Арпа (авыру)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арпа (авыру) latin yazuında])
Арпа
Сурәт
Кана белән язылган исем ばくりゅうしゅ
Саклык белгечлеге офтальмология
ICPC 2 идентификаторы F72
NCI Thesaurus идентификаторы C118722[1]
 Арпа Викиҗыентыкта
Арпа (чир)
МКБ-10 H0000.
DiseasesDB 12583 12583
MedlinePlus 001009 001009
eMedicine emerg/755  emerg/755 
MeSH D006726 D006726

Хордеолум (лат. hordeolum - арпа бөртеге), арпа, эт терсәге - керфек җиңсәсенең яки күзнең май бизләре эренләп шешүе. Тышкы арпачәч фолликулы һәм аның белән бәйле Цейс бизенең стафилококклы абсцессы. Ешрак балалар һәм яшьләр авырый.

Табиблар бу чирне блефарит дип тә йөртәләр—ул керфек чәч капчыгының һәм күз кабагындагы майлы бизнең эренле ялкынсынуы. Салкын вакытта 1 һәм сезон алышынганда бик еш күзәтелә торган авыру.

Аның симптомнары һәр кешегә диярлек билгеле. Беренче булып күз кабагының читләре кычыта башлый, аннан бик зур булмаган шешенкелек I- барлыкка килә. Күз кабагы җилсенә, кызарып чыга. Берничә көннән ял- : кынсынган урында үлекле бетчә (арпа башы) ясала. Бу процесс авырту белән характерлана. Кайбер очракта баш бик каты авырта, температура күтәрелә, муендагы лимфа төеннәре зурая. Бер-ике көннән эренле бетчә ачыла һәм авырту кими башлый.

Гадәттә, арпа иммунитет көчсезләнгән вакытта, бик еш кабатланып торган салкын тию һәм организмның артык туңуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Арпаның бик еш кабатлануы шикәр диабеты авыруы, шулай ук күз кабакларының инфекцияле авырулары, ашказаны-эчәк трактындагы, кан ясалудагы кимчелекләр турында сигнал бирә. Шулай ук аллергия белән авыручы кешеләр һәм начар күрүчеләр арпа авыруына тиз бирешүчән була.

Бик көчле киеренкелек (күрү сәләте кимегәндә, күпләр көчәнеп—күзен бик кысып яки зур ачып карый) белән караганда, күз кабаклары ялкынсына, бу очракта ялкынсыну арпа барлыкка килүгә сәбәпче булып тора. Ләкин күп вакытта күз кабагындагы арпа чисталык кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсе буларак, бактериаль инфекция йогынтысы аркасында килеп чыга.

Әгәр дә үзегездә чирнең беренче билгеләрен сизсәгез, озакка сузмый күз табибына мөрәҗәгать итегез. Дөрес дәвалаганда, арпа берничә көннән хирург ярдәменнән башка үтеп китә. Чуанны (арпаны) үзбелдекләре белән дәвалаучылар арасында җитди катлаулануга китергән очраклар бар.

Иң зур ялгышлык — арпаны сытып чыгарырга тырышу! Болай дәвалан­ ганда, инфекция кан тамырлары буенча таралып, менингит йә сепсис авыруларына китерергә мөмкин.

Арпа белән авыручыларны табиб күз тамчылары, антибиотик майлар, сульфаниламидлар белән дәвалый. Бу даруларның кайберләре күзнең кызаруын да бетерә. Табиб дәва чарасы итеп күз кабагын җылыта торган процедуралар да билгеләргә мөмкин. Ялкынсынуның беренче көннәрендә, билгеләнгән дәва чараларына өстәп, күз кабагына җылы чәй примочкалары йә дару үләннәре — сары мәтрүшкә, гөлбадран (пижма), алоэ яфраклары, ак чәчәк, тырнак гөлләреннән ясалган төнәтмә белән компресс куялар.

Мондый җылыткыч процедуралар урынлы кан йөрешен яхшырталар, нәтиҗәдә ялкынсыну кими. Үләннәрдән ясалган компресс антисептик чара булып та санала.

Арпа еш җәфаламасын өчен, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә кирәк.

Күзләрегезгә пычрак кул белән кагылмагыз. Битне, күзләрегезне сөртергә ; чиста сөлге кулланыгыз. Әгәр дә күз кабагыгызның тиресе һәм конъюнктивасы бик сизгер булса, күзләрегезне юу һәм чистарту өчен махсус чаралар (алар даруханәләрдә сатыла) кулланыгыз.

Шулай ук иммун системасын ныгыту артык булмас — бигрәк тә сезон алышынганда. Моның өчен яңа гына ясалган яшелчә соклары эчәргә киңәш ителә: 4-5 кишер, 3 петрушка тамыры, бер учлам шпинат, бик зур булмаган ак кәбестә күчәне, баш сарымсакны юганнан соң, кысып согын чыгарырга кирәк. Шуның өстенә берничә кашык кефир өстәгәннән соң, сокны эчәргә була. Мондый сокны озак сакларга ярамый. Тагын бер рецепт: яңа гына сыгылган кәбестә, алма (яки кишер), сельдерей сабаклары согына бер стакан кайнаган су өстәгез һәм бер атна буе бу катнашманы төшке аш алдыннан эчегез. Үзегезнең ашау рационын тире өчен файдалы витаминнары күп булган ашамлыклар белән тулыландырырга кирәк. Бу А, В, С группасы витаминнары. Арпа чыгу кабатланып торса, берничә атна буе әче сөт ашамлыклары, яшелчәләр, җимешләр ашарга һәм үлән чәйләре эчәргә тәкъдим ителә. Профилактика өчен, авыру еш кабатланып торган очракта, витамин комплексларын кабул итәргә кирәк.

Арпадан котылуның халык ысуллары 1 чәй кашыгы укроп орлыгын уып, 2 стакан су салырга кирәк. Кайнатып, берничә минут торганнан соң, төнәтмәне марля аркылы сөзеп суытырга.

Мамык тампонны бу сыеклыкта чылатып, көнгә берничә тапкыр авырткан күзгә куярга.

Халык табиблары мондый ысул да тәкъдим итә. Йомырканы пешереп, кайнар килеш арпа өстенә куярга. Ләкин сак булырга кирәк — күзегезне пешермәгез. Моның өчен йомырканы марля белән төрергә була. Суынгач, суда җылытып алырга мөмкин. Икенче ысул: пешкән йомырканы урталай кисеп, сарысын алырга, ә агын җылы килеш арпа өстенә куярга.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Кабак кырыенда алга чыгып торучы, очында керфек белән авыртучан тире асты ясалуы.
• Күпсанлы арпалардан бөтен кабак кырые зарарлана ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

урынлы антибиотиклар, кайнар компресслар куллану һәм фолликулдан керфекне тартып алудан гыйбарәт, бу сәламәтләнүне тизләтә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел