Адәм пигы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адәм пигы latin yazuında])

Адәм пигы, яки Адәм очлы тау түбәсе — ул үзәк Шри Ланкада урнашкан 2243 м (7359 фут) биеклектәге коник тау. Ул Шри Падасы (Сингал телендәːශ්රී පාද), ягъни, "изге эзе" өчен мәгълүм, ул тау өстендә 1,8 м (5 фут 11 дюйм) формация, Буддачылык традициясендә ул Будда эзе, Һинд дине традициясендә ул Хануман яки Шива эзе (Тамил телендәː சிவனொளிபாதமலை), ягъни "Шива Уты Тавы", һәм кайбер Ислам һәм Христианлык традицияләрендә Адәмнеке яки Изге Фоманыкы.[1][2]

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның мартында Маскелиядән Адам Пигы.

Тау Үзәк Биеклекләрендә көньяк чикләрендә Сабарагамува Провинциясенең Ратнапура районында һәм Нувара Элия районында һәм Үзәк Провинциядә Ратнапурадан якынча 40 км (25 миля) һәм Һэттоннан 32 км (20 миля) ераклыкта урнашкан. Әйләнә-тирә төбәк күбесенчә урманлы калкулыклар, чагыштырып булырлык тау юк. Тау тирәли төбәк тыюлык булып тора, биредә эндемик төрләрне кертеп филләрдән капланнарга кадәр төрләр бар. Адам Пигы сулык буларак әһәмиятле. Адам Пигыннан көньякта һәм көнчыгышта районнарда зөбәрҗәтләр, якут һәм зәңгәр якут ташлары уңышлары бирә, алар өчен утрау мәшһүр һәм шуларга күрә борынгы Ратнадвипа исеменә ия.[3]

Сукмаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тауга алты сукмак буенча: Ратнапура-Палабаддала, Һэттон-Наллатһанни, Курувита-Эратһна, Муррайватте, Мукуватте һәм Малимбода аша мөмкин. Наллатһанни һәм Палабаддала маршрутларны тауга менүчеләр күбрәк сайлыйлар, ә Курувита-Эратһна сирәгрәк кулланыла. Бу юллар популяр булып төп шәһәрләргә яки шәһәрчекләргә автобус белән тоташтырылган. Муррайватте, Мукуватте һәм Малимбода маршрутлары сирәк кулланылалар, әмма Палабаддала юлы шоссесы белән менүдә кисешәләр. Күпчелек пилигримнар тарафыннан кулланыла торган гадәттәге маршрут Һәттон аша менү яки Ратнапура аша төшү. Гәрчә Һәттон юлы иң текә булса да, ул башка юллардан якынча биш километрга кыскарак. Палабадалла, Наллатһани яки Эратһнаның берәр башлану “төене”нә җиткәч, менүнең башкасы җәяү корылган баскычлар буенча урман аша уза. Нигездән өскә таба алып баручы юлның күпчелек өлеше цемент яки тупас ташлардан торган меңнәрчә баскычлардан гыйбарәт. Юллар электр белән яктыртылган, бу төнлә менүне мөмкин итә һәм хәттә балалар белән барганда куркынычсыз итә. Юл буенча ял итү кибетләре һәм ял итү урыннарында сусауны бетерү өчен эчемлекләр һәм тәэмин итү әйберләрен саталар. Тауда күп борынгы һәйкәлләр булып, Ниппонзан Мйоһоҗи 1978 елда төзегән әһәмиятле Тынычлык Пагодасы бар.

Номенклатурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маһагири Дамбайя

Илдә яшәүче төрле халыклар өчен әһәмиятле булып, тауны берничә исем белән атыйлар. Еш кулланыла торган Шри Пада Санскриттан алынган, аны Сингал халкы дини контекстта куллана; бу исемнең шулай ук Пали телендә мәгънәсе бар, ул төгәл булмаган рәвештә "изге табан" дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Ул өстә табан эзе фомасында билгеләргә карый, Буддачылар Гаутама Будданыкы дип ышаналар. Христиан һәм Ислам традицияләрендә расланганча бу Адәм эзләре, аларны ул җәннәттән Җиргә куылганда калдырган, шулай итеп "Адам Пигы" исеме кушылган булган.[чыганагы?] Һинду традициясендә табан эзләрен Һинд дине Илаһы Шиваныкы дип атый һәм шулай итеп тау Тамилча Шива падам (Шива табаны) дип атала. Тамиллар шулай ук тауны атар өчен Шиванолипатһа Малай исемен кулланалар. Тауның башка Сингал исеме Саманалаканда ул я тауда яши торган Саман Илаһына, я төбәктә ел саен миграцияләре вакытында еш килә торган күбәләкләргә (саманалайя) карый. Ешрак Шри Паада исеме кулланыла. Башка локаль һәм тарихи исемнәргә Ратнагири ("асылташ калкулыгы"), Самантакута ("Саман пигы"), Сваргароһанам ("күккә менү"), Роһана Тавы һәм Роһана тамырының башка юрамаллары керә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цейлонда (Шри Ланкада) 1890-ынчы ел барышында Шри Пада (Адам Пигы).

