Минһаҗ Конов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минһаҗ Конов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Минһаҗ Конов
250px
Туган телдә исем Минһаҗ Гайнетдин улы Әлмиев
Туган 15 февраль 1893(1893-02-15)
Казан губернасы Лаеш өязе Күн авылы
Үлгән 1934(1934)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Ленинград көнчыгыш университеты[d]
Һөнәре журналист, педагог
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Минһаҗ Конов[1], Минһаҗ Гайнетдин улы Әлмиев (рус. Конов Мингаз Гайнутдинович, 18931934) — сәясәтче, инкыйлабчы, мөхәррир, ТАССР халык комиссары урынбасары. 1917 елдан РСДРП (б) әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елның 15 февралендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Питрәч районы) Күн авылында туган. Казанда мәдрәсә тәмамлагач, ике ел Яңавыл авылында (хәзерге Биектау районы) балалар укыта.

Төньяк фронтта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 елда армиягә алына. Төньяк фронтның 5 нче армиясенә эләгә. Рус гаскәрләре бу вакытта 3 млн артык кешесен югалта. Шунлыктан армиядә сугышка каршы булучылар күбәя. Большевиклар империалистик сугышны ватандашлар сугышына әйләндерү өчен үгетләү алып бара. 1917 елның 13 маенда М. Конов РСДРП (б) әгъзасы була. 1918 елның гыйнварында Төньяк фронт мөселман сугышчылары конференциясендә фронт мөселман комитетына сайлана, «Сугыш сафы» газетасында эшли башлый. Газетаның 11 саны гына чыгып кала. Алман гаскәрләре һөҗүмгә күчкәч, Төньяк фронтның мөселман комитеты әгъзалары Петроградка күчә һәм эчке Россия мөселманнары эше буенча комиссариатка кушыла. Анда М. Конов комиссариатның басма органы булган «Чулпан» газетасында хезмәттәшлек итә. Кызыл Армия сафларына татар һәм башкортларны язу буенча эш җәелдерә. 1918 елның мартында Үзәк мөселман комиссариаты Петроградтан Мәскәүгә күчкәч, Кызыл Армиянең I татар-башкорт батальоны комиссары итеп билгеләнә. Иреклеләрне яздыру өчен Пинзә, Тамбу губерналарына чыга. Акларга каршы Сызран, Казан, Ижау янында сугышларда катнаша. 1918 елның 31 маенда Хәрби эшләр буенча халык комиссариаты Үзәк мөселман хәрби коллегиясен (рус. Центральная мусульманская военная коллегия, ЦМВК) раслый. М. Конов коллегиянең хәрби бүлгеләр төзү өчен җаваплы әгъзасы итеп сайлана. Мәскәүдә «Милли шура»ны ябу турында карар чыгаруда катнашы бар.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак чехлар һөҗүме башланагач, 1 августта Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Мәскәүдән Казанга күчә. Казан алынгач, М. Конов һәм башкалар Арчага В.М. Азин гаскәрләре янына чигенә. 10 сентябрьдә Казан ак чехлардан азат ителә. Аннары М. Конов РСФСР хәрби эшләр буенча халык комиссариатында бүлек мөдире ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1918 елның 4-12 ноябрендә Мәскәүдә узган I Бөтенроссия мөселман коммунистлар корылтаенда катнаша. 1920 елның гыйнварында Казанда «Эшче» газетасы җаваплы мөхәррире итеп билгеләнә. 1920 елның 1 сентябреннән ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары урынбасары.

Ленинградта Көнчыгыш педагогика институтын тәмамлый (1929). «ССРБ халыклары тарихы» белгечлеге буенча Татар педагогия иститутында аспирантура тәмамлый. 1931-1934 елларда Казан педагогия техникумында һәм Хезмәтне фәнни оештыру институтында укыта.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Туган авылы исемен фирка псевдонимы итеп алган