Әлдермеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлдермеш latin yazuında])
Әлдермеш
Карта
Ил Россия
Җɵмһүрᴎят Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 56°6'тн, 49°11'кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 523 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Русча yрыʜаты Альдермыш

ӘлдермешТатарстан җɵмһүрᴎятсының Биектау районындагы авыл. Әлдермеш авылы район үзәге тимер юл стаʜсaсе Биектаудан — 12, Казаннан 22 чакрым ераклыкта урнашкан.

Халык саны — 523 тирәсендә. ᴨyчᴛьı индексы — 422711.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә күрсәтелгән. Казан өязенең теркәү кенәгәсендә (16021603) авыл еш телгә алына, анда йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәве әйтелә. Эпиграфист Һ. Йосыпов Әлдермеш авылы зиратында XVI йөзнең беренче яртысында куелган кабер ташлары таба. Бу ташларны археологлар да билгеләгән. 1646 ел 30 май датасы белән авыл атамасы И. П. Ермолаев төзегән тарихи хезмәттә дә күрсәтелә. XVIII йөзгә нисбәтле тарихи чыганактан күренгәнчә, Әлдермеш авылында 137 йомышлы, 46 ясаклы татар яшәгән.

А. Артемьев Әлдермеш турында мондый мәгълүмат бирә: «Авылдагы (Олы Әлдермеш) 139 хуҗалыкта 581 ир-ат һәм 580 хатын-кыз көн иткән, бер мәчет эшләгән. Мишаевка (Кече Әлдермеш) авылындагы 30 йортта 44 ир-ат һәм 46 хатын-кыз яшәгән».

Олы Әлдермеш һәм Кече Әлдермеш авыллары турында H.H. Вечеслав түбәндәгеләрне яза: «Олы Әлдермеш авылындагы 153 хуҗалыкта 507 ир-ат һәм 474 хатын-кыз яшәгән, алар

Олы Әлдермеш авылы җәмгыятенә кергәннәр. Авылда бер агач мәчет, мәктәп, су тегермәне, кабак һәм өч җил тегермәне булган. Кече Әлдермеш авылындагы 50 хуҗалыкта 187 ир-ат һәм 174 хатын-кыз көн иткән, алар Кече Әлдермеш авылы җәмгыятен төзегәннәр. Авылда бер агач мәчет булган». Олы Әлдермеш һәм Кече Әлдермеш авыллары турында И. А. Износков хезмәтендә түбәндәге мәгълүматлар бар: «Сая суы янына, Уржум сәүдә юлына урнашкан Олы Әлдермеш авылының икенче исеме — Әлдермеш-Казаклы (Лашман). Андагы 155 хуҗалыкта ислам дине тотучы 498 ир-ат һәм 537 хатын-кыз яшәгән, алар Олы Әлдермеш авылы җәмгыятенә кергәннәр. Тормыш-көнкүрешләре уртача булган, тегермәнчелек, тимерчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр». Кече Әлдермешнең Әлдермеш-Ясаклы дип аталуы искәртелә. Авылдагы 53 хуҗалыкта ислам дине тотучы 190 ир-ат һәм 186 хатын-кыз исәпләнгән, алар Кече Әлдермеш авылы җәмгыятенә кергәннәр. Тормыш-көнкүрешләре уртача булган, тегү теккәннәр, чабата үргәннәр, пыяла куйганнар һәм умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. 1898 елда басылып чыккан белешмәдә күрсәтелгәнчә, Олы Әлдермеш һәм Кече Әлдермеш авылларында татарлар яшәгән. К. П. Берстель бастырып чыгарган тарихи белешмәдән Олы Әлдермештә — 876, Кече Әлдермештә 456 татар кешесе яшәгәнлеге күренә.

Авыл атамасы Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә, Мелла Хәмид бине Мортаза бине Нурмөхәммәд әл-Казани әл-Әлдермеши исемле кешене сыйфатлаганда искә алына. Бу шәхес заманының укымышлы кешеләреннән белем ала. Руслар хакимлеге чорында Казан шәһәрендә мөселманнарга башлангыч белем бирү һәм мәдрәсәләр ачу турында беренче булып шушы кеше башлап йөргән дигән фикер бар. Ул Казан шәһәренең Яңа Бистәсендәге Урта мәчеттә мелла Мәхмүдкә ярдәмче имам була.