Шри Пада иң иртә Пали хроникасы (4-енче гасыр) Дипавамсада (Самантһакута буларак) искә алына һәм шулай ук 5-енче гасыр Маһавамса хроникасында, анда тау пигына Будда килгән дип раслана. “Раджавалийя” хроникасында расланганча Патша Валагамба (безнең эрага кадәр 1-енче гасырда) Адам Пигында Һиндстаннан бәреп керүчеләрдә сыенган һәм соңрак Анурадһапурага кайткан. Маһавамсада тагын бер мәртәбә Патша Виджаябһу I-нең (1058–1114) тауга килүе искә алына. Мәшһүр Кытай пилигримы һәм Буддачылык сәфәр кылучысы Фа Һиен 411-12 елларда Шри Ланкада булган һәм Шри Паданы искә ала, гәрчә ул аңа чынлап барганы турында ачык билгеле түгел. Италия сәүдәгәре Марко Поло 1298 елда Марко Поло сәяхәтләрендә Адам Пигы әһәмиятле дини сәфәр кылу урыны дип искә алган, әмма ташта табан эзен искә алмаган.[4] Гарәп сәяхәтчесе Ибн Батутта 1344 елда “Сәрәндиб” дип атаган тау өстенә менгән. Тасвирламасында ул пилигримнарга ярдәм итәр өчен баскычны һәм чылбырлар белән тимер таякларны искә ала.[5][6][7] Пикка беренче менгән Инглиз кешесе 1815 елның 26 апрелендә Ратнапура ягыннан 1-енче Цейлон Полкының Лейтенанты Вильям Малькольм булган; аның менү турында игъланы Government Gazette-та 1815 елның 10 маенда нәшер ителгән булган.[8] Мәшһүр химик сэр Һамфри Дэйвиның туганы Джон Дэйви пикка 1817 елда барган. Ул ташта киселгән латунь кыры һәм асылташ белән бизәлгән чиктән тыш зур табан эзе турында язган.[9]

Изге Тау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баскыч башланган тау нигезендә Наллатһанийя авылы.
Кояш калыкканда (6:34) Адам пигының коник күләгәсе.

Ул изге урын буларак Буддачылык тарафдарлары, Һинд дине тарафдарлары,кайбер Мөселманнар һәм Христианнар тарафыннан карала. Аның мәшһүр булу өчен доминант һәм чыгып торучы профилен һәм шулай ук аяк табаны эзенә охшаш чокыры белән пикта йомры ташны кертеп махсус сәбәпләре бар. 1910 ел Encyclopædia Britannica билгеләп үткәнчә [10]

"Озак период дәверендә Шри Пада Цейлонда иң биек тау дип фараз иткән, әмма чынлыкта аның диңгез дәрәҗәсе өстеннән бары тик 7353 фут икәнен ачыклаган. Бу биеклек Көнчыгышның барлык өлешләреннән пилигримнар өчен дини сәфәр кылу урыны буларак мәшһүр. Өснең таҗы булган югары күтәрелгән кыяда куышны Буддистлар Гаутама Будданыкы, Һинд дине тарафдарлары тарафыннан Шиваның эзе, кайбер Мөселманнар тарафыннан Адәмнеке, шул ук вакытта Португалия Христианнары тарафыннан капма-каршы юрамалар Изге Фоманыкы яки Хәбәшстан патшабикәсе Кэндисның саклап торган кешенеке дип ышаналар. Баскыч матур түбә белән капланган һәм аны тауга менгәндә ярты юлны узганда бай монастырьда каһиннәр саклап тора, алар пикка менүдә изге урынны тәэмин итә."

