Әфрасияб Бәдәлбәйли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әфрасияб Бәдәлбәйли latin yazuında])


Әфрасияб Бәдәлбәйли
Туган телдә исем әзери. Əfrasiyab Bədəlbəy oğlu Bədəlbəyli
Туган 6 (19) апрель 1907[1]
Бакы, Россия империясе
Үлгән 6 гыйнвар 1976(1976-01-06)[1] (68 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Бакы дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Һөнәре дирижёр, музыка белгече, композитор, либритис, музыка тәнкыйтьчесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана

 Әфрасияб Бәдәлбәйли Викиҗыентыкта

Әфрасияб Бәдәлбәк улы Бәдәлбәйли (әзери. Əfrasiyab Bədəlbəy oğlu Bədəlbəyli; 1907 елның 19 апреле, Бакы, Россия империясе1976 елның 6 гыйнвары, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ) — Азәрбайҗан композиторы, дирижёр, музыка белгече һәм публицист, Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1960). Режиссёр Шәмси Бәдәлбәйлинең абыйсы.

Беренче Азәрбайҗан балетының музыка һәм либретто авторы[2][3] һәм мөселман Көнчыгышындагы «Кызлар манарасы» беренче балетның авторы[4], шагыйрь Низами Гәнҗәвигә багышланган «Низами» (1948), «Таллар елый» (1971) опералары авторы, симфония оркестры әсәрләренең, пьесалар өчен музыка авторы.

Аның музыка белеме өлкәсендәге хезмәтләре һәм мәкаләләре билгеле. Аның эчтәлекле-монографик музыкаль сүзлеге популяр булып тора, анда танылган музыкаль терминнар белән беррәттән ул эшләгән азәрбайҗан терминнары да җыелган.

Бәдәлбәйли, туган азәрбайҗан һәм рус телләреннән тыш, фарсы һәм гарәп телләрен дә белгән.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әфрасияб Бәдалбәйли 1920 нче елларда

Әфрасияб Бәдалбәйли 1907 елның 19 апрелендә Бакыда туа. Әфрасияб гаиләдә алты баланың өлкәне булган. Алты яшь тә тулмаган килеш, тарда уйный башлаган. 1916 елда тугыз яшендә ул әле яңа гына ачылган 6 нчы мөселман-рус музыкаль мәктәбенә бара, аның директоры әтисе булган[5].

1922 елдан алып 1928 елга кадәр Азәрбайҗан дәүләт төрки музыка техникумында Әфрасияб скрипка һәм музыка теориясе классы буенча дәресләргә йөри, анда азәрбайҗан халык көйләрен һәм мугамаларын башкарган.

1930 елда Азәрбайҗан опера һәм балет театрында дирижёр буларак эшли башлый[6]. Шул ук елны Азәрбайҗан дәүләт университетының «Көнчыгыш телләр» факультетын шәрык белгече-филолог белгечлеге буенча тәмамлый. 1931 елдан — симфоник концертлар дирижёры.

Әфрасияб Бәдалбәйли (сулдан икенче, арткы планда) «Половец биюләре»н башкаручылар белән бергә. 1931 елның 25 марты

1940 елда хатыны Гәмәр Алмасзадәгә багышланган «Кызлар манарасы» балетын — беренче Азәрбайҗан балеты һәм мөселман Көнчыгышта беренче балет булган әсәрне иҗат итә[7].

1942 елның маеннан июнь аена кадәр Бәдәлбәйли Бакы киностудиясендә Икенче бөтендөнья сугышы каһарманы Бахтияр Кәримовка багышланган «Бәхтияр» кинофильмын яңгырату һәм музыкаль бизәү өстендә эшли. 1943 елдан 1946 елга кадәр Бәдәлбәйли Азәрбайҗан филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1945 елдан СБКФ әгъзасы[8].

1952 елдан 1956 елга кадәр — Азәрбайҗан Композиторлар Берлегенең «Музыка белеме һәм музыкаль тәнкыйть» секторы рәисе.

1960 елның 24 маенда Азәрбайҗан ССР Югары Советы Президиумының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» указы белән аңа Азәрбайҗан ССРның халык артисты исеме бирелә.

1969 елдан 1973 елга кадәр — Азәрбайҗан хор җәмгыяте рәисе.

Гомер азагына кадәр Азәрбайҗан дәүләт опера һәм балет театрында баш дирижёр вазыйфасында эшли.

