Болгар-маҗар сугышлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгар-маҗар сугышлары latin yazuında])
Болгар-маҗар сугышлары
Дата

IXXIV гасысрлар

Урын

Балкан ярымутравының төньяк һәм көнбатыш өлешләрендә, хәзерге Төньяк Сербия, Көньяк Румыния һәм Төньяк Болгария территорияләрендә

Көндәшләр
Беренче Болгар патшалыгы Маҗар патшалыгы
Сәргаскәрләр
Борис I
Симеон I
• деспот Салан
• деспот Глад
• деспот Меноморут
Самуил
• деспот Охтум
Калоян
Константин I Тих
Арпад
Иштван I Изге
Андраш II
Бела IV
Иштван V
• магистр Лаурентиус
Людовик I Бөек
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Болгар-маҗар сугышларыIXXIV гасырларда Маҗар патшалыгы һәм Болгар патшалыгы арасында конфликтлар сериясе. Сугыш хәрәкәтләре Балкан ярымутравының төньяк һәм көнбатыш өлешләрендә, хәзерге Төньяк Сербия, Көньяк Румыния һәм Төньяк Болгария территорияләрендә барган.

IX гасыр ахырында беренче бәрелешләрдән соң маҗарларга көнбатышка күченергә туры килгән. X гасырда маҗарлар болгарларны хәзерге Трансильваниядән куып чыгарганнар һәм аларны Урта Дунай түбәнлегенең көнчыгыш өлешендә хакимияттән мәхрүм иткәннәр. Аларның Болгариягә талау һөҗүмнәре гасырның беренче яртысы ахырына кадәр, тынычлык имзаланганчы дәвам иткән. Ике як та 1003 елда яңа сугыш башланганчы дуслык мөнәсәбәтләрен саклаган.

1185 елда Икенче Болгар патшалыгына нигез салынгач, маҗарлар һәм болгарлар Белград, Браничев, Видин һәм Олтенияне контрольдә тоту өчен сугышканнар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Димитров, Христо. Българо-унгарски отношения през Средновековието. София, 1998.