Александр Москвитин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Москвитин latin yazuında])
Александр Москвитин
Туган 12 (24) гыйнвар 1898[1]
Стрельниково[d], Төмән өязе[d], Тамбу губернасы, Россия империясе
Үлгән 16 гыйнвар 1984(1984-01-16)[1] (86 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 Россия республикасы[d]
 РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре җирбелгеч, минералог

Александр Иванович Москвитин (1898 елның 12 (24) гыйнвары, Стрельниково авылы, Тамбов губернасы1984 елның 16 гыйнвары, Мәскәү) — совет геологы, геология-минералогия фәннәре докторы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1970). Дүртенчел геология һәм геоморфология буенча белгеч.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Москвитин 1898 елның 12 (24) гыйнварында Тамбов губернасының Темниково өязе Стрельниково авылында, мещан Иван Михайлович (1872—1939) һәм Елизавета Алексеевна (1874—1927) Москвитиннар гаиләсендә туа.

1916 елда Темников ирләр гимназиясен тәмамлый һәм Харьков университетының физика-математика факультетына укырга керә.

1917 елның маенда армиягә алына. Прапорщиклар мәктәбен тәмамлагач, Козлов шәһәрендә запастагы 216 пехота полкында хезмәт итә. 1918 елның мартында демобилизацияләнә. 1918 елның 1 октябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Ватандашлар сугышы вакытында көньяк (1919 елның язы) һәм көнбатыш (1920 елның җәе) фронтларында хезмәт итә. 1920 елның август ахырында бүлек белән Алманиядә тоткарлана, 1921 елның июнендә Россиягә әйләнеп кайта, 1922 елның 22 августында прапорщик дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.

1922—1927 елларда Беренче Мәскәү дәүләт университетында (I-МДУ) физика-математика факультетының туфрак-геология бүлегендә (геология белгечлеге) укый. Аны кызыл диплом белән тәмамлый.

1928 елда Урта Азия дәүләт университетының гидрогеология кафедрасыннан һәм Носово авыл-хуҗалык тәҗрибә станциясеннән экспедицияләрдә эшли.

1928—1930 елларда Беренче МДУ каршындагы Геологик фәнни-тикшеренү институты аспирантурасында укый. 1929 елда Мәскәү тау академиясендә укыта башлый. 1930 елда Беренче МДУда Г. Ф. Мирчинкта Дүртенчел катламнар курсы буенча ассистент булып эшли[2].

1935 елның 1 сентябреннән ССРБ фәннәр академиясенең Геология институтында, Г. Ф. Мирчинк чакыруы буенча, югары штаттан тыш хезмәткәр, аннары өлкән фәнни хезмәткәр (1939) булып эшли.

1937 елда аңа диссертация якламыйча «дүртенчел катламнарны өйрәнү өлкәсендәге эшләр җыелмасы буенча» геология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә[3]. 1947 елда «ССРБның Аурупа өлешендә вюрм чор-неоплейстоцены» темасы буенча геология-минералогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә[4].

1949—1950 елларда МДУда «Дүртенчел геология» курсы буенча лекцияләр укый. 1961 елда Польшада INQUA конгрессында катнаша. 1963 елда Чехословакиядә һәм 1964 елда ГДРда — лёсс статиграфия буенча INQUA субкомиссиясе эшендә катнаша.

1965 елда профессор исеме бирелә. 1970 елда пенсиягә чыга, 1980 елга кадәр ССРБ фәннәр академиясенең Геология институтында Геология һәм тарих лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр-консультант булып эшли.

1984 елның 16 гыйнварында Мәскәүдә вафат була[5].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Анна Николаевна:

  • Кызлары: Татьяна (1939), Наталья (1944), Ольга (1952).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  2. Автобиография. 1937. 5 апреля, 2 с. Личное дело А. И. Москвитина № 350.1. Фонд 1811. ГИН РАН. 94 c.
  3. Выписка их протокола заседания Президиума АН СССР от 15 марта 1937 г.
  4. Диплом МГМ № 00072 от 24.12.1947.
  5. Москвитин А. И.: сообщение о смерти // Вечерняя Москва. 16 января 1984 года. С 4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]