Буа (корылма)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Буа (Казан артындагычабөя) — су кимәлен күтәрү өчен агымны туктата торган гидротехник корылма. Буа буылгач, сусаклагыч барлыкка килә.

Буалар кешеләргә су һәм җир ресурсларын сакларга ярдәм итә. Кирәкле урында төзелгән буа су басулардан коткара. Сусаклагычлар кешеләрне тормыш-көнкүрештә тотар һәм эчәр өчен су белән тәэмин итәләр. Корылык килгәндә сусаклагычлар ярдәмендә басулар сугарыла. Кешеләр борын заманда буалар өстенә тегермәннәр корганнар. Биек буалар корып, зур тизлек белән төшүче су электр генераторларны эшләтә торган торган турбиналарны әйләндерә (гидроэлектростанция).

Борынгы Рим чорында төзелгән буалар бүген дә сафта (Испания, Cornalvo)

Су тегермәне өчен буа[үзгәртү]

Тартмалы су куласалары өчен елгада буа (плотина) төзелү беренче шарт булып тора. Борынгы бабайларыбыз буа төзүне очлаган бүрәнәләрдән субайлар сугудан башлаганнар. Кул көче ярдәмендә субайлар сугу тәртибен язучы Мөхәммәт Мәһдиев “Мирас” журналының 1993 ел №3 санында “Уйсу болыннар бишеге” язмасында төгәл тасвирлаган. Буа төзү өчен элек чыбык-чабык һәм кызыл балчык, бүрәнәләр, сайгаклар һәм таш куллана торган булганнар. Цемент куллану шактый соңарак кергән. Буада арыклар булырга тиеш. Арыклар ясау өчен бүрәнәләр һәм таза сайгаклар кулланганнар. Елганың үз агымы юнәлешендәге төп арык буадагы артык суны җибәрү өчен кирәк. Буаның читендәрәк төзелгән арыктан су агымы улаклар ярдәмендә тартмалы су куласасына (1) килеп керә һәм аны әйләндерә башлый. Арыктан керүче суның күләмен тегермәнче махсус затвор белән көйләгән. Затворны чыгыр ярдәмендә күтәргәч, улакка керүче су күләме, шул исәптән тегермәннең эшләү куәте дә арткан. [1]

Буалар өчен су ташлагыч булуы мөһим. Су ташлагыч – ул сусаклагычтан әкренләп су төшерүгә көйләнгән канал. Әгәр артык су ташланмаса, сусаклагыч тула һәм ярлардан чыга, әйләнә-тирәне баса.

Нидерландта Ост-Шельда буасы давыл вакытында

Нидерланд буалары[үзгәртү]

Нидерланд халкы элек-электән диңгездән түбән җирләрдә ясалма түбәләр (terpen) ясый торган булган. Алар шунда вакытлыча яшәгәннәр, яки терлекләр асраганнар. Урта гасырларда алар диңгездән түбән кимәлдә яткан уңдырышлы туфракны эшкәртә башлаганнар. Су басмасын өчен ул кишәрлекләрне балчык өемнәре белән уратып алалар, буалар төзиләр. Артык су төрле гидротехник чаралар белән диңгезгә куыла. Урыс телендә дамба, шлюз шикелле сүзләр Нидерланд теленнән кергән.

XIX гасыр ахырында Нидерландта җәмгысе 3 500 км буа исәпләнгән. Шуларның 1 430 км – елга буалары, 1017 км – күлләр буендагы, 430 км – диңгез буе буалары.

Дөньяда иң зур саналган Асуан буасы

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]