Казан өязе Чыпчык волостенә керә, 1920 нче елдан - Арча канторына, 1930 нчы елның августыннан - Дөбъяз районына, 1963 нче елның февраленнән -Яшел Үзән ,  ә 1965 нче елның гыйнварыннан Биектау районына карый.
   Өнсә авылы иң башта хәзерге Садилово авылы тирәсендә урнашкан  булган . Өлкәннәр сөйләвенә караганда ,  ул урынга 7 хатын - кыз килеп урнашкан. " Әнниса" - гарәп сүзе, хатын - кыз дигәнне аңлата.  "Әнниса" - " Өнсә" сүзенә үзгәртелүе ихтимал. Димәк, Өнсә авылына хатын - кызлар нигез салган булырга мөмкин.

Өнсә авылында 1982 нче елга кадәр китапханә, бөтенләй дә булмаган. Авыл аксакалларың сөйләве буенча, 1945 нче елдан 1950 нче елларга кадәр, китаплар Мөхетдинова Гайшә апаның өендә булган. Укырга теләге булган кешеләр, Гайшә апаның өенә генә барып укый торган булалар, бары тик өенә генә килеп укырга гына рөхсәт биргән. Документлар тутырып тормаган

   1950 нче елларда, авылга кечкенә генә клуб төзеләннән соң, Гайшә ападагы барлык китапларны клубка күчерәләр. Авыл халкы клуб бинасына килеп укый торган була.
Памятник Инся
Мечеть Инся
Инсинский СДК
     1962 нче елдан 1978 нче елларга кадәр,  Гарифуллина Наилә апа клубта эшли, берүк вакытта  халыкка китап та бирә торган була. Ул вакытта китапларга документлар тутырылмаган.
    1982 нче елны Өнсә китапханәсен, хәзерге мәдәният йорты бинасына урнаштыралар.
     1982 - 1997 нче елга кадәр китапханәдә Шарипова Миләүшә Хәмит кызы эшләгән.
      1997 - 2005 нче елларда Закирова Алсу Назыйр кызы эшләгән.
      2005 нче елны Казан кызы,  авыл егетенә кияүгә чыгып, төпләнеп китапханәдә эшләп ала.
      2014 нче елдан хәзерге көнгә кадәр   Өнсә китапханәсендә Лотфуллина Гөлира Хөрмәт кызы хезмәт күрсәтә. Гөлира үзе бик тырыш, булган, һәрбер китап укучы белән уртак тел таба белә.

Өнсә авылында хәзерге мәктәп урынында 2 катлы мәчет эшләгән. Беренче мулла Айбаш авылы кешесе булган. Рус - татар Әйшәсе мөселманнары җомга намазына Өнсәгә килеп йөргән. Совет власте елларында мәчетне кисәләр. Авылның Һидият исемле кешесе аның ярым аен чормага яшереп күмеп куя. Хәзер ул ярым ай Биектау туган якны өйрәнү музеенда саклана.

   Хәзерге мәчет 1991 елда ачыла. Мулла булып, Казаннан күчеп кайткан Өнсә кешесе Әнвәр Гарипов эшли. Авылда азан тавышлары ишетелеп тора.


   1925 нче елларда хатын - кызлар аерым йортларда чүәк, читек каеганнар, чиккәннәр. Аларны " аксөякләр" - дип йөрткәннәр. Мулла Солтаны дигән кеше, Казаннан күн алып кайтып, хатын - кызларга эш булдырган.
   1928 нче елларда Алат авылыннан бура сатып алып, артель төзелә. Артель колхоз белән бер исемдә " Марс" дип атала. Артельчеләр колхоз эшендә дә катнашкан. Сугыш вакытында хатын - кызлар, солдат итекләренең астына салганнар. Артель 1993 нче елга кадәр хезмәт итә.
Инся родник