Әлдермеш авылында мәдрәсә XVIII йөздә ачыла. Әлегә кадәр сакланып калган мәчет 1899 елда салынган. Ул 1832 елда салынган мәчетне алмаштырган. Мәхәлләдә 533 ир-ат исәпләнгән. 1896 елның 10 маеннан дини эшләрне алып бару Габдулла Габдрахман улы Сәлимовка йөкләнә (1872 елда туган). Ул мәхәллә мәдрәсәсе җитәкчесе дә була. Мәдрәсәдә XX йөз башында 72 ир бала һәм 57 кыз бала укыган.

Әлдермеш авылы халкы июнь аеның беренче яртысында, Дөбъяз, Зур Сылабаш, Кече Сылабаш, Чыршы, Таршна, Суксу, Кондырлы, Өбрә, Абла авыллары халкы белән бергәләшеп, Биектау җыенын бәйрәм иткән.

Авыллары оешуны өлкәннәр болай сөйли.

Билгеле булганча, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус хакимиятләре татарларны Казаннан 40 чакрым читкә куалар. Шул вакытта хәзерге Дәрвишләр бистәсе (Дербышки) тирәсендәге авылдан беренче булып Әлдермеш бабай, ике татар кешесен ияртеп, шушы урынга килеп утыра. Алар белән бергә бер чирмеш тә була. Әлдермештә әле дә чирмеш нәселе дип атала торган, ләкин күптән ислам динен кабул иткән тамырлар бар икән. Татарлар һәм марилар дистәләгән еллар бергә яшәгән – авылның бер очында марилар, икенчесендә татарлар. Ике халык та ислам динендә булган, мәчетләр төзегән.[1]

Әлдермеш авылы Сая суы буена утырган. Авыл яныннан олы юл уза. Шунда автобус, машина көтә торган урынны Лашман дип атыйлар. Сугышка кадәр елга буенда Мишавка дигән рус авылы булган. Сугыштан соңгы авыр елларда уpыcлар күчеп киткәннәр. Ул авыл урынын халык хәзер Мишәүкә дип йөри. Мишәүкә авылының бер очында, тау башында Сидор исемле рус торган. Тау итәгеннән чыккан чишмәне Сидеркә чишмәсе дип йөртәләр. Авылдан бер чакрым тирәсе ераклыкта Мишәүкә авылының зираты бар.

Авыл белән янәшә генә печән чаба торган урын бар. Аны Дегетле баз дип атыйлар. Олылар әйтүе буенча, элек анда дегет кайнатканнар. Авылдан чыгып күрше Кавал авылына барган юлда Каенлы саз дигән урын кала.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл исеме барлыкка килүнең берничә варианты бар. Беренчесе - «алдыр» дигән мари сүзе («сыра салу өчен зур чүмеч» дигәнне аңлата) һәм «мыш» фигыль кушымчасыннан ясалган. Бу версияне янәшәдә урнашкан «Чирмеш зираты» һәм башка мари yрыʜатнары (мәсәлән, «Каймары», «Раскалан», «Мари башы») исбат итә.

Авыл атамасының килеп чыгышына икенче версия Казан феодалы, нугай татарларына мөнәсәбәтле булган Галидәрвиш исеме белән бәйле. Заманалар үткән, ул Әлдермеш булып кыскарган. Хәзер Дәрвишләр бистәсе (Дербышки) дип йөртелгән бистә исеме дә шушы феодал исеменә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1878 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
1161 1065 1083 913 1059 1299 889 838 787 564 519 523

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның табигате матур. Куян оясы, Тора, Сидеркә, Дегетле баз һәм башка ермак-елгалар суларын Сая инешенә коялар. Басуда Каенлы саз күле, Раскалан, Күперле тау, Караңгылык, Бакалы, Үрмәт һ. б. болыннар бар. Әлдермештә Чирмеш зираты, Әүлия кабере, Изгеләр зираты, Изгеләр чишмәсе, Әкәй алачыгы дип аталган урыннар билгеле. Алар авылның үткәнен, тарихын искә төшереп торалар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. көппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.