Айсылу Сәлмәнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айсылу Сәлмәнова latin yazuında])
Айсылу Сәлмәнова
Туган 2 гыйнвар 1957(1957-01-02) (67 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Һөнәре композитор
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Айсылу Рәфыйк кызы Сәлмәнова — композитор һәм педагог, танылган музыкаль династия вәкиле. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айсылу Сәлмәнова 1957 елның 2 гыйнварында Уфа шәһәрендә туган. Атасы — атаклы композитор Рәфыйк Сәлмәнов йогынтысында бала чактан ук музыка чолганышында үсә.

Уфа шәһәренең 39 нчы мәктәбендә укый. Нариман Сабитов исемендәге 1-нче музыкаль мәктәпнең фортепиано классында белем ала. Аннары Уфа сәнгать училищесында укуын дәвам иттерә. Факультатив рәвештә М.Әхмәтов белән Лантуат Нгуеннан композициядән дәресләр ала. Музыкаль белемен Кормангазы исемендәге Алма-Атадагы консерваториянең композиторлар бүлегендә тирәнәйтә.

Студент чакларында ук яшь композитор Федор Тютчев сүзләренә вокаль цикл яза, Гарсия Лорка сүзләренә «Прелюдия», «Яңгыр», «Элегия» романсларын иҗат итә. Баритон һәм фортепиано өчен Кадыйр Даян сүзләренә язылган «Лирик язмалар» («Лирические страницы») романсы композиторның мәхәббәт лирикасы темасын баета.

Диплом эше булып зур симфоник оркестр өчен язылган дүрт бүлектән торган Концерт-симфонияне Казах республикасының Дәүләт симфоник оркестры башкара һәм ул музыкаль белгечләр тарафыннан бик югары бәя ала.

1983 елда, консерваториядә укуын тәмамлагач, Айсылу Рәфыйк кызы уфага кайта һәм хезмәт юлын 11 нче музыкаль мәктәпнең музыка укытучысы булып башлый. 1988 елда композиторлар берлегенә керә. 1993-95 елларда «Башкортстан» телерадиокомпаниясенең «Музыка» иҗади берләшмәсенең редакторы була һәм башкорт композиторларын һәм алар язган әсәрләрне популярлаштыру, халыкка таныту буенча зур эшләр башкара. 1994 елда Мөхәмәт Искужин исемендәге 136 нчы башкорт лицеенда, 2008 елдан Фәрит Камаев исемендәге 2-нче балалар сәнгать мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айсылу Сәлманова ижатына заман композиция техникасы, романтик мотивлар, милли фольклорны урынлы куллану, ачык импровизация стиле хас һәм анда төп урынны симфоник һәм инструменталь музыка били.

Айсылу Рәфыйк кызы бихисап симфоник әсәрләр авторы: дүрт бүлектән торган зур симфоник оркестр өчен язылган Концерт-симфония, Шамил Анакның сүзләренә язылган бас һәм симфоник оркестр өчен иҗат ителгән «Җир яралары», Рәми Гарипов шигырьләре нигезендә өч бүлектән торган тавыш һәм симфоник оркестр өчен «Рәми» вокаль-симфоник поэмалары, курай, литавралар һәм камера оркестры өчен «Курай турында поэма», Рәфыйк Сәлмәновның «Китмәгез, аккошлар» җыры темасына «Багышлау» симфоник поэмасы, курай һәм башкорт халык инструментлары ансамбле өчен лирик поэма, бихисап симфоник медитацияләр һәм симфоник картиналар.

Вокаль-инструменталь һәм камера-вокал әсәрләр композиторның иҗатында зур урын били: уку өчен, курай һәм симфоник оркестр өчен «Мин курай» поэториясе, солистлар, хор һәм симфоник оркестр өчен Людмила Хабибрахманова сүзләренә язылган «Бу мәхәббәт дөньясы» ораториясе, Р.Нигъмәтуллин шигырьләренә тавыш һәм симфоник оркестр өчен «Элегия», баритон, хор һәм симфоник оркестр өчен Р.Гарипов тәрҗемәсендә Гомәр Хәям робагыйларына «Бу көнгә шатлан» кантатасы, шулай ук вокаль цикллар, романслар, җырлар.

Композиторның фортепиано өчен язылган вальслары, сюиталары, вариацияләре, квартетлар, сонаталары, прелюдияләре кебек камера — инструменталь әсәрләре киң билгеле.

Музыкаль сәнгатьнең үсешенә керткән зур казанышлары өчен композитор Айсылу Рәфыйк кызы Сәлмәнова «Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]