Алексей Бакулин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Бакулин latin yazuında])
Алексей Бакулин
Туган 21 март 1949(1949-03-21)
Бөре, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 29 ноябрь 2019(2019-11-29) (70 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре педагог

Бакулин Алексей Вениаминович (21 март 1949 ел29 ноябрь 2019 ел) — мәгариф, партия һәм дәүләт органнары хезмәткәре. 1987-1992 елларда КПСС-ның Бөре шәһәр комитетының беренче секретаре. Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Милләте — рус[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Вениаминович Бакулин 1949 елның 21 мартында БАССРның Бөре шәһәрендә туган.

1972 елда Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.[2]

Хезмәт эшчәнлеген 1966 елда укытучы булып башлый.

1973-1974 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач, Башкортстанның Бөре районындагы Иске Базан авылының урта мәктәбендә укытучы була. Шушы ук авылда авыл Советы башкарма комитеты рәисе, район мәгариф бүлеге мөдире, халык депутатларының Бөре район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1987 елда КПССның Бөре шәһәр комитетына — секретарь, 1990 елда беренче секретарь итеп сайлана.

1992 елдан Бөре шәһәренең 7 нче урта мәктәп директоры[3].

Алексей Вениаминович Башкортстан Республикасының тирә-як мохитен саклауга һәм үстерүгә шактый зур өлеш кертә. 12 елдан артык ул Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Бөре территориаль комитеты җитәкчесе булып хезмәт итә[4].

Башкорт АССРның 12 нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге
  • Башкортстан Республикасының 1нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 95.
  2. Бакулин Алексей Вениаминович// Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 5-8258-0204-5ISBN
  3. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 27
  4. Ушел из жизни бывший начальник Бирского территориального комитета Бакулин Алексей Вениаминович, archived from the original on 2020-12-01, retrieved 2021-09-25 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]