Ул бигрәк тә Буддачылык тарафдарлары өчен әһәмиятле дини сәфәр кылу урыны булып тора. Пилигримнар тауга менәләр һәм меңнәрчә баскычлар буенча күп авыр маршрутлар буйлап баралар. Сәфәр кимендә берничә сәгать ала. Тауга иң еш декабрьдән майга кадәр менәләр. Башка айларда каты яңгыр яуганга, каты җил булганга һәм томан булганга тауга менәргә авыр. Пикка дини сәфәр кылу фасыл булып апрель тора һәм максат булып тау түбәсендә Кояш таң атканда булу, бу вакытта тауның аерылып торучы формасы әйләнә-тирә тигезлеккә өчпочмак күләгә төшерә һәм Кояш чыкканда аска таба тиз хәрәкәтләнүен күрергә була.

Риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кояш батканда Маскелиядән Адәм пигына манзара.

Буддачылык тарафдарлары өчен табан эзе Будданың сул табан эзе, аны Будда Шри Ланкага барганда калдырган, ул Буддачылык Саман Ходаен чакыру символы булып тора. Тамил Һиндулары аны Ходай Шиваның табан эзе дип таныйлар. Шулай ук тау риваять Трикута тавы, Рамаяна вакытларында Равананың шуннан Ланка белән хөкем сөргән башкаласы дигән мәсәл бар. Шри Ланкада кайбер мөселманнар һәм христианнар аны Эден Бакчасыннан куылганнан соң беренче баба Адәм баскан урын дип ышаналар. [чыганагы?] Адәм риваятьләрендә Шри Ланка беренче Эден Бакчасы икәненә бәйле,[11][12] һәм Мөселман традицияләрендә Адәм 30 фут биеклектә булган.[13][чыганагы?] Буддачылык “Илаһы” Саманга гыйбадәтханә (Җирдә тормышлары дәверендә рухи тормышларын уздырган һәм төбәкләргә пацифизм эшләгән кешеләр Шри Ланка Буддачылык тарафдарлары тарафыннан илаһилаштырыла) тау түбәсен саклый һәм табан эзе янында урнашкан.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Seruwila to Sri Pada (Sacred Foot Print Shrine). UNESCO.org.
  2. Ricci, Ronit (2011). LITERATURE, CONVERSION, AND THE ARABIC COSMOPOLIS OF SOUTH AND SOUTHEAST ASIA. University of Chicago Press. p. 136. ISBN 978-0-226-71088-4. https://books.google.com/books?id=3OsbFW2KWtEC&q=+%22Adam%27s+bridge%22&pg=PA136. 
  3. Palihapitiya. P.G.G..
  4. Yule, Henry; Cordier, Henri (1903). The Book of Ser Marco Polo (Volume 2) (3rd ed.). London: John Murray. pp. 316–330. https://archive.org/stream/bookofsermarcopo02polouoft#page/316/mode/2up. 
  5. Defrémery, C.; Sanguinetti, B.R. trans. and eds. (1858) (in fr, ar). Voyages d'Ibn Batoutah (Volume 4). Paris: Société Asiatic. pp. 179–182. https://books.google.com/books?id=AdUOAAAAQAAJ&pg=PA179. 
  6. Gibb, H.A.R.; Beckingham, C.F. trans. and eds. (1994). The Travels of Ibn Baṭṭūṭa, A.D. 1325–1354 (Volume 4). London: Hakluyt Society. pp. 853–854. ISBN 978-0-904180-37-4. 
  7. Dunn, Ross E. (2005). The Adventures of Ibn Battuta. University of California Press. pp. 242–243. ISBN 0-520-24385-4. 
  8. J. Penry Lewis: List of Inscriptions on Tombstones and Monuments in Ceylon of Historical or Local Interest with an Obituary of Persons Uncommemorated, Colombo: H. C. Cottle, Government Printer, 1913, p. 422.
  9. Davy, John (1818). «A description of Adam's Peak. By John Davy, M.D. F.R.S. In a letter addressed to Sir Humphrey Davy F.R.S. LL.D. Colombo May 1st 1817». The Journal of Science and the Arts 5: 25–30.
  10. Chisolm, Hugh (1910). The Encyclopædia Britannica (Vol. 5). University press. p. 778. https://books.google.com/books?id=KjUEAAAAYAAJ. 
  11. Adam's Peak.
  12. Adam's Peak: Myth, Legend and Geography. әлеге чыганактан 2021-01-25 архивланды. 2021-02-11 тикшерелгән.
  13. Adam's Peak, Sri Lanka.

Өстәмә укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]