Александр Турчинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Александр Турчинов

Тулы исеме Олександр Валентинович Турчинов
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 31 март 1964(1964-03-31) (50 яшь)
Туу җире Днепропетровск, Днепропетровск өлкәсе, УССР, СССР
Ватандашлыгы УкраинаFlag of Ukraine.svg Украина
Милләте украин

Алекса́ндр Валенти́н улы Турчи́нов (укр. Олександр Валентинович Турчинов, 31 март 1964, Днепропетровск) — Украина сәсясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган (бөтен халык алдында сайланмаган).[1]

Биография[үзгәртү]

Александр Турчинов 1964 елның 31 мартында Днепропетровскида туган.

1986 елда Днепропетровск металлургия институтын тәмамлаган. 1987—1989 елларда — райком сәркатибе, комсомолда пропаганда бүлеге мөдире. КПСС демократик платформасының эшен координацияләгән. 1990 елда "УНА-пресс АПН" информацион агентлыгы Украина бүлегенең баш редакторы, 1991 елда Халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, сәясәт һәм хокук институны оешкан һәм аның башында торган.

1992—1993 елларда — Днепропетровск өлкә администрациясендә икътисад комитетының җитәкчесе, 1993—1994 елларда — Украина премьер-министры Леонид Кучманың икътисади сораулар буенча киңәшчесе.

1999 елда Юлия Тимошенко белән берлектә «Батькивщина» берләшмәсен оешкан.

2004 елдан — Украина имнлек хезмәте башлыгы; 2005 елда, Юлия Тимошенко хөкүмәтенең отставкасы белән ризасызлык белдереп, үзе дә отставкага чыга. 2007 елның языннан — Украина милли иминлек советы сәркатибенең беренче урынбасары, шул ук елның декабрендә беренче вице-премьер урынында билгеләнә. 2010 елда Виктор Янукович тарафыннан хөкүмәт отставкага чыгарыла, Турчинов та үз постын югалткан.

2012 елда Югары Радага «Батькивщина» фиркасеннән сайлана.

2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]