Эчтәлеккә күчү

Яңа Авыл (Биектау районы)

56°06′49″ т. к. 48°54′43″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Авыл (Биектау районы) latin yazuında])
Яңа Авыл
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Айбашское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422726
Карта

Яңа АвылТатарстан Республикасының Биектау районындагы татар авылы. Яңавыл район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән — 46, Казаннан 41 чакрымда урнашкан. Яңавыл тарихи белешмәләрдә Кульга-Куюк, Кулька-Куюк дип күрсәтелгән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган А. Артемьев тарафыннан җыеп чыгарылган тарихи чыганакта авыл Кулька-Куюк (Айбаш Көеге) дип билгеләнгән. Андагы 54 хуҗалыкта 220 ир-ат һәм 226 хатын-кыз яшәгән, бер мәчет эшләгән. Д.А.Корсаков җыеп чыгарган тарихи белешмәдә авыл Культа-Куюк дип искә алына. Анда 64 ясаклы татар һәм 1 керәшен татары яшәгән. H. H. Вечеслав бастырып чыгарган белешмәдә авыл Кулька-Куюк дип искәртелгән. Апса елгасы ярына утырган бу авылның 97 хуҗалыгында 337 ир-ат һәм 288 хатын-кыз яшәве күрсәтелә. Анда агач мәчет, мәктәп, тимерчелек, җил тегермәне, 2 кибет, кирпеч сарай булган.[2] 1913-1915 елларда, Казанда мәдрәсә тәмамлагач, ике ел Яңа Авылда Минһаҗ Конов балалар укыта.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[4]


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 75 кеше яши[5], шул исәптән: татарлар — 96%, башка халыклар — 4%[5].

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.