Әфрасияб Бәдәлбәйли 1976 елның 6 гыйнварында йөрәк җитешсезлегеннән вафат була. Композитор шул ук көнне II Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнә[9].

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан драма театрында Әфрасияб Бәдәлбәйли иҗат иткән музыкаль әсәрләр белән «Ут кәләше» (1927), «Севиль» (1928), «Алмас» (1929), «1905 елда» (1931), «Яшар» (1932), «Сиявуш» (1932), «Гаҗи Гара» (1933), «Фәрхәд вә Ширин» (1941) кебек пьесалар куелган. «Халыкның ачуы» (Б. И. Зейдман белән бергә, Бакы, 1941), «Низами» (Бакы, 1948), «Таллар елый» (Бакы, 1971) операларын; «Кызлар манарасы» (Бакы, 1940) балеты, «Тәрлән» балалар балеты (1941, Бакы); оркестр өчен — «Советлар власте өчен» (1930) симфоник поэмасы, «Миниатюралар» (1938), 2 марш (1930, 1941); халык уен кораллары оркестры өчен — симфониетта (1950); фортепиано белән җыр өчен — 3 җыр (заманча шагыйрьләр сүзләре); спектакльләргә 60тан артык музыка иҗат итә.

Шулай ук аның түбәндәге әдәби әсәрләре дә билгеле: «Музыка турында әңгәмә» (азербайҗан телендә; Бакы, 1953); «Корбан Примов» (азерб. телендә; Бакы, 1956); «Музыкаль терминнар сүзлеге» (рус-азерб. телендә; Бакы, 1956); «М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан дәүләт орденлы Ленин исемендәге опера һәм балет театры» (К. Касыймов белән); «Мәгънәле монографик музыкаль сүзлек» (азерб. телендә; Бакы, 1969).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда Әфрасияб Бәдәлбәйли турында «Гомер дәвамы» (әзери. Ömrün davamı) документаль фильмы, ә 2000 елда — «Барысы да ничек бар» фильмы (әзери. Hər şey olduğu kimi) төшерелә[10].

Бакы шәһәренең «Азадлыг»проспектындагы 23 нче балалар музыка мәктәбе композитор исеме белән аталган[11], ә Бакыдагы Бәдәлбәйли яшәгән йорт диварында мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Халыкара музыка китапханәсе проекты — 2006.
  2. Музыкальная энциклопедия / Гл. ред. Ю. В. Келдыш. — А — Гонг.: Советская энциклопедия, 1973. — Т. 1. — 1072 стб. с илл. с.
  3. Большая Советская Энциклопедия / Гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — А — Ангоб.: Советская энциклопедия, 1969. — Т. 1. — 608 стр., илл.; 47 л. илл. и карт, 1 отд. л. табл. с.
  4. Betty Blair. Maiden's Tower Ballet. Azerbaijan International. әлеге чыганактан 2011-08-14 архивланды.
  5. Галина Микеладзе.. Сын бека, потомок шаха. «Азербайджанские Известия».
  6. Living Voices of Azerbaijani History: Afrasiyab Badalbeyli 2007 елның 11 октябрь көнендә архивланган.. Voices.musigi-dunya.az (азәр.)
  7. Ф. Алескероглу.. Фархад Бадалбейли: ""Девичья башня" еще раз подтвердила высокий уровень нашего национального академического искусства. «Эхо». әлеге чыганактан 2013-01-21 архивланды.
  8. Касимов А. К. Бадалбейли Афрасияб Бадал оглы // Театральная энциклопедия / под ред. С. С. Мокульского. — Советская энциклопедия. — Т. 1.
  9. Галина Микеладзе.. Сын бека, потомок шаха. «Азербайджанские Известия».
  10. Документальные фильмы. afrasiyab.musigi-dunya.az.
  11. Справочник предприятий.. Детская музыкальная школа №23 им. А.Бадалбейли. navigator.az. әлеге чыганактан 2011-08-14 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Биографическая энциклопедия. Бадалбейли Афрасияб Бадал-оглы. biografija.ru. әлеге чыганактан 2011-08-14 архивланды.
  2. Галина Микеладзе.. Композитор, дирижер, музыковед, публицист. «Каспий». әлеге чыганактан 2011-08-14 архивланды.
  3. Биографическая энциклопедия. Балетная музыка. vslovar.ru. әлеге чыганактан 2011-08-14 архивланды.
  4. Балет Девичья башня, либретто.