Афаг Бәширкызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Афаг Бәширкызы latin yazuında])
Афаг Бәширкызы
әзери. Afaq Bəşirqızı
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Афаг Бәшир кызы Сәфәрова

Туу датасы:

15 август 1955(1955-08-15) (68 яшь)

Туу җире:

ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан

Активлык еллары:

1973 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Шөһрәт» ордены – 2013
Азәрбайҗанның халык артисты – 1993«Сәнгатькәр» медале
«Алтын дәрвиш» театр премиясе

IMDb:

ID 3363584

Афаг Бәширкызы (әзери. Afaq Bəşirqızı), чын исеме Афаг Сәфәрова, Афаг Бәшир кызы Сәфәрова (әзери. Afaq Bəşir qızı Səfərova, 1955 елның 15 августы, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — совет һәм азәрбайҗан кино һәм театр актрисасы, Азәрбайҗанның халык артисты (1993). Азәрбайҗан дәүләт академия музыка театры актрисасы (1989 елдан). Азәрбайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 15 августында Бакыда театр һәм кино актеры Бәшир Сәфәроглы(азәр.) (1925—1969) гаиләсендә туган. Урта мәктәпне (1972), Мирага Әлиев исемендәге театр институтын тәмамлаган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19731975 елларда Н. Б. Вәзиров исемендәге Ләнкәран дәүләт драма театрында(азәр.) эшли, дебюты — 1973 елның 24 декабрендә Мирза Ибраһимовның «Яхшы кеше» спектаклендә Сәрвиназ ролендә уйный.

19751989 елларда Хөсәен Араблинский исемендәге Сумгаит дәүләт театрында(азәр.) уйный.

1989 елданАзәрбайжан дәүләт академия музыка театры(азәр.) актрисасы[1].

Азәрбайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты(азәр.) профессоры.

2014 елда Афаг Бәширкызы күренекле театр актерларын бүләкләү өчен «Бәшир Сәфәроглы исемендәге премия» булдыра[2].

Афаг Бәширкызы инициативасы белән Бәшир Сәфәроглы исемендәге Бакы музыкаль миниатюра театры оештырыла. 2004 елда Мәскәү дәүләт сатира театры сәхнәсендә театрның беренче премьерасы («Россиядә кавказлыларның маҗаралары») була[3].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1969 «Бәшир Сәфәр оглу»
  • 1982 «Евләри көндәлән jар»
  • 1986 «20+1»
  • 1987 «Яшел күзлекле адәм»
  • 1991 «Бәхт үзүjү»
  • 1992 «777 №-ли иш»
  • 1995 «Bala-başa bəla»
  • 1996 «Yarımştat»
  • 1999 «Яшел күзлекле адәм-2»
  • 2001 «Некролог»
  • 2002 «Яшел күзлекле адәм-3»
  • 2003 «Dəvətnamə»
  • 2005 «Girov»
  • 2015 «Qaynanamız»
  • 2016 «Həddən artıq uyğunluq»
  • 2017 «Бәхт үзүjү-2»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1989 — Азәрбайжанның атказанган артисты
  • 1993 — Азәрбайҗанның халык артисты .
  • 1994, 2002 — «Алтын дәрвиш» театр премиясе
  • 2013 — «Шөһрәт» ордены (Азәрбайҗан)
  • 2015 — Азәрбайҗан президентының Почет дипломы [4]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]