Ягъкуб Зебедәй улы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Изге Өлкән Ягъкуб
Ягъкуб Зебедәй улы
Рембрандтның «Изге Өлкән Ягъкуб» исемле картинасы
Тулы исеме Ягъкуб Зебедәй улы
Һөнәре вәгазьче
Туу җире Фәлистыйн
Милләте яһүд
Үлем датасы 44 ел(0044)
Үлем җире Иерусалим
Әтисе Зебедәй

Ягъкуб Зебедәй улы (Зебедәй) (грек. Ιάκωβος , лат. Iacobus, исп. Santiago, Иаков Зеведеев яки Өлкән Иаков дип әйтелергә мөмкин) – Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, Яхъя Зебедәй улының (Иоанн Богослов) абыйсы. Фәлистыйнда туган, 44 елда Иерусалимда үтерелә.

Инҗилләрдә[үзгәртү]

Инҗилдә Ягъкубның, аның әтисе Зебедәйнең һәм энесе Яхъяның балыкчы булуы хәбәр ителә. Мәсихнең бертуганнарны үзенә дәшүе Маттай (4:21) һәм Марк (1:19) Инҗилләрендә тасвирлана.

Бертуган Ягъкуб һәм Яхъяны Инҗилдә Зебедәй уллары дип атыйлар. Инҗилче Марк хәбәре буенча (Мк. 3:17), Гайсә аларны, холыклары аркасында, Воанергес (грек. Βοανηργες, Яңа Гаһедтә «күк күкрәү уллары» дип тәрҗемә ителүче арамей сүзе) дип атаган. Махсус әдәбиятта Ягъкуб Зебедәй улын, Ягъкуб Һалфай улыннан һәм «Ходай энесе», Кече Ягъкуб кушаматлы Ягъкубтан аерыр өчен, Өлкән Ягъкуб (Өлкән Иаков) дип йөртәләр.

Ягъкубның исеме Маттай (10:2), Марк (3:17), Лүк (6:4) Инҗилләрендәге апостоллар исемлекләрендә һәм Апостолларның эшләре китабында (1:13) искә алына.

Энесе Яхъя һәм апостол Петр кебек үк, Ягъкуб Гайсәнең иң якын шәкерте саналган. Петр һәм Яхъя белән бергә ул Яһир кызын үлемнән терелтүнең шаһите була. Бары алар гына Гайсәнең кыяфәте үзгәрүен һәм Җам турында дога кылуны күрә.

Гайсә яңадан терелгәч һәм күккә ашкач, Ягъкуб Апостолларның эшләре китабында искә алына. Ул, башка апостоллар кебек үк, Илленче көн бәйрәмендә Изге рух белән рухлана. Беренче христиан җәмәгатьләрен оештыруда катнаша. Апостолларның эшләрендә хәбәр ителгәнчә, аны Һируд Әгрип I кылыч белән үтерә. Бу вакыйга 44 елда булган дип исәпләнелә.

Табыну[үзгәртү]

Католик чиркәвендә хәтер көне – 25 июльдә, ә православ чиркәвендә – 30 апрель һәм 30 июньдә (юлиан тәкъвиме буенча).

Риваятьләр буенча, апостолның үлеменнән соң, кемдер аның калдыкларын көймәгә салган һәм Урта диңгезгә агызып җибәргән. Могҗизалы рәвештә, бу көймә изге апостол элек вәгазь сөйләгән Испаниягә барып җиткән һәм Улья елгасының тамагы тирәсендә ярга терәлгән. 813 елда бу тирәдә яшәгән Пелайо исемле ялгыз монах, күктәге юл күрсәтүче бер йолдызга карап барып, бу көймәне таба. Ягъкубның калдыклары черемәгән була.Шул чорда ук апостолның Пиреней ярымутравында вәгазь сөйләве турында тарихи дөреслеккә туры килмәгән легенде барлыкка килә.

Изге Ягъкуб (Иаков) Реконкистаның һәм тулаем Испаниянең яклаучысы дип саналган. Аны хаҗ кылучыларга ярдәм итүче изге дип уйлаганнар. XI гасырда Сантьяго-де-Компостелага (Ягъкубның сөякләре табылган урындагы чиркәүгә) хаҗ сәяхәте кылу Изге җиргә хаҗдан соң икенче урындагы сәяхәт дип санала башлый.

Чилиның башкаласы Сантьяго һәм Кубаның Сантьяго-де-Куба шәһәре апостол Ягъкуб Зебедәй улы хөрмәтенә аталганнар.

Сылтамалар[үзгәртү]