Колхоз тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Өнсә авылы заманында миллионер колхоз булган. Колхозга керүләр дә төрлечә барган. 1932 - 38 нче елларда авылда колхоз рәисе булып Галим Зарипов дигән кеше эшләгән. Ул бик тырыш кеше булган. Колхозны алга җибәрү өчен бик күп  көч  куйган. Ул үзе дә колхозчылар белән беррәттән эшләгән. Хәзерге Өрәңеле урамында берничә йорт урынында, бик зур матур бакча эшләткән. Анда нинди генә чәчәкләр үсмәгән.
    18 нче гасыр ахры - 19 гасырның беренче яртысында авыл кешеләре дәүләт крестьяннары булып саналган. Авыл халкы терлекчелек, игенчелек, яшелчәчелек белән шөгельләнгән. Уфа өязенә товар сатарга йөргән. 20 нче гасыр башында авылда мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне, 5 ваклап сату лавкасы булган.
     1962 нче елга кадәр Өнсә аерым хуҗалык булып яшәгән. 1962 нче елдан Өнсәне күрше Мамонино авылына кушалар. Аңа кадәр Мамонино аерым 

" Путь Сталина" колхозы булып йөри. Хуҗалыклар бергә кушылгач, колхоз "Карл Маркс" исемен йөртә башлый һәм рәис итеп Ибраһим Нигьматуллин билгеләнгән була.

Мәктәп[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәп бетсә - авыл бетә,

             авыл бетсә - милләт бетә

    Бар кешегә дә аңлаешлы тоелган әлеге сүзләрне халыкка судта да исбатларга туры килде. Туган мәктәпләрне саклау өчен көрәштә Биектау районының Өнсә авылы халкы җиңүгә иреште. Район суды Өнсә мәктәбен калдырырга дигән карар чыгарды.
    Исегезгә төшерәбез, мондый эш республикабызда беренче мәртәбә каралды. Балалар саны аз булу сәбәпле 

( мәктәптә егерме сигез генә укучы), җирле хакимиятнең 29 нчы августта кабул ителгән карары буенча мәктәптә башлангыч сыйныфлар гына калырга тиеш булган. Карар 28 июньнән гамәлгә кергән дип язылган, ә Өнсә авылы җыены 17 нче августта булган.

     Журналист Искәндәр Сираҗиның әйтүенә караганда, Өнсә - Әлдермеш юлы адәм рәтле түгел: " Ул бик каты бормалы, анда юлдан төшеп китәргә мөмкин. Аның киңлеге җитми. Юлның тиешле таләпәргә туры килмәвен бәйнә - бәйнә яза. Ни өчен мәктәпләрнең язмышын хәл иткәндә, авыл халкы белән берәү дә киңәшләшми икән?

