Борис Ткаченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Ткаченко latin yazuında])
Борис Ткаченко
Туган 27 гыйнвар 1931(1931-01-27)
Днипро, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 3 сентябрь 2009(2009-09-03) (78 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Күмү урыны Смоленск праваслау зираты[d]
Әлма-матер Днепровский государственный медицинский университет[d]
Һөнәре физиолог
Эш бирүче Питырбур дәүләт медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Борис Ткаченко (27 гыйнвар 1931 ел, Днепропетровск, Украина, ССРБ — 3 сентябрь 2009 ел, Санкт-Петербург, Россия Федерациясе) — ССРБ һәм Россия физиологы, медицина фәннәре докторы, кан әйләнеше физиологиясе өлкәсендә белгеч, профессор, ССРБ Медицина фәннәре академиясе академигы (1984).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Иванович Ткаченко 1931 елның 27 гыйнварында Днепропетровск. шәһәрендә туган.

1955 елда Днепропетровск медицина институтын тәмамлый.

Шул чакта ук, 1955 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясе Эксперименталь медицина институтының аспирантурасына укырга керә (Ленинград шәһәре), аннары шунда эшли, гомуми патология бүлегенең өлкән лаборантыннан гомуми физиология бүлегенең кан әйләнеше лабораториясе мөдире (1965 елдан), вицераль системаларның физиология бүлеге мөдире (1972 елдан), гыйльми эш буенча институт директоры урынбасарына (1970-1973 елларда) чаклы юл үтә, 1990 елдан институт директоры вазифасын били.

1986 елдан — И.П.Павлов исемендәге 1-нче Ленинград медицина институтының нормаль физиология кафедрасы мөдире (хәзер ул — Академик И. П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университеты).

1964 елда докторлык диссертациясен яклый, 1968 елда гыйльми профессор исеме бирелә.

1978 елда әгъза-корреспондент, ә 1984 елдан — ССРБ Медицина фәннәре академиясе академигы.

Борис Иванович Ткаченко 2009 елның 3 сентябрендә вафат була, Смоленск православие зыяратында җирләнә (Санкт-Петербург).

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кан әйләнеше физиологиясе өлкәсендә белгеч.

500-дән артык фәнни эш, шул исәптән 15 монография һәм югары уку йортлары өчен 4 дәреслек авторы, организмның вицераль системалар физиологиясе өлкәсендә төп гыйльми мәктәп җитәкчесе.

Вицераль системалар физиологиясе проблемалары буенча зур тикшеренүләр алып бара, башлыча кан әйләнеше физиологиясе өлкәсендә.

Аның җитәкчелегендә 17 фән докторы һәм 37 кандидат әзерләнгән.

«Медицинский академический журнал» басмасының баш мөхәррире, башка журналларның редколлегия әгъзасы, Россия һәм чит ил университетының мактаулы докторы һәм академигы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халыклар дуслыгы ордены (1994)[4].
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2001)[5].
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2005)[6].
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)[7].
  • Фән һәм техника өлкәсендәге ССРБ Дәүләт премиясе (1989)
  • Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендә хөкүмәт премияләре (галимнәр төркеме составында, 2003 ел) — «Циклоферон» препаратлары технологиясен эшләү, җитештерүне оештыру һәм яңа әзер ватан препаратларын медицина практикасына керткән өчен.
  • «Санкт-Петербургның 300-еллыгы истәлегенә» медале (2003).
  • «Ватан Сәламәтлек саклау алдындагы хезмәтләре өчен» медале (2001).
  • С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенең мактаулы докторы (1997)
  • В.В.Парин исемендәге премия (1982).
  • А. А.Богомолец исемендәге премия (1979).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок bme не указан текст
  2. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок cl не указан текст
  3. 3,0 3,1 Ткаченко Борис Иванович. biograph.ru. 2019-9-15 тикшерелгән.
  4. Указ Президента Российской Федерации от 12.09.1994 № 1858. kremlin.ru. 2019-9-15 тикшерелгән.
  5. Указ Президента Российской Федерации от 12.01.2001 № 21. kremlin.ru. 2019-9-15 тикшерелгән.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 12.12.2005 № 1441. kremlin.ru. 2019-9-15 тикшерелгән.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 31.05.1998 № 632. kremlin.ru. 2019-9-14 тикшерелгән.