Валерий Ярды

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Ярды latin yazuında])
Валерий Ярды
Туган 18 гыйнвар 1948(1948-01-18)
Шөмерле районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 1 август 1994(1994-08-01) (46 яшь)
Чабаксар, Россия
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре вилаузышчы
Спорт шоссейный велоспорт[d]

Валерий Ярды, Валерий Николай улы Ярды (1948 елның 18 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ЧАССР, Шөмерле районы, Бреняши1994 елның 1 августы, РФ, Чуашстан, Чабаксар) — совет спортчысы, велосипед спорты буенча ССРБның атказанган спорт мастеры (1970).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бреняши авылында туган, кечкенәдә әтисез калган, әнисе Таисия Илларион кызы белән Шөмерле шәһәрендәге ятакта яшәгән. Саланчик бистәсендәге мәктәп-интернатта укыган, анда 12 яшендә, физкультура укытучысы Владимир Иван улы Поликарпов ярдәмендә, чаңгыда йөрү, озын дистанцияләргә йөгерү һәм велосипед белән мавыккан. Валерий Ярды беренче уңышка «Пионерская правда» газетасы призларына чаңгы буенча район ярышларында ирешкән[1][2]. Укуны тәмамлагач, Шөмерле автофургоннар комбинатына слесарь булып эшкә кергән, анда күнекмәләрне дәвам иткән.

1967 елда спорт секциясе тренеры А. Макаров (ССРБның спорт мастеры) Валерийны Рига шәһәренең клубына чакырган, анда ул ССРБның спорт мастеры нормативын үтәгән. Ригада Ярды Совет Армиясе сафларына чакырылган, ул армия велосипед ярышларында катнашкан. Узышчыны илнең һәм Олимпия уеннарының күп тапкыр чемпионы, армия тренеры Виктор Капитонов күреп алган, ул Валерийны илнең җыелма командасына керткән.

1968 елда Олимпия җыелма командасы составында Валерий XIX Олимпия уеннарында катнашкан. 1969 елда армия командасы составында 100 километрга команда узышында ССРБ чемпионы булган. Велоспорт буенча спортчының тренерларының берсе Владимир Пётр улы Петров булган[3].

1969 елның сентябрендә Валерий Ярды И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының яңа ачылган физик тәрбия факультеты студенты булган[4].

1970 елның августында Англиядә дөнья чемпионатында Ярды совет командасы (квартет) составында дөнья чемпионы исемен яулаган.

1972 елда Мүнхенда XX җәйге Олимпия уеннарында совет велосипедчылары командасы хөрмәт пьедесталының югары баскычына күтәрелгән. Валерий Ярды командадашлары белән бергә велосипед спорты буенча Олимпия чемпионы булган.

1994 елның 1 августында вафат булган. Чабаксар шәһәренең мемориаль зиратында җирләнгән.

Җиңүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • XX җәйге Олимпия уеннары чемпионы (1972 ел)
  • 100 километрга команда шоссе узышы буенча дөнья чемпионы (1970 ел)
  • Велосипед спорты буенча ССРБ чемпионы һәм рекордсмены (1969—1972 еллар)

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Н. Ярданың Чабаксардагы кабере

Валерий Ярды исеме белән Чебоксар шәһәренең бер урамы һәм Республика махсуслаштырылган Олимпия резервы спорт мәктәбе аталган.

Шөмерле районы Бреняши авылында 2022 елда бюст урнаштырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]