Балалар бакчасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Өнсә авылында , авыр заманнарда да, балалар бакчасы эшләп килгән. Кемнәр эшләгәнен һәм ничәнче елларны эшләгәнен төгәл белүче булмады. Шулай да бер фото сүрәт сакланган.
    1991 нче елны Өнсә авылында күптән көтелгән балалар бакчасы ачылуга  балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик шат иде. 21 баланың әти - әнисенә эшкә йөрү яки йорт хуҗалыгында үз эшләре белән шөгельләнү өчен мөмкинлек туды.
     Ачылганчы бакчаны 5 - 6 ел элек төзи башлыйлар. Бурасын урынына куеп, түбәлиләр, җылылык үткәрәләр. Шул хәлдә эш тукталып кала. Бу вакыт эчендә күпме колхоз рәисе алышына.
    Ниһаять, 1991 нче елның җәе бакчага яшәү сулышы бирә. Ул җәйдә Өнсә кызы Гөлназ Галләмова Арча педагогия училищесын тәмамлап кайта. 16 нчы июльдә К. Маркс исемендәге колхоз рәисе Зиннур Хәсән улы яшь кызны бакча мөдире итеп эшкә урнаштыра. Тиз арада коллектив туплана. Көз, кыш айлары бинаның эчке, тышкы ягын тәртипкә китерү, җиһаз туплау белән үтеп тә китә. "Минем өчен иң авыры җиһаз сатып алу иде - дип искә ала Гөлназ Әдһәм кызы. Чөнки ул елларда җиһазларны базалардан шәһәр бакчаларына гына бирәләр. Шулай да Каенлык авылында бакча мөдире булып эшләүче Флёра апа ярдәме белән бу авырлыкларны да җиңеп чыктык. Чөнки үз эшенең чын остасы иде ул! Бакчабызның һәр бүлмәсенә заманча таләпләргә туры килерлек җиһазлар алып кайтылды.
    Колхоз идарәсе белән берлектә барлык проблемалар да хәл ителде: ике " Батыр" спорт комплексы булдырылды, уен бүлмәсе идәненә җылы келәм җәелде. 21 балага исәпләнгән барлык уңайлы шартлар тудырылды. Азык - төлекнең дә күп өлешен колхоз бирде" - дип йомгаклады Гөлназ Әдһәм кызы.
    Шулай итеп, бакча балалар кабул итәргә әзер. Тик тиешле белеме булган тәрбияче генә кирәк. Бу проблеманы да Гөлназ Әдһәм кызы белән бергәләп хәл итәләр. Балалар белән эшләргә яраткан кыз бик теләп 1991 - 95 нче елларны тәрбияче вазифасына күчә.
  1991 - 92 нче елларны мөдир булып Казаннан авылга кайткан яшь килен Әхмәтова Фирдәвес Равил кызы эшли башлый. 
    1991 нче елдан, ашарга пешерүче булып -  һөнәри белеме булган Гыйниятуллина Римма Фоат кызы эшкә урнаша.
    1991 нче елны, тәрбияче ярдәмчесе булып - мәктәп тәмамлаган Шакирова Айсылу Тальгат кызы эшкә урнаша.
    Җылылык һәм тышкы яктагы тәртип өчен җаваплы булып Сибгатуллин Фидаил абый урнаша.
     Ниһаять, 1992 нче елның 3 нче февраленнән барлык вак - төяк эшләрне төгәлләп, "Гүзәл" балалар бакчасы, 21 сабыйның шат авазына күмелеп әшли башлый.
    Ел дәверендә күп кенә үзгәрешләр дә булып ала.
     1992 - 1994 нче елны " Гүзәл" балалар бакчасына мөдир булып , Забирова Гөлназ Фиринат кызы эшли башлый.
     1994 - 97 елларны Зайнуллина Чулпан Абрик кызы эшкә урнаша.
      1997 - 1999 нче елларны Шарипова Гөлнара Фидаил кызы эшли башлый.
      1999 нчы елдан, хәзерге көнгә кадәр "Гүзәл" балалар бакчасы мөдире  Зайнуллина Чулпан Абрик кызы эшләп килә, ә тәрбияче булып Гыйниятуллина Римма Фоат кызы. Аларның хезмәтеннән әти - әниләре бик канәгать.Аларга уңышлар һәм бары тик сабырлык кына телисе кала.

Җирле атамалар һәм тарихи урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Биектау районында атамалары аһәңле, ә мәгънәләре шактый томанлы булган, тамырлары борынгылыкка тоташа торган авыллар байтак. Өнсә авылы менә шундыйлардан.
  Авыл табигатьнең матур бер җиренә утырган. Аның тирә - ягын калын урманнар уратып алган. Авылга якын гына,  "Түгәрәк ышна" урманы бар. Икенчесе "Хутор" урманы, аннан арырак  "Бәйгелде" урманы китә.
  Авылның ике ягыннан әйләнеп кечкенә генә елга ага. Бик кечкенә булганга  "Кече елга" дип атала ул. Аның ярында саф сулы чишмә бар, аны " Изге чишмә" дип йөртәләр. Элек авыл яныннан "Уртак" атамасы алган елга аккан. Ләкин ул кипкән, ә исеме барыбер сакланып калган. Авылның икенче ягында "Каенлы күл" дип йөртелгән кечкенә генә күл ялтырап ята. Авыл янында матур гына алан бар. Халык аны "Җиләкле алан" дип йөртә. Бер басуда каенлык полосасы бар. Шул тирәдә генә саф сулы чишмә челтери, көмеш тавышлы чишмә җырына тургай моңнары килеп кушыла.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1926 1949 1958 1970 1989 2002 2010
538 590 736 785 669 542 533 344 344

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Авылда туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.