Апостол Фома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Изге Апостол Фома
Апостол Фома
Джордж де ла Турның «Изге Томас» исемле картинасы, 1625-1630 еллар.
Һөнәре вәгазьче
Туу датасы I гасыр
Туу җире Гәләләя, Яһүдәя
Милләте яһүд
Үлем датасы 21 декабрь 72(0072-12-21)
Үлем җире Һиндстан

Изге Фома, Томас (грек. Θωμάς, лат. Thomas) – христианлыкта Гайсә Мәсихнең унике апостолының берсе.

Инҗилдәге тормыш юлы[үзгәртү]

Гайсә Фоманы унике шәкертенең берсе итеп кабул итә. Бу турыда Маттай, Марк һәм Лүк Инҗилләрендә языла. Әмма бу инҗилчеләр Фоманың апостол булуыннан тыш башка мәгълүмат бирми.

Яхъя Зебедәй улы (Иоанн Богослов) исә Фоманың берничә Инҗил вакыйгасында, шул исәптән, Фоманың инануында катнашуын хәбәр итә. Яхъя китергән Инҗил буенча, Фома Гайсәнең кире терелгәч апостолларга күренүе вакытында булмаган. Шуңа күрә, башка иптәшләреннән Мәсихнең янәдән терелүе турында ишеткәч, ул моны үз күзе белән күрмичә ышанмаячагын әйткән. Апостоллар каршына яңадан килгәч, Гайсә Фомага бармагын ярага куеп карарга тәкъдим итә, шуннан соң Фома үлеп терелүгә инана.

«Ышанмаучы Фома» исемле идиома аерым халыкларда сөйләгәнгә бик ышанмый торган тыңлаучыны аңлата. Фоманың иманга килүе һәм Гайсәнең терелүенә инануынан торган сюжет Инҗил иконографиясендә шактый популяр.

Алдагы тормышы[үзгәртү]

Православ һәм католик тарихчылары апостол Фоманы Һиндстанда вәгазь сөйләп, христианлыкны тараткан дип саныйлар. Һинд иленең борынгы христианнарының дәвамчылары үзләрен Апостол Фома христианнары дип саный.

Күп санлы риваятьләр буенча, Фома Һиндстанда җәзалап үтерелгән.

Нигез салган җәмәгатьләр[үзгәртү]

  • Маланкар православ чиркәве
  • Сиро-малабар католик чиркәве
  • Халдейларның Сүрия чиркәве
  • Һинд православ чиркәве
  • Яковит Сүрия христиан чиркәве
  • Сиро-маланкар католик чиркәве
  • Мар-Том чиркәве.

Фома нигез салган җәмәгатьләр Фәлистыйн, Месопотамия, Парфия, Хәбәшстан һәм Һиндстанда урнашкан.

Хәтер[үзгәртү]

Апостол Фоманың калдыклары Һиндстан, Венгрия һәм Афонда бар. Православиеда Пасхадан соң килүче сигезенче көн Фома исеме белән аталган. Рус чиркәвендә аның хәтер көне 6 (19) октябрьдә үткәрелә.

Сан-Том утравы һәм Сан-Томе һәм Принсипи дәүләтенең башкаласы – Сан-Томе шәһәре Изге Фома хөрмәтенә аталган.

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: