Анатолий Дмитриенко
Анатолий Дмитриенко | |
---|---|
Туган | 15 февраль 1931 Бакы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР |
Үлгән | 9 июнь 2006 (75 яшь) Уфа, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Азәрбайҗан техника университеты[d] |
Һөнәре | мигъмар |
Анатолий Дмитриенко (15 февраль 1931 ел — 9 июнь 2006 ел) — архитектор, БАССР-ның атказанган төзүчесе (1979). БАССР Архитекторлар берлеге әгъзасы (1970)[1].
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Анатолий Сергеевич Дмитриенко 1931 елның 15 февралендә Азәрбайҗан ССР-ның Бакs шәһәрендә туа. 1954 елда Азәрбайҗан политехник институтын тәмамлаганнан соң, Бакыда, Новосибирскида һәм Мәскәүдә эшли, 1957 елдан алып Уфада Башсовнархоз төзелеш идарәсенең проект бюросы архитекторы була.
1959-2001 елларда —"Башпромстройпроект" проект институтының баш архитекторы.
1974-1983 елларда — Уфа нефть университетының Архитектура-төзелеш факультеты укытучысы.
Анатолий Сергеевич 2006 елның 9 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.
Мирасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1957 елда Башкортстанның Рәсәйгә керүенең 400 еллыгына багышланган арка проектын эшли. Шулай ук Уфадагы Җиңү паркы (1963), Курчак театры (1967), Никах сарае (1976) проектлары авторы.
1973-1983 елларда Ялта шәһәрендә поликлиника биналары, шулай ук «Башкортстан нефтьчесе» пансионаты проектларын эшли. Уфада 1960-1980 елларда Җөмһүрият клиник хастаханәсен, 1965 елда «Төзүче» стадионын 1976 елда — С. Орджоникидзе исемендәге мәдәният сарае алдындагы фонтан белән бергә мәйдан һәм сквер, 1985 елда Тынычлык урамындагы скверны реконструкцияләү проекты авторы.
Аның автордашлыгында 1970 елда «Промсвязь» заводының җитештерү корпусы, 1972 елда — ВАЗ автоүзәге, 1985 елда «Эре панельле йортлар төзү» (хәзер — «КПД» бизнес-үзәге) проектлары эшләнә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
БАССР-ның атказанган төзүчесе (1979).
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ ДМИТРИЕНКО Анатолий Сергеевич. 2021-01-21 тикшерелгән.