Ас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ас
Ас
Аслар
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Сыйныф: Имезүчеләр
Инфрасыйныф: Плацентарлылар
Отряд: Ерткычлар
Гаиләлек: Сусарлар
Ыруг: Көҗәннәр
Төр: Ас
Латин атамасы
Mustela erminea Linnaeus, 1758
Ареал
рәсем

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 180555
NCBI 36723

Ас (Mustela erminea) - ерткычлар отряды сусарлар гаиләлегеннән имезүче хайван. Ауропада, Азиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган. ТРда Казансу, Зөя, Нократ, Ык елгалары үзәнлегендә очрый.

Гәүдәсе сузынкы, сыгылучан, озынлыгы 17-32 см, койрыгының озынлыгы 6-12 см, авырлыгы 200 г. Җәен мехы көрән-саргылт төстә, кышын - ак, койрык очы кара яки коңгырт-кара. Агачларга яхшы менә һәм яхшы йөзә. Ояларын өннәрдә, куышларда, агач тамырлары астында ясый. Төнлә актив яшәү рәвеше алып бара. Төп азыгы - тычкансыман кимерүчеләр, кошлар, кәлтәләр. Аслар - моногамнар, елга бер тапкыр үрчиләр. Кушылу вакыты яз яки җәй башында. Балалары (уртача 7-9 бала) киләсе елның язында туа. Кыйммәтле мех бирә торган җәнлек. 1920-30 елларда Татарстанда күп була, ел саен 14 мең данәгә кадәр ас аулана. 1960 елларда табыш 100 дән артмый. Хәзерге вакытта, аз санлы булу сәбәпле, промысел фаунасыннан төшеп кала. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү]