Бистән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бистән latin yazuında])
Бистән
Нигезләнү датасы 1650
Сурәт
Рәсми исем Бистән
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Тарлаковский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Тарлаковский сельсовет[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Мәйдан 1,27 км²
Почта индексы 442503
Карта

Бистән авылы Пенза өлкәсенең көнчыгыш чигендәге Күзнәй районына урнашкан, биредән Сембер һәм Сарытау өлкәләренә дә ерак калмый.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер чыганаклар буенча, авылга 1650 елда нигез салынган, бу дата Бистән авылы башындагы банер-тактага язылып куелган. Шуңа нигезләп, 2010 елда бик зурлап Бистән авылының 360 еллыгын билгеләп үтәләр, юбилей тантаналарына Казаннан, Мәскәүдән, Пензадан һәм башка шәһәрләрдән дә күп кунаклар килә. Ә кайбер риваятьләр буенча, авылга 16 гасырда Темников ягыннан килгән төмән татарлары нигез салган. 1914 елны җир эшкәрткәндә игенчеләр Җүчи хан заманыннан калган 4 кадак көмеш әйберләргә юлыкканнар.

Авылның торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистән авылы Труев елгасы буена урнашкан, тирә-ягында урман-кырлар, болынлыклар, авыл эчендә кизләү-чишмәләр агып ята, күлләре бар. Бүгенге көндә авылда мең ярым кеше яши, йортлар таштан һәм агачтан, милли бизәкләр белән эшләнгән, йортларга газы-суы кертелгән, юллар яхшы.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистәнлеләрнең төп шөгыле - игенчелек, умартачылык, урман кисү. Шулай ук авыл халкы гомер-гомергә чишмәләрне төзекләндерү, Россия төбәкләре буенча кое казу белән шөгыльләнә. Биредән һәр җәйдә йөзләгән ир-ат Мәскәү тирәләренә кое казырга чыгып китәләр.

Бистән коесы, 2010 ел

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 177 бала укый торган яңа урта мәктәп бар, биредә татар теле предмет буларак укытыла, күрше рус авылы балалары да Бистән мәктәбенә йөреп белем ала.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистән авылында беркайчан да мәчет эшләвеннән туктамаган. 1895 елда салынган агач мәчет бар, бу мәчеттә хәтта Сталин заманында биш вакыт намаз укыганнар. Сугыш вакытында авыл башындагы икенче мәчетне читтән ябарга килгәч, мылтык тотып бер Бистән агае аларга каршы чыккан, “Менә биредә 5 патрон, мәчеткә кагылсагыз, шулар беткәнче сезгә төбәп атам”, дигән. Тегеләр артларына да карамыйча авылдан чыгып качканнар, ул мәчеткә дә кагылучы булмаган...[2] Әлегә 2 мәчет эшләп тора

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]