Арзамасцево

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арзамасцево latin yazuında])
Арзамасцево
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Арзамасцевское сельское поселение[d][1][1]
Административ-территориаль берәмлек Арзамасцевское сельское поселение[d][1] һәм Сарапул өязе
Почта индексы 427910
Карта

Арзамасцево (рус. Арзамасцево) — Удмуртиянең Каракүл районындагы авыл, Арзамасцево авыл җирлеге үзәге. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Халык саны — 787 кеше (2010).[2]

Почта индексы — 427910, ОКАТО коды — 94222811001.[3]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Оска елгасында, Каракүлдән 18 километр төньяк-көнбатыштарак уранаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл XVIII гасырның ахырында нигезләнә. Авыл атамасы аны нигезләүче, Арзамасцев фамилиясеннән килә. Соңрак авыл халкы помещиклар тарафыннан куып чыгарыла, ә алар урынына Тамбов губернасыннан килгән яңа яшәүчеләр утыртылалар. 1920 елдан — авыл советы үзәге.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[4] 2010[2]
867 787

Милли состав (2002): руслар — 76,4%, татарлар — 13,3%, арлар — 8,8%, чирмешләр — 1,5%, башкортлар — 1,3%.[4]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иван Кельсий улы Килин (Ювеналий) (18751958) — Ижау һәм Удмуртия архиепископы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]